Агымдагы елның 1 июленнән «Электр энергетикасы турында»гы законга кертелгән төзәтмәләр кулланучыларның вазифаларын тамырдан үзгәртәчәк.
Кулланылган электр энергиясе күләмен исәпкә алу приборы күрсәткечләрен даими рәвештә тапшырып торырга, вакыты җиткәч, үз хисабыбызга сатып алып куярга, шулай ук тикшерү срокларын күзәтеп торырга өйрәнгән халыкның мәшәкатьләре электр энергиясе белән тәэмин итүче оешмага тапшырыла, һәм бу яңалык барлык хуҗаларга да кагыла.
Хәер, шатланырга иртәрәктер әле. Бу гүзәл күренеш киләчәктә, ун – унбиш елдан соң гына булачак. Ә әлегә гамәлдән чыгып килүче электр счетчикларын интеллектуаль приборларга алыштыра башладылар гына әле. Заман таләпләренә туры китерелгән GSM-модем урнаштырылган счетчик күрсәткечләре автомат рәвештә тәэмин итү компаниясе бухгалтериясенә тапшырылып барачак. Шунысы да бар: кулланучы, үзенә ошаган тарифны сайлап алып, түләүләрен киметә ала, күрсәткечләр дистанцион рәвештә тапшырала, электр энергиясе параметрлары турында мәгълүмат күрсәтелә, ә алдагы елларның мәгълүматлары саклана.
Бик уңайлы, әйеме? Әмма бу уңайлыкларны, беренче чиратта, исәпләү приборы искергән йортларда яшәүчеләр тоя башлаячаклар. Күчү процессы унбиш елдан артык дәвам итәргә мөмкин. Нәкъ шушы вакыт эчендә губернаның барлык йортларында да электр энергиясен исәпкә алу буенча “акыллы” приборлар барлыкка киләчәк. Ә әлегә безгә мошенниклардан сакланырга кирәк. Әгәр иске электр счетчигын яңага алыштырырга килүчеләр нәрсә өчен дә булса түләргә кирәк дип әйтә икән, димәк, алар аферистлар. Игътибарлы булыгыз!
«Исәпләү приборларын алыштыру подряд оешмасы хезмәткәрләренә йөкләнгән. Иске исәпләү приборы кулланучыга тапшырылырга тиеш. Фатир хуҗасы имзалаган акт нигезендә, мәгълүматны яңа счетчик программасына «Самараэнерго» бүлеге хезмәткәрләре үзләре кертәчәкләр», – дип аңлата оешма хезмәткәрләре.
Әгәр кулланучы электр энергиясен исәпкә алу приборын урнаштыру, файдалануга тапшыру, шулай ук интеллектуаль исәпкә алу системасына тоташтыру өчен тәэмин итүче оешма вәкилләрен өенә яки фатирына ике тапкыр кертмәсә, аңа электр уты өчен 1,5 коэффициентына арттырылган норматив буенча түләргә туры киләчәк, дип искәртә Самара өлкәсенең энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Михаил Татаринцев.
Яңа счетчиклар куелачак адреслар исемлеген «Самараэнерго» сайтында табарга мөмкин.
«Самараэнерго» контакт-үзәге телефоны – 8-800-1000-763.
Венера ГАЛИМОВА әзерләде.
Бердэмлек