Домой Главные новости В области Самара татарлары Сезне мәңге онытмас!

Самара татарлары Сезне мәңге онытмас!

0
Самара татарлары Сезне мәңге онытмас!


27 мартта 71 яшендә Та¬тарстанның атказанган сән¬гать эшлеклесе, «Татар¬стан Республикасы алдындагы каза¬нышлар өчен» ордены белән бүләкләнгән Татарстанның ха¬лык шагыйре Роберт Миң¬нул¬лин вафат.


Роберт Миң¬нуллин – бик күп мактаулы исем¬нәр, премияләр иясе. Алар арасында, мәсәлән, Татар¬станның халык шагыйре, Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Муса Җә¬лил исемендәге республика премиясе, Андерсен исемен¬дә¬ге халыкара премия, Абдулла Алиш исемендәге премия, Габ¬дулла Тукай исемендәге дәү¬ләт премиясе, Фатыйх Кәрим исемендәге әдәби премия һәм башкалар бар. Ул татар, рус һәм башкорт телләрендә ба¬сылып чыккан 40тан артык китап авторы.


Бу хәбәрне Самара та¬тар¬лары бик авыр кичерде. Чөнки милли хәрәкәт акти¬вистлары, шигърият бәйрәм¬нәрендә катнашкан балалар, ата-аналар Роберт Миңнуллин белән яхшы таныш. Беренче тапкыр ул Самарага 2014 елда, өлкә “Туган тел” та¬тар җәмгыяте уздырган шигъ¬рият кичәсенә килгән иде. Шул бәйге кысаларында төбәге¬без¬нең татар милли хәрәкәте активистлары белән дә кызыклы очрашу уздырып китте.


Роберт Мөгаллим улы Са¬марада уздырылып килүче “Мирас” татар мәдәнияте фес¬тиваленең жюри әгъзасы бу¬ларак та безгә яхшы таныш. Ул ачык, аралашучан һәм шул ук вакытта тыйнак кеше булып истә калачак. Үткән елгы фестивальгә, шагыйрьнең жюрида булуын белеп, бала¬ларның күбесе Роберт абый¬ларының шигырьләрен өйрәнеп килгәннәр иде. Бу турыда аның фикерен сорагач, шагыйрь: “Бәйге вакытында үземне уңай¬сыз хис иттем”, – дип җавап биргән иде. Ә менә балалар, ата-аналар белән ул рәхәтлә¬неп аралашты, фотосурәтләргә төш¬те, бәйгечеләргә төпле ки¬ңәшләр бирде. Аның мыек астыннан серле елмаюы әле дә күз алдыбызда тора…


Роберт Мөгаллим улы Миң¬нуллинның туганнарының, иҗат¬ташларының, гомумән, бө¬тен татар халкының авыр югалту кайгысын уртаклашып, урыны оҗ¬махта булуын телибез! Самара татарлары аны мәңге онытмас.

Бердэмлек