Похвистнево районы, Яңа Мансур авылы Шәмсегаләм Мирсәй кызы Усмановага – 90 яшь!
Кадерле, газиз, сөекле әнкәебез, әбиебез!
Без сине бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз. Иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китерсеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар.
Туган көнең котлы булсын,
Сөекле, кадерлебез.
Иң яраткан, якын күргән
Син безнең әнкәебез.
Иссен жилләр, узсын еллар,
Картаймасын тик йөрәк.
Озын-озак яшә әле –
Бездән сиңа шул теләк.
Изге теләкләр белән улың Азат, киленең Дания, оныкларың Алсу, Илдар, Айсылу гаиләләре белән.
Бердэмлек