Самара татарлары каршы

0
43

Үзбәкстанның Аксак Тимергә һәйкәл кую тәкъдименә Самара татарлары каршы чыкты

Үзбәкстан хакимияте 600 ел элек Алтын Урда ханы Тохтамышны җиңгән легендар Аксак Тимерне ташта мәң-геләштерергә җыена, дигән хәбәр таралды. Кондырча җирлегендә һәйкәл булдыру һәм урнаштыруга конкурс үткәрергә ниятлиләр икән. Бу Министрлар кабинетының хәрби тарихны өйрәнү турындагы карары текстыннан күренә, диелгән иде Kun.uz сайтында урнаштырылган хәбәрдә.

Самара татарлары тарихчысы Шамил Галимов һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, Алтын Урда дәүләте җирлегендә Аксак Ти-мергә һәйкәл куюны Гитлерга һәйкәл кую белән тиңләп, Самара губернаторы Дмитрий Азаров исеменә хат юлларга җыеналар. Хат тек-стын Шамил Галимов әзерләячәк.

«Хатны Самарадагы өч татар үзәге дә (Татар милли-мәдәни автономиясе, “Туган тел” һәм “Дуслык” оешмалары) имзалаячак. Самарада Аксак Тимергә һәйкәл кую дөрес булмас, ул безнең өчен Адольф Гитлер кебек. Аксак Тимер әсирләрне үтергән, балаларны тереләй күмдергән, Алтын Урда шәһәрләрен җимергән. Сәяси корректлыкның чиге булырга тиеш», – дип сөйләгән Шамил Галимов.

Аның фикеренчә, Кондырча елгасы янындагы сугышка багышланган һәйкәл кую дөресрәк булыр. «Аксак Тимернең Тохтамыш хан белән сугышуы татарлар өчен аяныч хәл. Совет чорында ук берничә галим — Мөхәммәтҗан Сәфәргалиев, Борис Греков, Александр Якубовский, Герман Федоров-Давыдов Алтын Урданың Аксак Тимер һөҗүменнән соң таркала башлавын күп яздылар», – ди Шамил Галимов.

Шамил Галимовның сүзләрен КФУ профессоры, Алтын Урда чорын тикшергән галим, борынгы татар әдәбияты белгече Хатыйп Миңнегулов та хуплады. «Ул Урта Азиядә үзбәкләр өчен шактый эшләгән шәхес. Сәмәрканд, Бохара шәһәрләрен күтәрә. Ләкин Алтын Урда шәһәрләре җимерелүенең төп сәбәпчесе — Аксак Тимер һөҗүмнәре. Аның бу гамәлләрен берничек тә аклап булмый. Аны канкойгыч һөҗүмнәрдә замандашлары да гаепләгән», — ди галим.

Профессор сүзләренчә, Аксак Тимер татар халкына, аның төп дәүләте — Алтын Урдага бик нык зыян китергән шәхес. «XIV йөзнең II яртысында яшәгән сукыр шагыйрь Әхмәт Үргәнчи дә Аксак Тимергә багышлап сатира жанрында шигырь яза. Ул шигырендә “кан эчүче”, “залим”, “гаделсез”, “кан агызучы”, “Аллаһы Тәгалә синең шушы явызлыкларың өчен тәмугка салыр, дөньяда безгә гаделлек, дуслык калыр”, дип яза», — диде Хатыйп Миңнегулов.

Урта Азия әмире Аксак Тимернең (1336 – 1405) иң мәшһүр сугышларының берсе — Кондырча елгасы янындагы сугыш. Бу сугыш 1391 елның 18 июнендә хәзерге Самара өлкәсенең Шенталы районы җирендә, Иделнең сул ягында була. Анда Аксак Тимер ягыннан 300 – 400 мең, Алтын Урда ханы Тохтамыш ягыннан 200 – 300 мең сугышчы катнашкан, дип фаразлана. Ике як та йөзәр мең сугышчысын югалта, дигән фаразлар бар. Бу сугышны Урта гасырның иң зур сугышы дип тә атыйлар. Бу сугышта Аксак Тимер җиңә. Тохтамыш хан ягында Алтын Урда ханлыгында яшәүче хәзерге татарларның бабалары, Аксак Тимер ягында чагатайлар — хәзерге Үзбәкстан халыклары сугышкан, дип фаразларга була, ди Алтын Урда тарихын өйрәнүче галим Илнур Миргалиев.

(“Татар-информ”)

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here