7 июнь Самара өлкәсендә татар мәдәнияте өчен мөһим вакыйга булып узды. Озак еллардан соң беренче тапкыр очный форматта «ТАТАР КЫЗЫ » бәйгесе үткәрелде. Бу чараны күреп, күңелләр шатланды.
Конкурста катнашучы кызлар берничә сынау үттеләр:
- Үз-үзләре белән таныштыру этапы,
- Аш- су этапы — кызлар куллары белән татар токмачы телделәр,
- Иҗади этап,
- Интеллектуаль этап — кызлар Самарадагы татарлар тарихы турында, туган якның үткәне һәм мәдәнияте турында докладлар әзерләп чыгыш ясадылар.
Шулай ук катнашучылар барысы бергә матур милли бию башкардылар. Бу күренеш тамашачыларны бик нык тәэсир итте.
Бәйгенең финалында 100дән артык тамашачы булды. Алар туган җир мәдәнияте, татар халкының гөреф-гадәтләрне һәм яшь буынның киләчәге өчен битараф булмаган кешеләр иде. Бу сан чараның әһәмиятен күрсәтә.
Баллар системасы буенча иң югары нәтиҗә күрсәткән кыз Җиңүче булды. Ул хәзер Самара өлкәсеннән Казанда үтәчәк халыкара бәйгесендә туган якны тәкъдим итәчәк.
Мондый чараларның яңадан башлануы — безнең өчен зур шатлык. Татар кызларының матурлыгы, акылы, осталыгы һәм мәдәнияткә тугрылыгы тагын бер тапкыр расланды.
Туган телебезне, мәдәниятебезне саклап калу юлында мондый бәйгеләрнең киләчәге зур булсын!

Татар Кызы 2026 Самара» бәйгесенең номинацияләре:
- “Иң ягымлы кыз” – Айлина Сафина
- “Иң назлы кыз” – Нурия Хуснулгатина
- “Иң сәләтле кыз” – Динара Адельшина
- “Иң зирәк кыз” – Наиля Хасанова
- “Иң җитез кыз” – Алсу Канюкаева
- “Иң тырыш кыз” – Диана Исламова
- “Иң ихлас кыз” – Камиля Миниханова
- “Иң сөйкемле кыз” – Сабина Зарипова
ГРАН-ПРИ «Татар кызы 2026» Самара
Наиля Хасанова

Барлык кызларны уңышлары белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Сез — зур юл үттегез! Сезгә тагын да зуррак уңышлар, яңа үсешләр, якты киләчәк һәм күңелле моментлар телимбез! Алга таба да шулай ук актив булыгыз, кызлар!












