Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары «Шәммәт бүген елый инде…»: Роберт Миңнуллин ничек хәтердә калды?

«Шәммәт бүген елый инде…»: Роберт Миңнуллин ничек хәтердә калды?

0
«Шәммәт бүген елый инде…»: Роберт Миңнуллин ничек хәтердә калды?
25.02.2019 - Встреча Василя Шайхразиева с Талгатом Таджутдином и возложение цветов на мусульманском кладбище г.Уфа (фото Салават Камалетдинов)

Бүген Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат булган көн. Татарның сөекле шагыйрен халык ничек истә калдырган? «Татар-информ» хәбәрчесе Роберт Миңнуллин белән бәйле, татарның бәгыренә сеңеп калган кадерле хатирәләрен барлады.

Табигать җанланып, Җир йөзе йокыдан уянып килгәндә Роберт абый мәңгелеккә күзләрен йомды. Һәр сүзе, һәр шигыре йөрәккә үтеп, каты бәгырьләрне дә эретүче, юк кына нәрсәдән дә тылсым табучы, бала җанлы, халык күңелендә иң яраткан шагыйрьләрнең берсе булып, уелып, мәңге истә калыр олуг шәхесебез…

«Кызларга шаян итеп җавап бирүе истә»

Башкортстаннан Римма Гайнанова:

Хуш, Шагыйрь… Сөн буена быел сандугачкай

Кайтыр микән җылы яз килгәч?

Кайтыр да ул, кабат китәр кебек,

Моңдашының юклыгын белгәч.

80нче еллар башы. Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар-рус бүлегендә укып йөрим. Беренче курс. Атна саен дип әйтерлек әдәби кичәләр, язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашулар булып тора. Без аларның берсен дә калдырмый идек. Үзебез дә кыюсыз гына каләм тибрәткән бер чорда чын шагыйрьләрне күрү, аларның шигырьләрен тыңлау, аралашу — мәхәббәт дип янып йөргән унсигез-унтугыз яшьлек кызлар өчен зур бәхет. Ә инде ерак Казан каласыннан шагыйрьләр килә, алар арасында яшь, чибәр Роберт Миңнуллин да була дигәч, группабыз белән шунда ашыктык.

Аның оялыбрак кына шигырьләрен укуы, кызлар язып җибәргән сорауларга шаян итеп җавап бирүе әле дә истә. Шагыйрь бервакытта да әдәби аренадан төшеп тормады. Беркемнеке белән дә бутап булмый торган үзенчәлекле лирик һәм балалар өчен язган шигырьләре белән әдәбиятка кереп китте ул. Роберт абый тиз арада үзенең шигырьләренә язылган матур җырлар белән дә халык арасында танылу яулады. «Әнкәйнең догалары», «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан», «Әни кирәк», «Талбишек», «Әрем исе, әрем тәме», «Өянкеләр, тупыллар» һәм башка бик күп җырларын күз яшьләрсез тыңлап булмый.

Роберт абый, газета-журнал редакцияләрендә җаваплы вазыйфалар биләве өстенә, тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе дә булды. Ул һәрвакыт кешеләр арасында иде. Әдәби чараларда да, балалар белән очрашуларда да, танылган җырчыларның юбилей концертларында да Роберт абый мәртәбәле кунак иде. Һәркем аннан бер яңалык, бары аңа гына хас гади, ләкин үтемле сүз, шаянлык көтте һәм шагыйрь укучысының өметен аклый иде.

«Роберт абыйга экскурсия ясау имтихан кебек иде»

КФУның Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студенты Айгөл Баһавиева:

Мин Казан шәһәренең Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17нче гимназиясендә укыдым. Бервакыт Роберт абыйны кунакка чакырдылар, һәм мин аның алдында чыгыш ясарга тиеш идем. Роберт абыйның үзе өчен экскурсия ясау имтихан кебек иде: син гади генә шәхескә түгел, ә татар әдәбиятын, әдипләрнең иҗатын, аерым алганда Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлын сөйләргә тиеш. Бу — горурлык та, дулкынландыргыч та иде…

Гади кеше бар нечкәлекләрне дә белем бетермәскә мөмкин, ә Роберт Мөгаллимович, профессионал буларак, сине сөйләү ягыннан да, мәгълүматны җиткерү ягыннан да бәяли ала иде. Ул мине тыңлап кына калмады, сораулар да бирде. Аның татар әдәбиятын өстән-өстән генә түгел, ә эчке ягыннан да барлык фактларны белүе, укымышлы булуы сокландырды. Шундый шәхес алдында чыгыш ясау — зур тәҗрибә!

Экскурсия вакытында ул үзен бик гади тотты, кызыксынып тыңлады, экспонатлар турында сорашты һәм, уңышлар теләп, ахырдан тәкъдимнәр китабына сүзен язып калдырды.

Университетка кергәч, кайчандыр ул җырлаган, тәүге шигырьләрен укыган Татар халык хорына йөрү минем өчен бәхет иде…

Зилә Мөбәрәкшина

«Сәясәт бик үк чиста әйбер түгел, дигән иде»

«Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров:

Роберт абый безнең Аксубай халкы белән, шулай ук әтием белән дә бик дус иде. Ул заманында безнең округтан Дәүләт Советына депутат булып сайланды. Шәхсән үзем татар филологиясенә укырга килгәч таныштым. Өченче курста белем алганда аның янына Дәүләт Советына бардым. Аңа «Татарстан — Яңа гасыр» сәяси хәрәкәтенең яшьләр бүлегендә актив әгъзаларының берсе булуымны әйттем. Шулвакыт Роберт абый: «Энем, син сәясәткә бик катышырга тырышма инде, бик үк чиста әйбер түгел бит», — дигән иде. Дәүләт Советының блокнотын бүләк итте.

Хәсән Туфан иҗаты буенча диссертация якладым. Яклау процессына да, аннан соң кичке мәҗлескә дә Роберт абыйны чакырдым. Анда да ул килде, зурлап чыгыш ясады. Журналистика өлкәсенә кереп киткәч, даими аралаштык, «сәлам әйт» дип, һәрвакыт әтинең хәлен сорашып торды, хәбәрдар булды. Ике ел элек «Идел» журналында эшләгәндә интервью алырга бардык: «Ниһаять, син минем өйгә дә килдең», — дип җылы каршы алганы хәтердә.

«Ярата һәм яраттыра белгән тыйнак шәхес»

Галимә, шагыйрә Эльвира Сафина:

Үзе яшәгән чорның бөтен матурлыгын, ямен алып китте кебек… Юк, алай булмасын әле, киресенчә, үз гомерендә кешеләргә күпме яктылык, җылылык, матурлык, сафлык бүләк итеп яшәде дә… күпме тиңсез байлык — беркайчан да үлмәс-онытылмас сүзләрен — затлы иҗатын калдырды, якты нур, якты эз, якты моң калдырды диик.

Соңгы тапкыр Роберт абыйны «Әдәби марафон» тантанасында күрдем… Аңа якын барырлык түгел иде: укучылар сырып алган үзен… Барысы да фотога төшә, балакайларым… (истәлекле фоторәсемнәре калган бит, менә!). Янына бармадым, арыгандыр, борчымыйм, дидем. Әле бик күп очрашулар, сөйләшүләр булыр кебек иде…

Роберт абый аеруча популяр иде шул… Үзгә иде… Ярата һәм яраттыра белгән тыйнак шәхес иде.

Фәннәр академиясендә, институтыбызда үткәрелгән зур чараларны, халыкара конференцияләрне бер дә калдырмый иде Роберт абый. Үзенең төпле фикере, карашы, сүзе, гаме булыр иде. Хөрмәтле директорыбыз Ким Мөгаллимовичның абыйсы буларак та бик якын итә идек. Якыннарына сабырлык телим. Сагынырбыз…

«Аның канатлы фикерләрен язып куйган дәфтәрем китап киштәмдә саклана»

Журналист Рәфидә Галимҗанова:

Мин ул көнне бүгенгедәй, менә хәзергедәй яхшы хәтерлим.

2018 ел. Тәүге тапкыр үзлегемнән зур бәйгедә катнашуым. «Глаголица» конкурсы минем дөньяма танылган татар шагыйрьләре, язучыларны ачты. Алар белән якыннан таныштырып кына калмады, бергәләп иҗат та иттерде. Шуларның берсендә Роберт ага Миңнуллин да килде. «Жюри әгъзалары мондый зур шәхесләр булгач, мин төшеп калам инде», — дип уйландым шул чакта. Бигрәк тә минем әсәрне анализлый башлагач, үземне түбән күрдем, фикеремне әйтергә кыенсындым. Ә ул мыек астыннан гына елмаеп, киңәшләрен бирде, үзе турында сөйләде. Күзгә-күз карашып танышуыбыз, беренче автограф алуым шул көндә булгандыр.

Нәтиҗәләр ясау бәйрәмендә мин махсус күлмәктән килдем. Атна буе кофта, чалбардан йөргән Рәфидәне кызыл күлмәктән иптәшләре генә түгел, хәтта Роберт ага да сизеп алды. Бәллүр ябалакны алырга чыккач, кулымны кысып әйткән сүзе һаман колакта: «Син бүген бигрәк матур, Рәфидә. Танымадым да».

Эреп кенә түгел, коелып төштем. Ул, шаярып кына, ябалакны кулында уйнатты. Сәхнәдә чакта да күп-күп киңәшләрен әйтте. Кайтуга ук аның канатлы фикерләрен язып куйган дәфтәрем китап киштәмдә сакланса, Роберт аганың шигырьләре, әйткән сүзләре, ихлас елмаюы — барысы-барысы да күңелдән китмәс. Онытылмас. Тыныч йокла, татар шагыйре…

«Аның белән күптән түгел язышкан идек»

Җырчы Илшат Вәлиев:

Роберт абый Миңнуллин белән күптән түгел бер язышкан идек. Аның сүзләренә иҗат ителгән бер җыр җырлау — хыялларымның берсе иде. Тик беләм — чын җырлар да, чын шигырьләр дә заказга эшләнми шул. Йөзен күрмәсәм дә, язган хатында мыек астыннан гына олыларча ягымлы елмаеп язган кебек тоелды. Аның: «Ярар уйлашырбыз…» — дигәне. Якташларча якын итеп: «Үзеңнең кайда туып үскәнеңне беркайчан да онытма, Илшат», — дигәне. Аның белән яңа иҗат җимеше татып карарга насыйп булмады шул. Шулай да, аның элегрәк язылган шигырьләренә җан өреп, кабат искә алып җырланачагына ышанам. Тыныч йокла, Роберт абый.

«Студент тормышының барлык ачысын-төчесен татыган иде»

Инстаграм кулланучысы Тәнзилә Хафизова:

Апам Тәслия Сәетова белән бер чорда укып, тулай торакта бергә торып, студент тормышының барлык ачысын-төчесен бергә татыганнар иде. Апам 20 мартта вафат булды. Кичә, җидесен үткәргәч, Роберт абыйга хәбәр итәргәме-юкмы дип, уйланып яттым.

Бүген шушындый кайгылы хәбәр. Кояшлы, җанга җылы бирүче, акыллы, сабыр, гади шагыйребез! Авыр туфрагың җиңел булып, рухларың шат булсын. Амин.

«Синең ишеләр юк, Роберт абый»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов:

Нинди матур көнне ташлап киттең безне, Роберт абый! Ник алай иттең инде? Яз иртәсе, кояш, зәңгәр күк… Ә син киттең дә бардың…

Роберт абый Миңнуллин дип йөри идем мин аны. Балачактагы кебек. Үзенә дә шулай дип әйтә идем. Ничәмә-ничә буын аның шигырьләрендә тәрбияләнеп үскән. Аның җыр булмаган шигырьләре дә җыр булып тора иде. Аның шигырьләре үзенә бер төрле үрелеп бара иде. «Җәй дә, кыш та туннан ул, шундый булып туган ул. Тугач нишләсен инде? Шулай яшәсен инде». «Безнең якка да карана вирус. Юк, безнең якка карама, вирус». Ул чын халык шагыйре иде. Аның бернинди исеме булмаса да, ул халык шагыйре булачак иде. Ул теләсә кайда — урамда, театрда, кибеттә очратсаң да бертөрле мыек астыннан гына елмаеп, җан дусты кебек сөйләшеп китә. Сөйләшә дә, аннары сузып кына, «шулааай» дип куя. Клара апа да үзе шикелле үк ачык чырайлы һәм шат чын татар хатыны. Әллә нинди якын дустын күргән кебек сөйләшә. «Минем ишеләр була, синең ишеләр була», — дип язды ул. Юк шул. Синең ишеләр юк, Роберт абый. Юк һәм юк.

Өлкән буын киткәндә без «татарның асылы булган кешеләр китә» дип еш әйтәбез. Дөрес, һәркемнең китүе кызганыч, татарга күп өлеш керткән кешеләр китә. Әмма дөнья шулай яралган — кемдер китә, кемдер килә. Киткәннәр урынына яңа буын килә. Дөрес, беркем дә беркемне алыштыра алмый, һәм яңа талантларыбыз юк дип әйтеп булмый. Әмма мин хәзер уйлап карыйм — Роберт Миңнуллин кебек халыкчан шагыйрь бармы соң? Яше дә, карты да белгән, яратып укыган? Көн саен диярлек көнүзәк темага шигырь язып безне уяткан? Туры һәм читләтеп әйткән мәгънәдә уяткан?

Ул бит соңгы елларда бар темага да язды. Дәүләт биргән «халык шагыйре» исемле шагыйрьләр Мәскәү кушкан күрсәтмәләрне яклап тавыш биргәндә дә ул телне яклап ялкынлы шигырьләр язды, яшьләр куркып ятканда да Альберт Разинны яклап чыкты. Ашыгып-ашыгып язды ул аны, баннерын бергә ясаган идек… Яше дә дип әйтәм — аның Инстаграмында 45 мең укучы иде. Бик күпләрнең иртәсе аның шигырьләрен укып башлана иде. Ә бармы соң яшь буыннан шундый шагыйрь? Юк бит, юк… Роберт абый Миңнуллин безгә кунакка килгәч, татарның киләчәге турында шөбһәле фаразлар әйткән иде. Шулар искә төшә дә, тәннәр чемердәп китә…

Роберт абыйның миңа үпкәләгән чагы да булды. Ул Дәүләт Советында рәис урынбасары булган чак. Татарстан кануннарын Мәскәүгә яраклаштырып йөри. Мин «Эфир»да эшлим, комментарий кирәк. Дәүләт Советында беркемне дә таба алмыйм — барысы баш тарта. Бинага кердем, ул чакта астан шалтыратасы гына иде. Шалтыраттым Роберт абыйга. «Мин „Эфир”дан», — дим. Кер, ди. Җиңел генә ризалашты дип аптырап, кереп киттем оператор белән. Кергән идем, күзе шар булды Роберт абыйның. Ул мин „Эфир“дан дигәнне „Шыгырдан“ дип ишеткән икән, Чувашия татарлары килгән дип куанып керткән. Алдык инде комментарий. Ул теләмичә генә җавап бирде. Моның өчен аңа сүз булгандыр инде… Әмма без ул вакытта баррикадаларның төрле ягында — миңа комментарий кирәк, ә ул дәүләт хезмәтендә…

Аннары дуслаштык барыбер. Мин аның белән шигырьләре турында сөйләшә идем. Ничек язылган, ни өчен шундый чагыштыру. «Без биш бала үстек әнкәй белән»е, үзебез дә биш бала булганга, бигрәк тә якын булды. Ул да шуны гел искә ала иде. Ә минем иң яратканы — «Беләм, гомер буйларына миңа дога укырлар, әнкәй кебек өянкеләр, әткәй кебек тупыллар». Ник әнине өянке белән чагыштырасыз, дип сораганым бар. Ул аңлатып та бирде — әниләр өянке кебек басынкы, әни чәчләре кебек өянкеләр дә, ә тупыл ул мәгърур, яфраклары да шома, шәп инде!

Дәүләт Советы зур булса да, ике халык шагыйре башы бер казанга сыймый. Роберт абый Миңнуллин депутатлыктан китеп барды. Үзе өчен авыр булгандырмы, белмим, әмма, минемчә, бу аның һәм халык өчен зур казаныш булды. Аның икенче сулышы ачылды, ул яңа заманның чын халык шагыйре булып танылды. Тулы бер редакцияләр штатта кеше тотып, еллар буена да ирешә алмаган казанышка иреште — инстаграмда 45 мең укучы җыйды. «Инсташигырьләрен» китап итеп тә чыгарам дип әйтә иде әле. Өлгермәде…

Роберт абыйның 80 яшьлек юбилеен да күрербез дип өметләнә идем мин. Дөрес, 70 яшьлеге ошап бетмәде — сәхнәгә чыгып бер тапкыр шигырь дә укымады ул анда, сценарий шундый сәеррәк иде. Кичә үзенә дә ошамаган иде булса кирәк, антрактта шулайрак әйтте. 80 яшьлеген үзенә ошаганча, матур итеп каршыларга язсын дип уйлаган идем эчемнән. Әйтмәдем инде үзенә, әйбәт кичә дидем. Күңелен төшерәсем килмәде.

Җомга иртәсендә бу дөньядан китеп баруы аның татар милләтенә керткән бик зур өлеше өчен Аллаһның бер бүләге булгандыр, бәлки. Урыны җәннәт түрләрендә булсын! Бу дөньяда татарлар һәм башка халыклар укыган һәр шигыре дә аңа дога булып барсын иде. «Мәңге шулай йөрер иде кебек Роберт Миңнуллин», — дип язалар. Кемгә ничектер, Роберт абый да ташлап китәр инде безне бер дигән уй бик борчый иде. Әмма никтер әле генә түгел…

Татар теленә һөҗүм барган елда Илфак Шиһапов белән Хәния Фәрхи ташлап киткәч, авыр кичергән идек. Дөнья шушындый шомлы, шөбһәле, авыр чакларда әллә нинди оста сүзләр табып, томан арасыннан елмайган Кояш кебек Роберт абый Миңнуллин бар иде. Хәзер менә ул да юк… Шундый авыр вакытта ул китеп барды. Җырлары калды. Ул тәрбияләгән ничә буын татарлар калды. Ничекләр генә түзәрбез моңнарың түгелгәндә дип язган иде ул Хәния турында. Үзе турында итеп кабул итәм бу юлларны хәзер. Ничекләр генә түзәрбез, Роберт абый?

Роберт Миңнуллин истәлегенә багышлап язылган шигырьләр

Инстаграмда урнаштырылган постларга халык комментарийлар язып кына калмый, ә шигырьләр дә иҗат итеп, урнаштыра бара. Берничәсен тәкъдим итәбез.

***

«Әнкәм догалары»н язган

Олпаты идең Сөннең

Милләтең өчен борчылып,

Мөнбәргә бик еш мендең.

Күпме бөек эшең калды,

Күпме бөек шигырең…

Зыялы иде карашың,

Бөтен холык-фигылең.

Бүгенге бу вәзгыятькә

Түзмәдеме йөрәгең?

Синең белән телебез дә

Югалтты күк терәген…

Изге җомга көннәрендә

Калдырып китеп бардың.

Урының булсын оҗмахта,

Тынгылык тапсын җаның!

Гөлчәчәк Садретдинова.

***

Шәммәт бүген елый инде,

Шәммәт үкси бүген.

Кара болыт каплап алды

Бүген Илеш күген.

Илеш кенәме соң —

Елый бөтен татар.

Татарыма авыр бүген —

Килде яман хәбәр.

Югалтулар үтә авыр,

Югалтулар хәтәр.

Миңнуллинны сагынулар

Белмим, кайчан бетәр?

Бетмәс инде, озатырбыз

Елый-елый аны.

Тик югалмас, мәңге яшәр

Җирдә шагыйрь даны.

…Шәммәт бүген елый инде,

Елый бөтен татар.

Хәлләребез авыр бүген,

Хәлләребез хәтәр.

Гөлнара Гыйлемханова.

***

Җанөшеткеч хәбәр —

Җомга көнендә өзелгән

Роберт абыебыз сулышы.

Алдан сизгән кебек,

Хушлашырга хөрмәтләп,

Матурланды һава торышы.

Яхшы адәмнәрне

Аллаһ үзенә ала,

Сынауларны бикләп язмышта.

Ятим калдыра тик

Даһи кешеләрсез

«Гомер» дигән тормыш-орышта.

Адаш абый, синең

Күрешкән кул җылысы

Гомерлеккә калды учымда.

Халык өчен көрәшең,

Хак, туры сүзләрең

Мәңге яшәр милләт җаныңда.

Тыныч йокы сиңа,

Шагыйрь Роберт абый,

Урыннарың булсын оҗмахта!

Шигъриятнең күрке,

Татарларның йөзе —

Бар җырларың синең шул хакта.

Роберт Шәймарданов.

Зилә Мөбәрәкшина

intertat.tatar