Домой Главные новости СЕЗ БУЛГАНГА ИЛЕБЕЗ КҮГЕ АЯЗ

СЕЗ БУЛГАНГА ИЛЕБЕЗ КҮГЕ АЯЗ

0
СЕЗ БУЛГАНГА ИЛЕБЕЗ КҮГЕ АЯЗ

Төрле чорларда әлеге бәйрәмнең атамасы үзгәрсә дә, асылы үзгәрешсез кала. 23 февраль, чын мәгънәсендә, бөтен халык бәйрәме. Һәр кеше илебез иминлеге һәм үсеше өчен Ватаны алдындагы изге бурычын үтәргә тиеш.

Шуңа да халкы һәм ил бөтенлеге өчен хезмәт иткән һәм итәчәк ир-егетләребезгә тиешле хөрмәтебезне һәм ихтирамыбызны бәйрәм көнне генә түгел, һәрвакыт күрсәтәбез.

Бала чагыннан хәрби погоннар тагарга хыялланган Самара егете Илфат Айрат улы Нәҗмиев белән шушы темаларга сөйләштек. Ул төзүче һәм укытучы гаиләсендә туып-үскән. Урта мәктәпне тәмамлагач, Тольятти дәүләт университеты каршындагы хәрби уку үзәгендә биш ел укып, офицер-артиллерист дипломы алып чыккан. Шул көнне үк аларны кайнар ноктага озатачаклары билгеле булган.

– Мин укырга кергәндә үк Украинада тыныч түгел иде. Шуңа күрә безне алда нәрсә көтәсен яхшы аңлый идек. Дөресен генә әйткәндә, артиллерист офиста утыручы кеше түгеллеге укырга кергәндә үк аңлашыла. Шулай да, хәрби операциядә катнашмас өчен укуларын соңгы курста ташлап китүчеләр дә булды, – дип башлады сүзен бик җитди кеше булып күренгән әңгәмәдәшем.

Укуы буенча курста иң яхшылар исемлегендә булганга, Илфатка хезмәт итәчәк хәрби частьне сайлап алу хокукы бирелә. Шулай итеп, 2022 елның августында егет Сахалин ярымутравындагы 39 гвардия полкы артиллеристлар дивизиясенә җибәрелә. Яшь офицер мобилизация буенча махсус хәрби операциягә чакырылган ирләрне сугышка керергә әзерли башлый.

Октябрьдә Илфат хезмәт иткән бригадада штурм отряды хасил була, якташыбызны артиллерия взводы командиры итеп билгелиләр. Ноябрь башында 22 яшьлек офицер Илфат Нәҗмиев җитәкчелегендәге взвод Донецк Халык Республикасына барып төшә һәм хәрби бурычларын үтәүгә керешә… Аларны Уссурийск шәһәреннән килгән 305 артиллерия бригадасы белән берләштерәләр.

– Хәрби хезмәт юлы башында ук яу кырында, экстремаль шартларда взвод командиры вазифасын үтәргә авыр түгелме?

– Юк. Минем взводта күбесенчә контракт буенча хезмәт итүче егетләр, Украинага инде икенче тапкыр килүләре. Әйе, алар миннән күпкә олырак. Ләкин мин алар белән беренче көннән үк уртак тел таба алдым, иңне-иңгә куеп, ярдәмләшеп хезмәт итә башладык. Беркайчан да үземне әллә ни зур командир итеп күрсәтергә тырышмыйм. Яу кырында без барыбыз да бертигез, һәрберебез үз алдына куелган бурычны үти. Шул ук вакытта безне Ватанны саклау максаты берләштерә. Анда башкача ярамый, – дип, уйлап кына сөйли Илфат. Күренеп тора, сугыш аны иртә олыгаерга мәҗбүр иткән.
Хәер, ул хәрби тормышка бала чагыннан әзерләнгән. Башта каратэ, соңрак кикбоксинг белән шөгыльләнгән, тренеры Марат Мингалиевның киңәшләре аны рухи яктан да, физик яктан да ныгыткан, зирәк ир-егет булып җитлегүгә китергән. Бәлки бу ватанпәрвәрлек әти-әни, әби-бабай тәрбиясе нәтиҗәседер?

– Отрядта башкортлар да, татарлар да, бурятлар да, руслар да бар. Без бер зур гаилә булып яшибез. Бурят егетләренең милли җанлы булулары, гореф-гадәтләрен, диннәрен хөрмәт итүләре мине шаккатырды. Яу кырындагы кырыс шартларга карамастан, без милли һәм дини бәйрәмнәрне билгеләп үтәргә тырышабыз, окопларда утырганда һәркем борын астыннан гына үз догасын укый. Менә шундый минутларда бердәмлек, дуслык хисләренең нәрсә икәненә төшенәсең.

Университетта укыганда командирыбыз еш кына: «Әле дә ярый хәрби операция Самара өлкәсеннән 2000 чакрым ераклыкта уза», – дип әйтә иде. Күп кайнар нокталар узган хәрбинең сүзләрен, сугыш дәһшәтен үз күзләрем белән күргәч, аңладым. Снарядларның маркасын сызгырып килгән тавышыннан билгели белүче 8 – 10 яшьлек сабыйларны күреп, йөрәк кысылып куя. Алар тыныч тормышның нәрсә икәнен, чәчәк бәйләмнәре күтәреп мәктәпкә баруны бәлки ишетеп кенә беләләрдер… Тыныч күк йөзе, исәнлек-саулык, гаилә бәхетеннән дә кадерлерәк нәрсә юк дөньяда. Кызганыч, бу кыйммәтләрне югалткач кына мөһимлеген аңлый башлыйбыз. Шуңа күрә һәрбер яңа туган көнгә, якыннарыгызның исән-имин һәм янәшәгездә булуына куанып, дөнья мәшәкатьләренә уфтанмыйча гына яшәргә өйрәнегез, – дип төгәлләде сүзен Илфат.

Якташыбызның сүзләре белән килешәбез һәм барлык ир-егетләребезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итеп, яу кырыннан исән-имин кайтуларын телибез!
Бүгенге бәхет мәңгегә
Кояштай балкып торсын,
Ил тынычлыгын саклаучы
Солдатлар исән булсын!


“Бердэмлек”

автор: Эльмира Сайфуллина

Әнәс Мингалиев фотосы