Домой Культура Самараның “Нефтьчеләр” йортында “Мәдәниятләр калейдоскопы” дигән концерт узды

Самараның “Нефтьчеләр” йортында “Мәдәниятләр калейдоскопы” дигән концерт узды

0
Самараның “Нефтьчеләр”  йортында “Мәдәниятләр калейдоскопы” дигән концерт узды

25 февральдә Самараның “Нефтьчеләр” Мәдәният йортында Россиянең халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елына багышланган чара узды. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче һәм Самара шәһәренең милли коллективлары “Мәдәниятләр калейдоскопы” дигән концерт программасын тәкъдим иттеләр.

Чара башланыр алдыннан фойеда Идел буе халыкларының халык кәсепләре һәм декоратив-гамәли сәнгате күргәзмәсе оештырылган иде.

Сәхнәдә “Идел”татар эстрада җырының халык ансамбле чыгыш ясады.