Домой Главные новости В области Самараның Гали авылында «Халкым минем» иҗат фестивале була

Самараның Гали авылында «Халкым минем» иҗат фестивале була

0
Самараның Гали авылында «Халкым минем» иҗат фестивале була

Самара өлкәсенең Похвистнево районындагы Гали авылы Мәдәният йортында муниципальара «Халкым минем-2021» иҗат фестивале үткәрелә.

Әлеге чара Самара губернасының 170 еллыгына һәм галәмгә кеше очуның 60 еллыгына багышлана.

Фестиваль 2021-2025 елларда «Похвистнево районында мәдәниятне үстерү» кысаларында районның максатчан программасын үтәү максатыннан оештырыла.

«Халкым минем» төбәкара иҗат фестивале татар халкы иҗатын үстерүгә, талантлы башкаручыларны ачыклауга, милли гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

Фестивальдә үзешчән коллективлар, ансамбльләр, солистлар, хореография коллективлары катнаша ала.

tatar-inform.tatar