Сез иң гүзәл кеше икәнсез

0
48

26 – 28 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә, чираттагы Бөтенроссия татар журналистлары форумын уздырды. Аның турыда газетабызның үткән санында язып чыккан идек инде. Бу номерда сәяхәтебезнең тагын бер яхшы ягын күрсәтәсе килә. Эш шунда ки, Казанда уздырылучы форумнарга килгән саен делегатларны Татарстанның тарих, дин ягыннан, яисә күренекле кешеләре белән танылган авылларга алып баралар. Бу юлы журналистларны Кукмара районы белән таныштырырга алып киттеләр. Ләкин сәяхәтебез Кукмарага терәлеп торган Киров өлкәсенең Пенәгәр авылыннан башланды.

– Кукмара халкына мин бик рәхмәтлемен, – ди гомеренең 25 елын педагогикага багышлаган, бүгенге көндә район тарихын барлауга зур көч куйган Иске Пенәгәр авылы мәчетенең имамы Зыятдин Нәҗметдинов.

Берничә ел элек аңа “Кукмара районы алдындагы казанышлары өчен” медале тапшырылган, ә без барган көнне аның Бөтендөнья татар конгрессы уздырган “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” онлайн-конкурсында Гран-при бүләге алуы билгеле булды. Бу конкурс нәрсәсе белән ошый – анда хәрәмләшү булырга мөмкин түгел, чөнки укучылар үзләренең укытучылары турында язып җибәргән хатларны бөтен дөнья укый, үз бәясен һәркем бирә ала. Ә без, татар журналистлары, Зыятдин хәзрәт белән якыннан танышкач, шушы җиңү белән котлаган беренче кешеләр булуыбыз белән горурланып куйдык.

Зыятдин Мөхәррәм улы Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетының өченче курсында укыганда ук Кукмараның яңа ачылган 4нче мәктәбе китапханәчесе булып эшкә урнаша, китапханәче дә, татар теле һәм тарих укытучысы да булып эшли, “Фотога төшерү”, “Туган якны өйрәнү” түгәрәкләре оештырып җибәрә. Фотоаппараты кулыннан төшми – мәктәпнең бар тарихын, фотоотчетларын алып бара ул. Ә 2010 елда, укытучыларга ноутбуклар кайтарылгач, яңа технологияләр белән мавыгып китә. Шәхси архивында үз гаиләсе, мәктәп, авыл мәчете турында искиткеч күп фото- һәм видеоматериаллар туплана.

Тарихчы туган авылы тарихы белән генә кызыксынып калмый, 1989 елда Болгарда, Иске Казанда барган археологик эзләнүләрдә катнаша, аннары мәктәп укучыларын да ел саен археологик эзләнүләргә алып бара башлый. Шулай аларга хезмәт тәрбиясе бирелә, күңелләрендә рухи байлык туплана, дингә кереп китеп, беренче намазларын да шунда өйрәнәләр. Балаларны кыр тормышы җаваплылыкка өйрәтә, чөнки экспедицияләрдә барлык мәсьәләләрне дә үзләренә хәл итәргә туры килә.

2006 елда, Зыятдин Нәҗметдинов балалар белән чираттагы экспедициягә җыенып йөргән көннәрнең берсендә көчле җил чыгып, 1826 елда салынган мәчет манарасының ае ишелеп төшә, ә берничә көннән соң имамы Камил хәзрәт вафат була. Авылдашлары ике атна буе Зыятдинның экспедициядән кайтканын көтеп алалар һәм аны имам итеп сайлап куялар. Бу вакытта Зыятдин Нәҗметдинов дин белән инде шактый таныш: исем кушу, никах, Коръән уку кебек вазифаларны башкара алган, Кукмара мәдрәсәсе белән тыгыз элемтәдә торган шәхес булып җитешкән кеше. Дини гыйлем алганы булмаса да, Коръән укый ала, Казанда гарәпләр оештырган курсларда укып, белемен арттырып кайта…

– Кукмара тирәсендәге авыллар тарихы турында китаплар басылып чыга башлагач, минем дә күңелемә шундый уй килде. Тик безнең Пенәгәр авылы турында материал туплап булырмы, дигән шик бар иде. Шулай да 2018 елның көзендә авыл китапханәчесе Нурисә Баһавиева белән материаллар туплау эшенә керештек. Иң элек вакытлы матбугатта басылып чыккан мәкаләләрне тупладык, халыктан аудиоязмалар, фотоматериаллар җыйдык. Яшьләр, мәктәп укучылары аларны электрон формага китерергә булышты. Фәрит Вәлиев архив материаллары белән эшләргә өйрәтте. Авылның иске имля белән язылган метрика кәгазьләрен тәрҗемә итүче булмагач, бу эшкә үзем алындым. Эше күп булды, бәлки, аягымны сындырмаган булсам, әлегә кадәр китап чыкмаган да булыр иде. Ә йөри алмагач, китап өстендә эшләргә вакытым булды. Күп гаиләләрнең шәҗәрәләрен булдырдык. Шулай итеп, “Пенәгәрдә мең дә бер кичә” китабы өч томда басылып чыкты, – дип сөйли имам.

Шунысы игътибарга лаек: мәчеттә шактый зур китапханә тупланган, зур телевизор, озын өстәл бар. Кышкы кичләрдә биредә авылдашлар җыелып, татар кинолары карыйлар, фикер алышалар, китап укыйлар, киләчәктә бөтен авыл халкы белән башкарылачак эшләрне барлыйлар. 2014 елда төзекләндерелә башлаган мәчетне ничек эшләп бетердегез, дип сорасалар, Зыятдин Мөхәррәм улының күзләре кабынып китә сыман. Ул 1826 елда салынган мәчетнең һәр бүрәнәсен, матчаларын, баскычларын кадерләп саклап, яңартып-чистартып, ә эчке һәм тышкы ягыннан заманына туры килерлек итеп эшләттергән. Һәрбер тарихи бүрәнәне ачып, сөйләп күрсәтте – үзем шаһит. Шулай ук анда музей сыманрак шкаф та бар. Анда ремонт вакытында килеп чыккан борынгы кадаклар, 700 меңләп фотосурәт төшергән фотоаппарат, элек бикләнә торган, ә хәзер тәүлек әйләнәсендә ачык булган мәчетнең йозагы һәм тагын шундый, авылдашлары күңеленә ятышлы әйберләр саклана. Шул фотоаппарат төшергән фотосурәтләр арасыннан берсе күңелемә кереп калды. Күз алдыгызга китерегез: Гает бәйрәме. Юлларына асфальт та җәелмәгән мәчет урамының ике ягыннан, кара-каршы, тәкъбир әйтә-әйтә, картлар, ирләр һәм малайлар килә. Мәчет янына килеп җиткәч, куеннарыннан намазлыкларын тартып чыгаралар да, юеш юлга җәеп, намазга басалар…

– Ник соң сезнең авылда бу хәтле күп халык мәчет тирәсендә йөри, – дигән сорауга имамның җавабы бер: “Чөнки авылның һәр кешесе аны төзекләндерүдә, янкорма салу эшләрендә катнашты. 7-10 яшьтәге балалар кирпеч ташып тордылар, яшүсмерләр ком, су, цемент кушып, балчык изделәр, ирләр диварларын күтәрделәр”, – дип сөйләде имам.

Ә ахырда, ышанмаучылар өчен, видео да күрсәтте. Бергәләшеп мәчетне торгызу, китап язу, видео төшерү, борынгы фотосурәтләрне саклау, туплау, авылның тарихын барлап яшәү авыл халкын берләштерә икән. Биредә олылар гына түгел, яшь ир-хатыннар да, балалар да үзләрен иркен хис итәләр, киштәләрдәге китапларны йотлыгып укыйлар. Бу авылда иң күп китап укучылар яши, һәм моны алар никтер нәкъ мәчеттә эшлиләр.

Чынлап та, ике йөз ел элек ата-бабалары салган, әллә кайлардан килгән үзбәк-таҗиклар түгел, ә авылдашлар үз куллары белән яратып төзекләндергән мәчет бу халыкның туган йорты кебек. Алар үз мәчетләренә, үз авылларына хуҗа булып яшиләр, чөнки аларның авыл тарихын, шәҗәрәләрен, иманын барлап торучы, бернәрсәгә дә битараф булмаган әйдәп баручы имамнары бар.

…Зыятдин хәзрәт журналистларга видеоны күрсәтеп бетергәч, мәчет ашханәсендә беразга тынлык урнашты. Һәркем үз авылы мәчете турында уйланды бугай. Арабыздан берәү генә, аңына килеп һәм хисләнеп: “Зыятдин хәзрәт, Сез иң гүзәл кеше икәнсез!” – дип әйтеп салды…

Эльмира Шәвәлиева.

Казан – Иске Пенәгәр – Самара.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here