Домой Поздравления Самара шәһәре, Стара Загора урамы Лилия Наил кызы Шәрәфетдиновага һәм Алия Наил кызы Арслановага – 40 яшь!

Самара шәһәре, Стара Загора урамы Лилия Наил кызы Шәрәфетдиновага һәм Алия Наил кызы Арслановага – 40 яшь!

0
Самара шәһәре, Стара Загора урамы Лилия Наил кызы Шәрәфетдиновага һәм Алия Наил кызы Арслановага – 40 яшь!

Кадерле кызларым!

40 ел элек Аллаһы Тәгалә миңа сезне бүләк итте. Игезәкләр булсагыз да, икегез ике төрле: берегез кыю, тәвәккәл булса, икенчегез басынкы, ипле холыклы. Шуңа бер-берегезне тулыландырасыз, бербөтен булып тату яшисез. Моны күрү миңа бик шатлыклы. Тормышымда миңа да зур терәк булуыгыз, берсеннән-берсе акыллы биш онык бүләк итүегез өчен рәхмәт! Киләчәктә дә язмыш сезгә авыр сынаулар бирмәсен, балаларыгыз, пар канатларыгыз белән бергә озын, бәхетле гомер кичерегез!

Ак чәчәкләр кебек, бәхет яусын,

Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен.

Юллар кебек, озын гомер сезгә,

Кайгы җиле бер дә тимәсен.

Изге теләкләр белән әни­егез Зөлфия.

*  *  *

Лилия Наил кызы Шәрәфетдиновага

һәм Алия Наил кызы Арслановага!

Кадерле сеңелләребез!

Сез­не чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз! Игезәк бала дөньяга килү – табигать могҗизасы. Сез дә безнең өчен ике шатлык, ике бәхет булдыгыз. Борчу-мәшәкатьләре дә булгандыр, тик алары бик тиз онытыла. Бүген дә сезне үз балаларыбыз кебек якын күрәбез, уңышларыгызны, матур гаилә тормышыгызны күреп сөенәбез. Кадерлеләребез! Сезгә күңел тынычлыгы, борчу-мәшәкатьсез көннәр, пар ка­натларыгыз белән бәрәкәтле гомер итүегезне телибез.

Ике бертек – ике туган,

Бер-берегезгә терәк.

Туганлык җепләрен саклап,

Яшәгез озын-озак.

Шатлык өсте шатлык килеп

Торсын сезнең өйләргә.

Ходай сезгә насыйп итсен

Оныклар да сөяргә.

Барлык туганнарыгыз исе­меннән Тольяттидан Мул­лахмәтовлар гаиләсе.

*  *  *

Лилия Наил кызы Шәрәфетдиновага

һәм Алия Наил кызы Арслановага!

Кадерлеләребез!

Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Сез – ике сеңел, икегез дә безнең нәселгә килен булып төштегез. Ике як туганнарны да тигез күреп, тату гомер итүегезгә, берсеннән-берсе акыллы, матур балалар үстерүегезгә сокланабыз. Киләчәктә дә сезгә корычтай сәламәтлек, парлы гомерегезнең озын, бәхетле булуын телибез.

Карагыз, күпме язлар килгән,

Күпме сулар аккан елгада.

Нинди шатлык – бергә каршы алу,

Кырык еллык гомер уртада.

Котлап сезне юбилей белән,

Безнең күңел фәкать шатлана.

Яшик әле бергә, бергә яшик,

Бергә яшәү – бетмәс тантана.

Барлык туганнар исе­мен­нән Алиянең икенче әнисе, Лилиянең апасы Тәнзилә Арс­ланова.