Домой Культура Самарада яшәүчеләрне татар халкының кул эшләре белән таныштырганнар

Самарада яшәүчеләрне татар халкының кул эшләре белән таныштырганнар

0
Самарада яшәүчеләрне татар халкының кул эшләре белән таныштырганнар
idealevent.ru

«Әбиемнең серле сандыгы» кичәсендә чигүле киемнәр, өй бизәү әйберләре турында сөйләгәннәр.

Самара өлкәсендә «Әбиемнең серле сандыгы» дигән фольклор кичә уздырганнар. Анда татар халкының кул эшләре турында сүз барган.

«Кичәнең төп өлеше татар халкының милли байлыклары булган кул эшләре, чигүле киемнәр, өй бизәү әйберләре белән таныштыру буларак үтте», — дип яза «Самара татарлары» сайты.

Кичәдә татар җырлары да яңгыраган. «Чараның иң күңелле мизгеле түгәрәк өстәл артында үтте: апаларыбызның үзләре пешереп килгән татар халык ризыкларын, сый-хөрмәтен татып, шатланып иске елны озатып», — диелгән хәбәрдә.

«Әбиемнең серле сандыгы» дигән фольклор кичәне «Ак калфак» оешмасы, «Мирас» фольклор ансамбле белән берлектә Сызрань шәһәренең 18нче модуль китапханәсе оештырган.

Автор: Гадел Әхмәтҗанов