Домой Жизнь татар Татары в регионе Самараның Тарихи мәчете кунаклар кабул итә

Самараның Тарихи мәчете кунаклар кабул итә

0
Самараның Тарихи мәчете кунаклар кабул итә
Фотода: Ринат Фәзетдинов (сулдан уңга), Вазыйх Мөхәммәтшин, Наилә һәм Фәрит Мөхәммәтшиннар, Талип Яруллин һәм Усман Илингин

Самараның Алексей Толстой урамында 1891 елда төзелгән Тарихи мәчеттә ремонт эшләре тәмамланды һәм 1 – 2 октябрьдә аны ачу тантанасы һәм Идел Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан киңкырлы бәйрәм чаралары узды. Татар җәмәгатьчелеге тарафыннан әлеге чараларның оештыру комитеты рәисе итеп Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе, “Прогресс-В” компанияләр төркеме башлыгы Вазыйх Мөхәммәтшин сайланды. Нәкъ шушы компания 10 ел дәвамында әлеге бинаны төзекләндерү белән шөгыльләнде.

Алексей Толстой урамындагы Тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына төзелә. Мәдрәсәсе, хәйрия җәмгыяте, китапханәсе һәм “Икътисад” журналы булган дин йорты 1932 елга кадәр татар мөселманнарының мәдәният үзәге дә булып хезмәт итә. 1911 елда анда – Осман империясе вәзире Хөсәен Хилми паша, 1912 елда бөек шагыйребез Габдулла Тукай кунак булганнар. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында мәчет имамнары һәм җәмәгатьчелеге тоткынлыкта йогышлы авырудан вафат булган күпсанлы төрек сугышчыларын күмү эшләрендә актив катнашканнар.

Сталин репрессияләре вакытында мәчет имамнары һәм мәхәллә җитәкчеләре, шул исәптән мулла, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатыйх Мортазин кулга алыналар һәм атып үтереләләр, мәчет ябыла, ә бинасы күп еллар балалар бакчасы булып, соңрак күчмә фонд буларак хезмәт итә.

Үзгәртеп кору чоры башлангач та региональ Диния нәзарәте һәм татар җәмәгатьчелеге мәчетне мөселманнарга кайтару эшен башлап җибәрәләр һәм 2003 елда теләкләренә ирешәләр. 2005 елда региональ Диния нәзарәте хөкүмәт һәм халыктан җыелган хәйрия акчасына мәчет бинасын төзекләндерә башлый, беркайчан да булмаган манара һәм гөмбәз куела. Бүген анда комплекслы төзекләндерү эшләре дә тәмамланган.

Узган елның 2 октябрендә Самараның Тарихи мәчетенә 130 ел тулып узган иде. Пандемия чикләүләре аркасында бәйрәм чарасын кичектерергә туры килде. Һәм менә быел, юбилейдан соң нәкъ бер ел узгач, зур тантанага җыелдык.

Вазыйх Мөхәммәтшин әйтүенчә, бинаны төзекләндерү эшен Таһир Әюпов җитәкчелегендәге “Самараспортстрой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять алып барган. “Шәһәр мэры Георгий Лиманский чорында Аллаһы йортларын халыкка кайтару турындагы канун чыккан иде. Без дә Тарихи мәчет бинасын татарларга кайтару буенча шәһәр башлыгына мөрәҗәгать иттек һәм морадыбызга ирештек. Шуннан соң объектны реставрацияләү эшләре башланды һәм әлегәчә дәвам итте. Исегезгә төшерәбез, әлеге мәчет мәдәни кыйммәте булган мирас объекты булып санала”, – ди Вазыйх Гата улы.

Проектның смета бәясе 250 миллион сум тәшкил иткән, шуның 210 миллионы үзләштерелгән, калганы киләсе елда ремонт эшләрен тәмамлау өчен тотылачак. Финанслау өлкә бюджетыннан да, халыктан һәм оешмалардан җыелган иганә фондыннан да килә. Хәтта губернатор, үзенең хезмәт хакыннан 100 мең сум садака биреп, башкаларга үрнәк күрсәтте. Мәчетне реставрацияләүне, бәйрәмгә әзерлек эшләрен мөфти Талип хәзрәт Яруллин үз өстенә алды. Ә бөтен эшләрне башлап йөрүче һәм рухландыручы – мәчет советы рәисе Усман хаҗи Илингин.

«Оештыру мәсьәләләре буенча күп тапкырлар Тарихи мәчеткә җыелдык. Губернатор Дмитрий Азаров, шәһәр башлыгы Елена Лапушкина һәм башка җаваплы шәхесләр белән очрашулар үткәрелде. Вице-губернатор Дмитрий Кочергин белән берлектә шәһәр һәм өлкә хакимияте әгъзаларын да чакырып, берничә киңәшмә уздырдык. Кунаклар исемлеге, өч көнлек бәйрәм чараларының планы төзелде, – дип уртаклашты “Прогресс-В” компанияләр төркеме җитәкчесе. – Әлбәттә, авырлыклар да булды, әмма барысын да җиңеп чыктык. Быелгы февраль ахырында кискен рәвештә төзелеш материаллары кыйммәтләнде. Өстәвенә, объекттагы эшләрне тәмамлау өчен кирәк булган сыйфатлы материалларны чит илләрдән китерү буенча проблемалар туды. Мәрмәр – Төркиядән, гранит, алтын башка мөселман илләреннән, келәмнәр Төркмәнстаннан, люстралар – Чехиядән заказ буенча кайтарылды. Мәчетебезне югары профессионаллар эшләде».

Тарихи мәчетне ачу тантанасына Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм чит илләрдән – Төркия, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Катардан күпсанлы шәрәфле кунаклар чакырылды. Шулай ук Халыкара Ислам Бизнесы Ассоциациясе президенты Марат Кабаев, Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Ингушетия башлыгы Мәхмүд Али Кәлиматов, Татарстан, Башкортостан, Чечня башлыклары Рөстәм Миңнеханов, Радий Хәбиров, Рамзан Кадыйров та чакырылган.

7 сентябрьдә Самарага Россия Федерациясе Советының Халыкара эшләр комитеты рәисе урынбасары, сәяси фәннәр докторы Фәрит Мөхәммәтшин килеп китте. Ул төбәк җитәкчелеге, Вазыйх Мөхәммәтшин һәм мөфти Талип хәзрәт Яруллин белән очрашты, Тарихи мәчетне карап чыкты. Җәмигъ мәчетен дә бит 20 ел элек Вазыйх Мөхәммәтшин фирмасы төзегән иде.

«Прогресс-В» компанияләр төркеме реставрация эшләрен дәвам итәргә җыена: «Мәчет урнашкан кварталда спорт-сәламәтләндерү комплексы, кунакханә, мөфти-хәзрәтләренең резиденциясе, мөселман балалары өчен балалар бакчасы, хәләл ризыклар кибете булачак. Әлбәттә, моның өчен зур акчалар таләп ителәчәк. Хәер, бу киләчәккә планнарыбыз. Ә хәзерге вакытта тузган йортлардан халыкны яңа фатирларга күчерү процессы бара», – дип хәбәр итте Вазыйх Мөхәммәтшин.

Спорт-сәламәтләндерү комплексы төзелешендә кураторлык эшен алып барырга Россиянең танылган дзюдочысы, Олимпия уеннары чемпионы Таһир Хәйбулаев чакырылган.

Раушания Ситдыйкова.