Домой Культура Самарада Рифат Зариповны концерты ничек узганы турында

Самарада Рифат Зариповны концерты ничек узганы турында

0
Самарада Рифат Зариповны концерты ничек узганы турында

27 нче сентябрь көнне “Металлург” мәдәният йортында җырчы, юморист Рифат Зариповның концерты узды. Концертта кызыклы юмор, биюләр, җырлар яңгырады. Самарада коцертлар һәрвакыт бик матур уза, ак яулыклы әбиләр, матур күлмәкле кызлар, костюмлы ир-атлар. Концерт, бу шундый вакыйга, анда син яраткан артистның иҗатына шатланып кына калмыйсың, ә дусларың , туганнарың белән очрашасың, яңа танышулар аласың. Кичә чәршәмбе булуга карамастан, тамашачылар җыелды, концерт бик күңелле узды.Концерттан тамашачы күтәренке кәеф белән таралышты.

Концерттан соң без Рифатка берничә сорау бирергә булдык:

Рифат, Сезнең һәр концертыгыз алдыннан, Самарада мин “Рифат ул безнең якташыбыз” дип ишетәм, әмма Сез бит Оренбург өлкәсеннән, ни өчен Самарада шулай диләр?

– Бу дөрес, чөнки мин Оренгбург өлкәсендә үскән авыл Самара белән чиктә урнашкан, һәм мин Камышлыда үскәнемне әйтә алам, анда без поликлиникага йөрдек, анда бик күп туганнарыбыз яши, анда минем әби – бабайлар яши иде, шуңа күрә тулы ышаныч белән әйтә алам, без якташлар, бүген концертка монда яшәүче туганнарым, дусларым килде.

– Бүген концертта сез Самарада ничә тапкыр концерт белән чыгыш ясаганыгыз турында шаярттыгыз, ә чынлыкта, бездә ничә тапкыр концерт куясыз?

– Чынлыкта Без Самарага концерт программасы белән 8 тапкыр килдек. Һәрвакыт безнең концертларны Флорида апа оештыра. 2014 елда Самарада узган беренче концертымда 54 кеше килгән иде. Ләкин күпме генә тамашачы килмәсен , син аны тулы зал өчен кебек алып барасың. Концертларны бер тапкыр да туктатмадык, пандемия вакытында гына. Мин килгән тамашачыма бик рәхмәтле.

– Сезгә Самара тамашачысы ничек? Концерттан соң сездә нинди хисләр кала?

– Мин Самара тамашачыларының бик дини, акыллы, белемле, һәрвакыт барлык яңалыклардан хәбәрдар булуын күрдем. Алар инде күп кенә артистларны күргәннәр, кешеләр тыныч кына ял итәргә, күңелле вакыт үткәрергә киләләр. Карьерамның башында Мин хаталар ясадым, әдәпсезлек сөйләдем, аннары тәҗрибә белән бу ямьсез икәнен аңладым. Самарада аеруча күп тәрбияле, дини кешеләр .

Рифат сезгә искиткеч концерт, уңай эмоцияләр, кызыклы номерлар, күңел күтәренкелеге өчен рәхмәт. Коллективка иҗади уңышлар! Яңа очрашулар көтәбез.

Эльмира Мурхабинова