Домой Главные новости СЕЗНЕҢ ҮЛЕМЕГЕЗ ЮККА ТҮГЕЛ…

СЕЗНЕҢ ҮЛЕМЕГЕЗ ЮККА ТҮГЕЛ…

0
СЕЗНЕҢ ҮЛЕМЕГЕЗ ЮККА ТҮГЕЛ…

2024 елның 1 гыйнваренда Макеевка фаҗигасенә бер ел тула

2023 елны каршылау төне Россиянең йөзгә якын гаи­ләсенә яңа шатлыклар һәм яңа бәхетләр түгел, ә ачы кай­гы-хәсрәт алып килә: 1 гыйнварга каршы төндә Донецк янын­дагы Макеевка шәһәрендә бер төркем хәрбиләр дошман ра­кетасы һөҗүменә дучар ителә. Профессиональ-техник учи­лище бинасына 5 HIMARS снаряды төшә һәм яңа гына кайнар ноктага китерелгән 89 солдатның гомерен өзә… Алар арасында Самара өлкәсеннән чакырылган ир-егетләр дә бар иде.

Быел декабрь башында Самара активистлары фа­җига булган урында дин кар­­дәшләребез истәлегенә «В память павшим воинам 01.01.2023 года. Ваша гибель не напрасна. Мы помним вас и чтим в наших сердцах и молитвах. От мусульман Самарской области» дип язылган обелиск куйдылар.

1 гыйнварга каршы төн­дә һәлак булганнарның ис­тә­ле­ген мәңгеләштерү идеясен Самара шәһәр округының Киров районы депутатлар Советы депутаты Равил Рәифович Фазлетдинов күтәреп чыккан.
Равил Рәифович, махсус хәрби операция башланган­нан бирле, Донецк, Луганск Халык Республикаларында һәм Херсон өлкәсендә хезмәт итүче ир-егетләр өчен гуманитар ярдәм җыеп җи­бәрүне оештыра һәм йөкне билгеләнгән урынга кадәр һәрвакыт үзе озата бара, барлык посылкаларны үзе тапшыра, шул ук вакытта хәр­би­ләрнең проблемалары, аларга беренче чиратта нәрсә ки­рәклеге турында шәхсән бе­лешә.

– Чираттагы, ягъни бишенче гуманитар командировкага җыенганда, Макеевкада һәлак булган мөселман хәрбиләр истәлегенә обелиск кую идеясе туды. Бу хакта Самараның «Нур» мәдрәсәсе мөгаллиме Ринат хәзрәт Ногманов белән уртаклаштым. Ул да, Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ диния нәзарәте рәисе, мөф­ти Талип хәзрәт Яруллин да ниятемне хупладылар. Шуннан мин вайбердагы «Ихсан» төркеменә шу­шы тәкъдимемне яздым. Аллаһы ярдәме белән, бу игелекле эштә булышырга те­ләү­челәр табылып, тиз арада кирәкле сумма да җыелды. Таныш-белешләр аша белешеп, тимердән постамент ясат­тык. Ә менә граниттан җитештерелгән мемориаль ташка язу төшерүчене табуы кыенрак булды. Бу эшкә шушы фаҗигадә якын кешесен югалткан рус егете алынды һәм, бөтен эшен читкә этәреп, аны өч көндә башкарып чыкты. Әйтергә кирәк, постамент ясаган һәм мемориаль ташка язу төшергән егетләр бер тиен акча алмадылар. Бу изге эштә катнашкан һәр адәмгә Аллаһының рәхмәтләре яусын, – дип сөй­ли Равил Рәифович.

Шулай итеп, киң күңелле, миһербанлы кешеләрнең кү­мәк тырышлыгы нәти­җә­сендә якташларыбыз һәлак бул­ган урынга обелиск куела.
Равил әфәнде сүзләренчә, киләчәктә фаҗига булган урында кәстәнә (каштан) агач­ларыннан торган аллея ачар­га һәм кәшәнә (часовня) төзергә планлаштырыла икән.

– Бәлки, мөселман ир-егетләребез истәлегенә ку­ел­ган обелиск Яңа ел тө­нендә шәһит киткән башка дин кешеләре истәлеген дә читләп узмаска ярдәм итәр, – ди Равил.
Шушы баруында Равил Фаз­летдиновның командасы, ничәмә-ничә шәһәрдә булып, барлыгы 1000гә якын чакрым ара узып кайта. Бу юлы алар алгы сызыктагы сугышчыларны коткаручы медицина батальонына ике «Нива» автомобиле, медицина препаратлары, мобиль портатив җиһазлар, бинтлар, дизель генераторлары, тимер мичләр, Мариуполь шәһәрендәге балалар йортына коляскалар, җылы киемнәр, уку әс­бап­лары һәм башка кирәк-ярак­лар илткәннәр.

– Хәзерге вакытта якташларым махсус хәрби опе­ра­циядә катнашалар һәм, бөтен ил берләшкәндә, мин берничек тә читтә кала алмыйм. Без аларга хәлебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Самара шәһәренең Зубчаниновка бистәсендәге Мәдәният йортында төрле түгәрәкләр­дә шөгыльләнүче балалар хәр­биләргә изге теләкләр языл­ган хатлар әзерлиләр. Әм­ма иң мөһиме – әйтерсең лә без сугышчыларга туган йорт­ла­рының җылысын тапшырабыз… – дип аңлата Равил Фазлетдинов.

Эльмира Сәйфуллина

https://vk.com/club22598970