Домой Главные новости В области Самарада балалар хастаханәләре янындагы яңа төзелешләр.

Самарада балалар хастаханәләре янындагы яңа төзелешләр.

0
Самарада балалар хастаханәләре янындагы яңа төзелешләр.

Самара өлкәсендә ике яңа  социаль объект төзелешенә акча бүлеп бирелә. Сүз башлыча  Самараның  балаларны йогышлы авырулардан дәвалау,  һәм өлкәнең Н. Иванова исемендәге клиник  хастаханәләре турында бара.

-Йогышлы авырулар хастаханәсенә тагын бер бина төзетү өчен акча 2022 нче һәм 2023 елларда бирелергә тиеш иде. Аны бер ел алданрак алу мөмкинлеге чыкты һәм 147 миллион сум   акча өлкәгә быел ук киләчәк. Ә 2022 елда 466 миллион сум күчәргә тиеш. Төзелеш эшләре  тиздән башланырга тора. Өлкә башлыкларының әйтүенә караганда,бу 100 урынга исәпләнгән 4 катлы бина булачак.

Хәзерге сырхауханә 253 авыруга  исәпләнгән. Анда ятучыларга  42 табип һәм 74 шәфкать туташы  медицина ярдәме күрсәтә. Дәваланучылар бүлмәләрдә урын җитмәүдән, авыруларны коридорга яткыруларыннан зарланалар иде.

Икенче объектның – Иванова исемен йөртүче балалар хастаханәсенең онкогематологик корпусын проектлау сметасына да   нәтиҗәсе уңышлы. Аның белән «ТеррНИИгражданпроект» шөгыльләнәчәк. Проект 2020 елның икенче яртыеллыгына әзер булырга тиеш булса да аның вакыты озынайтылды. Хәзер  төзелешне матди ярдәм алу өчен    2022-2024 елларның  федераль инвестициясе программасына  кертергә телиләр. Яңа корпуста табиплар  арка миен күчереп утырту шикелле катлаулы операцияләр ясый алачак.

Әле бер корпус, В. Середавин исемендәге хастаханә янында сафка басарга тиеш. Инде аның беренче каты салына да башлаган. Анда коронавирус  шиге булган авырулар каралачак. Тольяттиның 5 нче санлы клиник сырхауханәсе ишек алдында да шундый корпус булачак. Ә  махсус COVID һоспиталдә ятаклар саны азаячак.

Тагын шундый һоспитальгә Тольятти шәһәрендә дә -Федераль медик-биологик агентлыгы сырхауханәсе  янында нигез салыначак.