Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары «Саубуллашу вальсы» авторы, композитор Мәсгут Имашев җыр, тормыш һәм язмыш турында

«Саубуллашу вальсы» авторы, композитор Мәсгут Имашев җыр, тормыш һәм язмыш турында

0
«Саубуллашу вальсы» авторы, композитор Мәсгут Имашев җыр, тормыш һәм язмыш турында

Тимерче булып йөргән егет кинәт сәнгать өлкәсенә кереп китә. «Их, Кукмара, Кукмара, ерагаймасын ара», «Саубуллашу вальсы» җырлары белән халык мәхәббәтен яулый ул. Сүзебез — татар композиторы Мәсгут Имашев турында. «Татар-информ» хәбәрчесенә ул озак яшәү серен, мәдәнияткә карашын һәм опера театры тарихын сөйләде.

Мәсгут абый, һөнәрегез буенча Сез — тимерче. Сәнгатькә юл яру кыен булдымы?

Пермь шәһәрендә туып үстем. Миңа 9 яшь булганда әнием вафат булды. Соңгы васыяте: «Укы, улым, кеше булырга тырыш», — диде. Шуңа күрә мин укырга тырыштым.

Пермьгә артистлар гел килә, чөнки анда халык аларны көтеп тора. Һәвәскәр җырчы буларак чыгыш ясап йөргәч, мин аларга җырлап, сөйләп күрсәтә идем. «Сиңа Казанга барырга, укырга кирәк», — дип әйтәләр иде.

Пермьнең фабрика-завод укыту мәктәбен тәмамлап, хәрби заводта биш ел тимерче булып эшләдем. Укыйсы килү теләге көчле булгандыр, эштән китеп, техникумга укырга кердем. Башка заводның мәдәният сараенда татар-башкорт җыр һәм бию коллективын оештырып, эшләдем. Үзем шушы заводта оста булып эшлим: кичләрен мәдәният йортында, көндез — заводта.

Завод директоры — сәнгатькә гашыйк кеше. Цех һәр көнне концерт бирә, цех җитәкчесеннән башлап, техничкаларга кадәр катнашу мәҗбүри. Бервакыт татарча да, русча да чыгып җырладым.

Дүшәмбе цех җитәкчесе планерка үткәрде. Киңәшмә беткәннән соң: «Имашев, бер минутка калып торчы», — ди. «Мин кичә цех концертын тыңладым. Кирәк булса, техникумга заказ биреп, күпме телим, шулкадәр кеше ала алачакмын. Ә менә җырлаучы осталар юк. Синең урының сәхнәдә. Казаныңа бар, халык күңелен яула, укы һәм халыкка җырлап хезмәт итәрсең», — диде.

«Безнең авылда музыка мәктәбе юк иде»

Шунда ук тәвәккәлләдегезме?

Август ахырлары булгандыр, иртәгәсен үк Казанга юл тоттым. Минем электән үк музыкага укырга хыялым бар иде. Авылда яшьтән үк укырга мөмкинлек булмады. Әмма җырчы булырга түгел, композиторлыкка укыйсым килде, чөнки халыкка таралган беренче көйләрем дә бар. Аларны һәвәскәр җырчылар җырлап торды.

Казанга килгәч, туп-туры консерваториягә юл тоттым. Кабул итү имтиханнары бармы, кемгә кереп карарга мөмкин, дип сорадым. Композиторлыкка укыйсым килә дигәч, композиция кафедра мөдире Альберт Леман янына барырга куштылар. Альберт Семенович бүген өендә эшли, диләр. Коридорда композитор Алмаз Монасыйпов очрады, «Өе еракмы?» — дип сорадым. «Юк, монда гына тора ул», — дип аңлатты.

Киттем. Ишекне шакыдым, ачты. Берүзе рояль янында нәрсәдер язып утыра иде.

Училищены кайсы елда бетердең? — дип сорады Леман.

Анда укымадым.

Балалар музыка мәктәбен тәмамладыңмы?

Юк, безнең авылда юк иде ул.

Алай булгач, менә язган ноталардан карап, рояль янына утырып уйна.

Уйный белмим шул.

Үзе утырды да, минем язган ноталарга карап, уйный башлады. Җырларга кушты. Ул уйный, мин җырлыйм… Берничә көйне шулай җырлагач:

Туктале. Синең музыка мәктәбең дә, училищең да юк. Безгә боларны укып чыкканнан соң гына килә аласың. Әмма синең тавышың бар. Җырчыга укырга теләүчеләрне бүген соңгы көн кабул итәләр, бар, йөгер!» — диде. Бер кәгазьгә язды да: «Моны Абросимова дигән укытучыга бирерсең, сине тыңлап карарлар», — диде.

Кире консерваториягә йөгердем. Кабул итү залы абитуриентлар белән тулган. Записканы кеше аркылы комиссиягә җибәрдем. Үзем залның артында басып торам, халык күп, кереп булмый. Записка китте. Карап торам, кешедән-кешегә бара. Комиссиядә утыручылар укып карадылар. Записканы күтәреп: «Моны кем җибәрде?» — диделәр. «Мин!» — дим. «Сәхнә артына узыгыз, әзерләнегез, тыңлаячакбыз», — диделәр.

Кереп киттем. Абитуриентлар әзерләнә, концертмейстерлар тора. «Кем дә булса миңа уйнагыз, зинһар», — дим. Бер концертмейстер апа риза булды. Минем ноталарны уйнамады, чөнки ул грамоталы кеше тарафыннан язылмаган иде. «Берәрегездә татар җырлары китабы юкмы?» — дим. Кемдер бирде. Ачып-ачып карыйм, таныш көйләр бар. «Сарман» җыры килеп чыкты.

Иң соңгы булып чыктым. Концертмейстер уйный, мин җырлыйм. Комиссиядә утыручылар «стоп» дип туктаттылар. Эчемнән тыңларлык та түгел микәнни, дип уйлап куйдым. «Бу музыка сезнең тавыш өчен язылмаган, нык югары. Ноталарсыз, ничек телисез, шулай җырлагыз», — диләр. Рәхмәт әйтеп, концертмейстерны кертеп җибәрделәр. «Сарман»ны үземнең тавышка туры китереп җырладым, тагын 2-3 җыр җырлаттылар.

Имтихан бетте, коридорда нәтиҗәләрне көтәбез. Комиссиядәге апа чыкты да, һәр кешенең күзенә карап: «Сез узасыз, сез узмыйсыз», — дип әйтергә тотынды. Кырыйда бер егет белән басып калдык. Янымдагы Булат Балтанов исемле егет тә минем кебек укымаган. «Ә сезгә ике еллык әзерлек бүлегенә керергә тәкъдим итәбез, ул ноталарны белмәүчеләргә каралган», — диде апа, безгә карап.

«Синнән дә яхшы кеше юк!»

Шулай итеп, консерваториягә җиңел генә кердегез алайса?

Консерваториянең җырчылар хәзерләү бүлегенә 28 яшемдә килеп кердем. Консерватория ректоры Нәҗип Җиһанов һәр абитуриентны бүлмәсенә чакыртып, сөйләшеп чыкты. Мине дә чакыртты:

Нигә соңга калып килдең?

Алырлар дип белмәдем.

Ярый, килгәнсең. Әзерлек бүлегендә укырга телисеңме?

Әйе. Ярар, кер, укы, ярдәм итәрбез. Калганы үзеңнән тора. Ничек укырсың, шулай барырсың, — диде.

Консерваториядә вокал бүлегендә бер ел укыгач, төп курска күчерделәр. Параллель рәвештә композиторлар классына кереп йөрдем. Мирсәет Яруллин, Фасил Әхмәтов, Ренат Еникеев белән танышып киттем, ярдәм итәләр иде. Студент елларында биш ел Камал театрында актер булып эшләдем.

Биш ел үткәч, консерваторияне тәмамлаганда Нәҗип абый Җиһанов чакырып алды:

Сине филармония дә, опера театры да чакыра, ләкин икенче эш тәкъдим итәбез. Яшең дә бар, заводта да, комсомолда да эшләгәнсең, профсоюз булып та йөргәнсең. Яңа музыка училищесын оештырырга Әлмәткә барырга тәкъдим итәбез.

Риза булмыйча, өч көн тарткалаштым. Мин директор булырга килмәдем, сәнгатькә хезмәт итәсем килә, дидем. «Синнән дә яхшы кеше юк», — ди Җиһанов.

«Миңа җиңелрәк эш бирегез, бу эштә үләм!»

Консерватория тәмамлауга директор булып барып урнашу ансат булмагандыр?

Әлмәткә бер елга дип җибәргәннәр иде, алты ел эшләдем, өч чыгарылыш чыгардым. Министрлыкка: «Мине бер генә елга җибәргән идегез бит, Казанга кайтарыгыз, филармониядә җырлыйсым килә», — ди идем.

Алты ел үткәч, эш таптык, сине Казанга күчерәбез, диләр. Чайковский исемендәге беренче музыка мәктәбенең директоры итеп куйдылар. Ризалаштым. Әмма мин коры директор булып кына эшләмәдем, җырлап йөрдем, иҗат иттем.

Алты ел эшләгәннән соң, министр чакырып алды да, опера театрына директор урынбасары кирәклеген әйтте. Директор урынбасарларының ничек эшләгәнен беләм. 2-3 көн күндерергә тырыштылар. Риза булмыйм. Күчерәсез икән, директор итеп куегыз, дим. Бөтен эшне урынбасар эшли, аны күрмиләр, әйбәт эшлиләр дип, директорны мактыйлар. План үтәлмәсә, директорны сүгәләр.

Татар дәүләт опера һәм балет театрына директор итеп күчерделәр. Анда эшләве җиңел булмады, ул зур коллектив. Биш ел хезмәт куйдым. Авырып киттем, инфаркт алдым, хастаханәгә кердем.

Җиңелрәк эш бирегез, бу эштә үләм, бераз яшисе килә дип, гариза яздым. Театр училищесына директор булырга тәкъдим иттеләр. Анда 16 ел эшләдем. Директор булганда вокал буенча дәресләр алып бардым. Соңыннан укытучы булып кына эшләдем һәм пенсиягә чыктым.

Директор булып мәдәният өлкәсендә 33 ел эшләдем. Шул ук вакытта көйләр яздым, филармония артистлары белән гастрольләргә йөрдем. Спектакльләргә көйләр яздым, Минзәлә, Әлмәт театрлары да заказ бирде. 50дән артык спектакльгә музыка язылган. Көйләрем спектакльләр аркылы халыкка барып җитә дә, халык җырлый башлый иде.

Татарстан радиосы фонотекасында минем тавыш белән язылган җырлар саклана. Сирәк булса да, радиодан тапшыралар, телевидениедән дә күрсәтеп куялар. Шулар өчен сөенеп яшим.

Шагыйрь җырчы булырга тиеш яки җыр ничек языла?

Сез — күпкырлы шәхес. Иҗат өлкәсендә күп кайнагансыз, заказга да язгансыз. Җыр ничек туа? Әзер шигырьгә иҗат итү җайлымы яисә киресенчәме?

Эчтәлеккә бәйләнгән. Шигырьнең җырга җайланган рифмасы, размерлары булса, иң җиңеле — шундый текстка көй язу. Шагыйрь җырчы булырга тиеш. Андыйлар бар. Баштан көй язып, соңыннан шигырь иҗат итү авыррак.

Җырчы шагыйрьләр бар, дидегез. Берничәсен атап үтә аласызмы?

Әхмәт Ерикәй, Мәхмүт Хөсәен, Гөлшат Зәйнашева, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин язган шигырьләр җырлап тора. Җыр язмаган шагыйрьләр юктыр.

Җырларыгызга килгәндә, алар халык тарафыннан тиз отып алына. Шул ук «Саубуллашу вальсы»н гына алыйк. Шушы җырны җырлап, күпме мәктәп укучысы мәктәбе белән саубуллаша… Ул ничек язылды?

Ул шагыйрә, укытучы Саҗидә Сөләйманованың инициативасы иде. Үзе дә мәктәптә укыткач, балаларның күңелен белә иде.

Әлмәткә барып, бер ел эшләгәч, яныма килде. «Рус мәктәпләрен тәмамлап чыгалар, Дунаевскийның җырын җырлап саубуллашалар. Татар мәктәпләрендәге чыгарылыш балаларына җыр юк. Әйдә, языйк әле» — дип тәкъдим итте.

Шигырен дә биреп калдырды. Укып карадым, бик ошады. Җырлап тора! Яза башлагач, вальс килеп чыкты.

Иске Әлмәттә татар мәктәбе бар, директорына балаларга яңа җырны тыңлатырга рөхсәт итегез әле дип шалтыраттым. Бардык. Унынчы класс балалары янына кердек. Уйнап, җырлап бирдем, балалар кул чапты, кабатлап җырлавымны үтенделәр. Сөендек.

Казанга гел барам, радио студиясенә кердем. Яңа җыр туды, халыкка яңгыратасы иде шуны, дим. Кытайдан кайткан Олег Лундстрем җитәкчелегендәге оркестр белән Татарстан радиосында яздырдык.

Халык күтәреп алды. Мәктәп укучылары бик яратты. Чыгарылыш сыйныфлары әле дә «Саубуллашу вальсы»н җырлый.

«Кукмара» җырын Әлфия Авзалова ошатты, Гөлшат Зәйнашева көен яратмады»

«Кукмара» җыры турында да сөйләп үтсәгез иде. Кукмаралылар данладылармы Сезне?

Бервакыт телефон шалтырый. Алдым – Әлфия Авзалова!

Кукмара якларыннан гастрольдән кайттым әле. Районның беренче секретаре Зарипов: «Әлфия, син безнең районны яратасың, икенче килгәндә районга багышланган бер җыр алып кил», — ди. Син Кукмара аркылы Казанга укырга йөрдең, Кукмараның кайда икәнен беләсең, көй яз әле. Сүзләрен Гөлшат Зәйнашева иҗат итте, — диде.

Ярар, алынам. Өйгә килегез әле, — дим.

Гөлшат белән Әлфия килделәр. Текстны укып карадым, җырлап тора, сүзләре матур! Калдырыгыз, берәр атнадан шалтыратырмын, дим. «Кукмара» җыры 2-3 көндә туды. Килеп тыңлагыз, дип шалтыраттым. Әлфия белән килделәр. Җырлап, уйнап күрсәттем. Әлфия шунда ук: «Мин җырлыйм!» — диде. Нык ошатты. Гөлшат әйтә: «Мондый җыр буламыни?» — ди. Яратмады.

Аранжировка ясаттым. Әлфия Кукмарада концерт билгеләде. Әлфия, Гөлшат, мин, баянчы Кирам Сатиев Кукмарага кайтып киттек. Райкомга Зарипов янына кердек. Кирам баян чыгарды да, җырлап күрсәттек. «Әйбәт, миңа ошый. Олы Сәрдектә халык җыелган, сезне көтәләр», — диде Зарипов.

Әлфия берничә җыр җырлагач: «Өр-яңа җыр бар, автор үзе җырлый», — дип игълан итте. Әле Әлфия өйрәнмәгән иде, үзем чыгып җырладым. «Тагын, тагын!» — дип сорадылар. 2-3 мәртәбә җырлап күрсәттек. Аягүрә басып, кул чаптылар. Киткәнче чәй эчеп алыгыз дип, бер өйгә алып керделәр. Ашадык, эчтек тә колхоз рәисе хуҗаларга бүләкләрне кертергә кушты. Карасак, безгә ит әзерләгәннәр. Итне алып, кайтып киттек.

Әлфия Авзалова җырны өйрәнәм дип калды, ә Зөһрә Шәрифуллина җырны кайдандыр ишетеп, Урта Азиягә гастрольләргә чыгып киткән. Әлфия шалтырата: «Мин җырны әле өйрәнәм генә, ә Зөһрә җырны алып, мин барасы гастрольгә чыгып киткән! Нишлим инде хәзер?» — ди. Соңга калгансың, шул гына, дидем. Беренче булып Зөһрә Шәрифуллина җырлады, аннары Әлфия Авзалова.

«Татар опера театрына халык күңеленә юл яру авыр, аны тыңлавы авыр»

Сез — татар дәүләт опера һәм балет театрында директор булган кеше. Татарда операны барлыкка килү тарихын сөйләсәгез иде. Ул вакытта нинди максат һәм бурычлар куелды? Алар акландымы? Хәзерге көн татар операсыннан Сез канәгатьме?

Бик тирән тарих бу. Мәскәүдән бер төркем татар композиторлары кайта: Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров. Салих Сәйдәшев Казанда эшли. 3-4 композитор Композиторлар берлеген оештыра. Халыкка җитди музыканы да ишеттерергә кирәк, гел «Сарман» белән генә булып чыкмый, халык көйләрен ташларга ярамый, авторларның да музыкасы булсын, дигән максат куялар.

Инициативаны Җиһанов күтәреп ала. Ул вакытта аның операсы да була. Татар операларын җырларга кирәк, дигән максат белән 1945 елда консерватория дә ачалар. Җырчылар, оркестрлар әзерлиләр.Татар опера театры Нәҗип абыйның «Качкын» операсы белән ачылып китә.

Опералар күп булмый: Нәҗип абый, Мансур абый Мозаффаров, армиядән кайткан композиторлар язган. Казан, татар халкы югары дәрәҗәдәге музыкага да ирешергә тиеш, моңа хаклы дип, композиторларны опера язарга өндиләр. Театр ачалар, җырчылар, оркестрлар, дирижерлар җыялар.

Татар дәүләт операсы бүгенге көндә дә яши, ләкин шунысы аяныч — татар опералары анда аз куела. Чит ил җырчыларын башка театрлардан чакыртып җырлаталар. Татар театрына халык күңеленә юл яру авыр, аны тыңлавы авыр. Халык әле аңламый. Аңлар өчен, белергә кирәк.

Опера театры үсә, классик, рус операларын куялар. Һәр яңа язылган татар операсын куеп баралар, халык күнегә башлый. Бүген театр бик матур яши, бөтендөнья классик әсәрләреннән куелмаган әсәр калмагандыр, ләкин татар халкы операларга аз йөри, шуңа еш куеп булмый. Язылган операларның берсе дә куелмыйча калмый. Резидә Ахиярованың опералары ел саен чыга. Алар бик кирәкле, халык күңеленә кереп бара. Һәр яңа язылган татар балетлары да куела.

Кайбер операларны русчага тәрҗемә итеп тә куялар, чөнки безнең консерваториядә рус, татар һәм чит телләрдә җырларлык җырчылар әзерләнә. Казанның опера театры булуы – зур дәрәҗә, күп шәһәрләрдә юк бит ул.

Халыкның мәдәни дәрәҗәсен үстерер өчен театрның булуы бик кирәк һәм ул үз эшен яхшы эшли.

«Халык килмәгәч, җыр да язасы килми»

Сез театрда директор булган вакытта татар опералары никадәр еш куела иде?

Мин директор булганда театрның баш режиссеры Нияз Даутов иде. Ул татар операларын куярга тырышты. Хөснул Вәлиуллин, Рәшит Кәлимуллин, Мансур Мозаффаров булсынмы — барысын да куя килде. Ел саен бер яисә ике татар операсы һәм балеты чыкты. Хәзер дә язылган яңа операларны театр куя, ләкин композиторлар аз яза. Күбрәк язарга кирәк.

Аз язу нәрсәдән тора: вазгыятьтәнме яисә бездә композиторлар юкмы, җитмиме?

Композиторлар бар. Руслар әйтмешли, «спрос рождает предложение». Халык гел йөрсә, зал тулы булса, композиторлар ешрак язар иде. Халык килмәгәч, яздың ни, язмадың ни. Язасы да килми башлый.

Классик һәм татар операларын тыңлый-тыңлый халык бервакыт әзер булачак, күп йөри башлаячак һәм иҗат итүчеләр дә артачак. Консерватория, Аллага шөкер, бик көчле композиторлар, оркестрантлар чыгара. Алар теләсә нинди операны, балетны уйнарлык һәм куярлык дәрәҗәдә булып әзерләнә.

Татар тамашачысы операларны кайчан да булса тыңларга әзер булырмы?

Казанда гына 20дән артык музыка мәктәбе бар, мәктәп балалары музыканы тыңлап, аңлап үсә. Аларның туган телдә дә тыңлыйсылары киләчәк. Андый вакыт килеп җитәчәк.

Консерватория әзерлекле белгечләр чыгарамы соң? Элеккеге Совет заманындагы система яхшырак иде дип әйтә аласызмы?

Яхшырак иде дип чагыштырып әйтәсем килми, чөнки консерватория куйган максатын бик матур үтәп килә. Укып чыккан татар егетләре һәм кызлары Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Ташкентта эшли. Белгеч буларак, алар теләсә нинди татар операсын җырларга әзер.

Кайсы композиторларның иҗатын аерып әйтер идегез?

Эльмир Низамовта өмет бар, ул бик үзенчәлекле автор. Резидә Ахиярова курыкмыйча опера язарга алына. Алар эшләгән эшләр халык күңеленә юл тапса, халык яратып йөри башласа, яшь композиторлар үсәчәк.

Халык күңеленә керсен өчен, җырны да бит сеңдерерлек итеп язарга кирәк. Андый күренеш хәзер сирәгәйде кебек. Аны ничек итеп шулай язып була?

Моның өчен сәләт белән тырышлык кирәк. Күбрәк халык арасында яшәү, халык җырлаган җырларны ишетү зарур. Телне белер өчен татарча сөйләшергә кирәк бит. Монда да шулай ук: татарча көйләрне тыңларга, яратырга кирәк. Җырның матурлыгы һәм яңалыгы — халыкчан булуында.

«Белем алу беркайчан да талантка зыян салмый»

«Татар халкының киләчәге» дип кайсы җырчыларны аерып әйтер идегез?

Сәхнәгә менгән һәркем җырчы булып китә дип әйтеп булмый. Аларны табигать, халык үзе сайлап ала. Яхшы җырчылардан Филүс Каһиров, Рөстәм Асаевны атап әйтер идем. Бөтен дөньяга танылып, Казанга сирәк кайта торган Альбина Шаһиморатова бар. Дөньяда музыка сөючеләр аны күтәреп йөртә. Европа яисә Америкада булсынмы, кайда җырласа да, күбрәк җырласын гына. Халык көйләрен дә онытмасыннар, күбрәк җырласыннар иде.

Сез классик җырчыларны санап үттегез. Эстрада да бар бит әле бездә.

Татар эстрадасына сәләтле яшьләр килә. Әлеге дә баягы тормыш үзе сайлап ала: кемдер сәхнәдә гомергә кала, кемдер башка эшкә күчә. Бу — табигый хәл. Бу — начар, теге яхшы җырчы дип алдан ук әйтү кирәкми.

Сәхнәне үзешчән җырчы, композиторлар басты дип әйтәбез. Аларны махсус югары уку йортында укыту кирәк дип саныйсызмы?

Белем алу беркайчан да талантка зыян салмый. Киресенчә, талант профессионалга әверелеп китсә, яхшыга. Халык көйләрен тыңлап, шул көйләр дәрәҗәсендә генә музыка язып яшәүчеләр бар. Аларны сүгәргә кирәкми. Аның теләге, мөмкинлеге, сәләте шул халык көйләре тирәсендә, ләкин халык көе дәрәҗәсендә халыкныкы булырлык җырлар иҗат итү җиңел түгел. Көй язу – җиңел эш түгел.

«Сүзләр тезмәсе» һәм «өч ноталы җырлар» массага тарала. Аларны радио-телевидениедән әйләндерәләр. Мондый күренешкә ничек карыйсыз?

Бу — табигый. 1945 елда консерватория ачылды, укытучыларның теләге һәм ярдәме белән Казанда музыка училищесы яши, музыка мәктәпләре ачыла. Элек бит Казанда бер мәктәп тә юк иде. Анда яшьләр музыканы кәгазьгә салырга өйрәнеп чыга, күп уйнап җырлыйлар. Җырлагач, яңа көй тудырасылары килә. Алар һәвәскәр башкаручылар һәм һәвәскәр композиторлар. Алар күп булачак, чөнки мәктәпләр бар.

Җыр язучыларны да, шигырь язучыларны да гаепләп булмый. Язсыннар. Табигать үзе сайлап ала. Ансыз мөмкин түгел, сәнгать һәрвакыт шулай төзелә.

Сыйфатлымы ул, сыйфатсызмы — җырны радио-телевидениедән әйләндерәләр…

Бу — ямьсез күренеш. Ротация белән уйнатып, редакторлар дөрес эшләми. Алар сайлап алып кына күрсәтергә тиеш. Ә халык үзе белә ул, билет җитми кала икән, димәк, ул әйбәт.

Хәзер исә җырларны бер редактор гына сайлый. Худсовет кирәк дип уйлыйм. Бер кеше — бер фикерле, күп кеше — күп фикерле, сайлау мөмкинлеге зуррак була.Элек кирәк-кирәкми дип әйткән сүз юк иде. Җыр эфирга халыкка чыгарырлыкмы? Шуны гына хәл итәләр иде. Эфирга бармый торганын алып куялар. Эфирга чыккан халыкка үзеннән-үзе юл яра, бернинди ротация дә кирәкми.

Әрсез авторлар, башкаручылар бар, редактор гына сайлаган җыр халыкка барып җитә, ә халык радионы, телевидениене сүгә. Ротацияне бетереп, ул акчаны Мәдәният министрлыгы түләсә, тәртип булачак.

«Көнчеләр төшеп кала»

Артистларның бер-берсенә дәгъва белдерүләрен интернеттан халык күзәтеп тора. Ә элекке вакытта, интернет булмаган чорда мондый хәлләр булдымы?

Бер-берең белән ярышу, көнләшү гомер-гомергә булган ул. Кемдер ярышып төшеп кала, ә кемдер алга китә. Анысы да табигый әйбер. Матур гына көнләшү бар, ямьсез көнләшү дә бар. Хәзер бит бөтен көнчелекләрен, усаллыкларын интернетка күчерәләр. Монысы — ямьсез күренеш. Башка җырчыдан көнләшәсең икән, син аны бел, ләкин сугышма. Җиңәсең килсә, көчлерәк, тәртиплерәк бул, матуррак җырла. Шул гына.

Сездән көнләшүчеләр булдымы?

Әлбәттә, булды. Әмма иң яхшысы — каршы дәшмәвең. Көнләшкән кешеләр тынычланалар. Һәрвакыт шулай. Үз эшеңне тагын да яхшырак итеп башкар. Көнчеләр төшеп кала. Хәзерге җырчыларга да күргән саен шулай әйтәм. «Ә син дәшмә, тагын да яхшырак җырла», — дим. Бүтән дәвасы юк аның.

Йөрәгенә якын кабул итүчеләр була. Киртәне ничек булдырырга?

Ихтыяр көченнән тора. Сикереп чыкмаска кирәк. «Син үзең фәлән, төгән», – дип кычкырып йөрмәскә.

Хәзерге эстраданы акчага корылган дип әйтәләр…

Шул акчага яшиләр бит. Аларның һөнәре шул. Шуңа күрә аларны бу — кыйбат, бу — очсыз артист дип гаепләп булмый.

«Үләсе килгән кеше яши алмый»

Мәсгут абый, Сезгә 89 яшь дип беләм…

Тиздән 90 тула, Аллаһ боерса.

Озын гомерле булуның берәр сере бармы?

Авыр сорау бу. Үләсе килгән кеше яши алмый. Бүтән сере юк. Ашау-эчү, хәрәкәт — һәркайсыбызда бар. Нинди эш булса да, эшне сайлап түгел, эшлисе килеп эшләргә кирәк. Теләгемә каршы мине директор итеп куйдылар, ләкин мин ул эшне яратып башкардым. Нинди эш эшләсәң дә, яратып эшлә. Тормыш дәвам итә, алга бара. Кыскача гына җаваплыйм: яшисе килеп яшәргә кирәк. 

Мәсгут Имашев 1930 елның 5 июлендә Пермь өлкәсе Барда районының Каенавыл авылында туган. Сабый чактан ук ятим калып, бабасы йортында тәрбияләнгән.

Үсә төшкәч, Иске Чат, аннан туган авылында авыл Советы секретаре, соңрак клуб һәм уку йорты мөдире булган. Аннан соң язмыш аны Пермь шәһәренә алып килгән. Ул, ФЗО мәктәбен тәмамлап, Мотовилиха хәрби заводында тимерче-штамповщик булып, аннан соң Пирем хәрби-механика техникумын тәмамлап, икенче бер заводта мастер булып эшләгән.

1950 еллар ахырында Казаннан килгән артистлар аның талантын, көчле, матур тавышын күреп, Казанга укырга килергә тәкъдим итәләр. 1958 елда ул Казан консерваториясенең хәзерлек бүлегенә укырга керә һәм аны 1963 елда җырчы белгечлеге буенча тәмамлап чыга.

Мәсгут Имашев — күп кырлы шәхес. Ул драма артисты да, композитор да, мөгаллим да. Ул үз вакытында ул Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, аннары театр, эстрада сәнгате өчен белгечләр хәзерләүче, театр композиторы булды.

Мәсгут Имашев – Әлмәт музыка училищесын оештыручы, аның беренче директоры булды.

Казанның П. И. Чайковский исемендәге музыка мәктәбе, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры директоры сыйфатында сәнгатькә хезмәт итә. Озак вакыт Казан театр училищесы белән җитәкчелек итә.

Халыкка Мәсгут Имашев композитор һәм җырчы буларак танылды. Аның «Саубуллашу вальсы», «Кыр казлары артыннан», «Туй күлмәге», «Туган ягым каеннары», «Кукмара» кебек музыка әсәрләре татар җыр сәнгатенең алтын фондына керә.

Зилә Мөбәрәкшина

intertat.tatar