Домой Жизнь татар Самара шәһәре, Стара Загора урамы Лия Дәүләтгәрәй кызы Темирбулатовага – 83 яшь!

Самара шәһәре, Стара Загора урамы Лия Дәүләтгәрәй кызы Темирбулатовага – 83 яшь!

0
Самара шәһәре, Стара Загора урамы Лия Дәүләтгәрәй кызы Темирбулатовага – 83 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбиебез! Сине чын күңелдән күркәм туган көнең белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз! Тормыш күгең аяз, гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләреңне күреп, сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен. Нурлы, ачык йөзең белән каршы алып, киңәш биреп торуың өчен сиңа мең рәхмәт!

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,

Белдерәбез туган көнеңдә.

Үстердең син безне, кеше

                                         иттең,

Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Безнең өчен күпме тырыштың

                                                син,

Уйладың син иртән, кичен дә.

Шатлык-куанычлар,

                               сәламәтлек

Насыйп булсын сиңа гомергә.

“Әни” диеп дәшәр кешең булу –

Нинди бәхет үзе дөньяда.

Шатлыкларың булса – уртак

                                          була,

Кайгыларың булса – югала.

Тормыш иптәшең Җәүдәт, улың Әнвәр, киленең Наилә, оныкларың Әлфия, Камил, Санкт-Петербургтан улың Ис­кәндәр гаиләсе белән һәм барча туганнарың.

Лия Дәүләтгәрәй кызы Темирбулатовага!

Кадерле кодагыебыз! Без сине чын күңелдән туган кө­нең белән котлыйбыз. Озын гомер, тәнеңә исәнлек, җаныңа ты­нычлык, гаиләңә иминлек, бә­хетнең тулысын телибез. Ал­дагы көннәреңдә дә гел шулай изге­лекле, юмарт, ярдәмчел булып кал. Шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәргә Ходай насыйп итсен.

Кемгә әни, кемгә әби,

Кемгә кодагый һәм туган.

Матур язны җылы итеп,

Бу дөньяга син туган.

Туган көнең белән котлап,

Бәхетле бул син, дибез.

Ак бәхетләр һәм уңышлар,

Тик шатлыклар телибез.

Ачык йөзле, киң күңелле,

Ярдәмчел син дуска, туганга.

Яратабыз, хөрмәтлибез,

Кешелекле булганга.

Иң матур, изге теләкләр белән кодагыең Разия Әюпова гаиләсе белән.