Сабыр, изге күңелле, нигезебезнең кояшы булган тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез!
Сине матур бәйрәмең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. Алдагы тормышыңда сәламәтлек, җан тынычлыгы белән балаларың, оныкларың, туганнарың янәшәсендә куанычлы, бәрәкәтле гомер итүеңне телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын.
Котлы булсын, әни, туган
көнең,
Матур булып атсын
таңнарың!
Рәхәт яшә – игелеге төшсен
Син үстергән һәрбер
балаңның.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең
күңелдә.
Тормышыбыз синең белән
матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Җәүдәт, улың Әнвәр, киленең Наилә, оныкларың Әлфия, Камил, Санкт-Петербургтан улың Искәндәр гаиләсе белән һәм барча туганнарың.