Кадерлебез!
Без сине туган көнең белән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Киләчәк көннәрең бәхет-шатлык белән үтсен, йөргән юлың гел хәерле булсын. Бүгенгедәй сөйкемле, бәхетле бул. Туар таңнар – яңа сөенечләр, килер көннәр яңа шатлыклар алып килсеннәр.
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Без теләгән шатлык, бәхет
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
Изге теләкләр белән әтиең, әниең, тормыш иптәшең Әнвәр, абыең Илдус, апаң Айгөл, җизнәң Айрат, иркәләрең Лилия, Ләйсән, Румил, Әмилә.