Кадерле әниебез, яраткан әбиебез!
Ихлас күңелдән юбилеең белән котлап, нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле яшәвеңне телибез. Авыр тормыш юлындагы барлык киртђлђрне ќићеп, џђрвакыт нурлы, ачык йљзећ белђн каршы алып, кыен чакта юатканыћ, дљрес кићђшлђрећ љчен сића мећ рђхмђт, ђни!
Бәйрәмнәрдә иңнәреңнән
кочып,
Килә сине тәбрик итәсе.
Килә сиңа бәхет кенә теләп,
Матур сүзләр генә әйтәсе.
Син яшь әле, әнкәй, чибәр әле,
Чәчләреңә бәсләр кунса да.
Иң кадерле кешебез син
безнең,
Ничә генә яшең тулса да.
Сөеклебез, кадерлебез,
Газизебез безнең син.
Безнең өчен бу дөньяда
Күпме михнәт күрдең син.
Әнкәй, синең туган көн –
Шатлык безгә һәрвакыт.
Сине исән-сау күрү –
Безнең өчен зур бәхет!
Изге теләкләр белән улларың Рамил, Рәмис, киленнәрең һәм оныкларың.
* * *
Җария Шакир кызы Кәлимуллинага!
Кадерле кодагыебыз!
Без сине матур юбилеең белән тәбрикләп, котлауларның иң кайнарын, теләкләрнең иң изгесен, рәхмәтләребезнең иң олысын юллыйбыз. Сиңа исәнлек-саулык, озын гомер, күңел тынычлыгы, тулы бәхет, шатлык-куанычлар, рәхәт тормыш телибез. Һәрвакыт шундый ук шат күңелле, ачык йөзле, ягымлы булып кал. Без сине яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Балаларың һәм оныкларыңның игелеген күреп яшәргә насыйп булсын.
Теләкләрнең телибез
изгеләрен,
Шатлыкларның иң-иң зурысын,
Бәхетләрнең көтмәгәндә генә
Килә торганнарын –
нурлысын.
Теләкләрнең кайсын
теләсәк тә,
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең –
Без калабыз шушы теләктә.
Иң изге теләкләр белән кодагыең Рузалия һәм кодаң Әхтәм.