Домой Жизнь татар Татары в регионе Самаралар “Элита”да тәҗрибә туплады

Самаралар “Элита”да тәҗрибә туплады

0
Самаралар “Элита”да тәҗрибә туплады

Шушы көннәрдә Самара шәһәренең «Геносервис Руско» җәмгыяте хезмәткәоләре “Элита” баш нәсел хуҗалыгында булып киттеләр. Кунакларның нәсел предприятиесенә килү сәбәпләренең берсе – быелның сентябрендә Чехиядән кайтарылган Aslan үгезен күрү.

Аслан 2018 елның 26 гыйнварында Чехиядә туган. Бу үгезләр Европада ген бәяләмәсен узган һәм нәсел байлыгының искиткеч күрсәткечләре белән аерылып торалар. Үзегзләрнең TPI индексы + 2651 җитә. Мондый нәселле сыерлыр югары савымга ия, шулай ук сөт май һәм аксымга да бай була.

Очрашу ахырында “Элита” һәм “Геносервис Руско” җәмгыятьләре арасында Самара өлкәсендә үгезләр орлыгын тәкъдим итү һәм хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.