Спорт сөюче табиб

0
Спорт сөюче табиб

20 май – Бөтендөнья травматологлар көне уңаеннан газета укучыларыбызны Похвистнево районының танылган табибы Хөснулла САПУКОВ белән таныштырабыз.

Бала чагыбызда кем генә булып эшләргә хыял­лан­мый­быз! Кызлар – укытучы, тәр­бияче, чәчтараш, балалар табибы, ә малайлар – очучы, диңгезче, янгын сүндерүче, по­лиция хезмәткәре кебек про­фессияләрне сайлыйлар. Тик зур тормышка аяк басканда яшьләрнең күбесе дөнья база­рында кирәк булган, шул ук вакытта дәрәҗәле һәм ке­рем­ле һөнәрләргә өстенлек би­рә­ләр. Ә менә Похвистнево районы Үзәк хастаханәсенең трав­ма­толо­гия бүлеге мөдире Хөс­нулла Сапуков балачак хыялына тугры калучылар сафында.

– Мин Похвистнево рай­онының Мәчәләй авылында, күпбалалы гаиләдә туып-үстем. Әле 4нче сыйныфта укыганда ук “Булачак һөнәрем” темасына язган иншада табиб булырга телим, дип белдергән идем. Гади авыл малае өчен бу бик кыю хыял булгандыр. Аллаһыга шөкер, ул тормышка ашты, – дип елмая Хөснулла Хәсән улы.

Аның хезмәт кенәгәсендә эшкә алу турында бары тик бер генә язу. Куйбышев медицина институтын тәмамлаганнан соң юллама буенча Похвистнево районының Үзәк хастаханәсенә килеп урнашкан яшь белгеч бөтенләйгә шунда кала һәм 40 ел хезмәт дәверендә бүлек мөдире дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Бу дәрәҗә табибка җиңел генә бирелми. Көн дип тормый, төн дип тормый, авыруларның сә­ламәтлеген һәм гомерен саклап калырга тырыша.

– Бәла-казага эләгеп, җәрә­хәтләнгән кешеләргә трав­матологка мөрәҗәгать итәр­гә туры килә. Табиб тән җәрәхәтләрен дәвалау белән генә чикләнергә тиеш түгел, ул беренче чиратта рухи сызланулардан да арынырга ярдәм итә. Ә авыру кешегә теләктәшлек күрсәтү өчен рухи көч-куәт таләп ителә. Мин бу һөнәрне сайлавыма бер дә үкенмим. Кайчакта “өметсез” дип санаган авы­руларның хас­та­ханәдән үз аякларында чыгып китүен күрү табиб өчен профессиональ горурлык, авыруның киләчәк тормышы өчен канәгатьлек хисе бирә, – дип сөйли югары категорияле травматолог Хөс­нулла Са­пуков.  

Пациентлар арасында төр­ле кешеләр бар. Берәүләр дәвалаучы табиб киңәшләрен тыңласалар, икенчеләре, ин­тернеттан мәгълүмат туп­лап, белгечләрне өйрәтә башлыйлар. Соңгылары белән дә Хөснулла Хәсән улы уртак тел таба белә, игътибар белән тыңлый да ипләп кенә авыруның асылын үзенчә аңлатып бирә. Ә милләттәшләре белән ул ана телендә сөйләшә. Бу психологик яктан кешеләргә ярдәм итә, табибка карата ышаныч уята, дип саный белгеч.

Хәер, Хөснулла әфәнде бе­лән аралашуның беренче минутында ук авыруларның бөтен курку-шикләнүләре юк­ка чыгадыр. Аның йөзендә һәрвакыт елмаю балкый, теләк­тәшлек тулы карашы: “Бор­чылмагыз! Бар да әйбәт  бу­лыр”, – дип тора төсле. Аңа ышан­­мый мөмкин дә түгел. Юкка гына: “Яхшы табиб җылы сүз бе­лән дә дәвалый”, – дип әйт­миләр бит.

Үз һөнәренең остасы була­рак, даны Похвистнево райо­нын узып таралган табиб өлкә хөкүмәте, район җитәкчелеге тарафыннан күптөрле бүләкләр белән бүләкләнгән. Шуларның иң кадерлесе – Сәламәтлек саклау министрының Мактау грамотасы. “Похвистнево Үзәк хастаханәсендә бөтен та­библар да мактауга лаек. Тәҗ­рибәле белгечләребез белән дә, заманча медицина җи­һаз­ларыбыз белән дә го­рурлана алабыз. Шундый катлаулы операцияләр ясарга, кеше­ләрне аякка бастырырга ярдәм иткән командама мин бик рәхмәтле”, – дип сөйли травматология бүлеге мөдире.

Аның тормыш иптәше Гөл­сирә Гани кызы да табиб, баш табиб урынбасары вази­фаларын башкара. Өч кыз­ларының берсе – төп­чекләре Лилия, әти-әнисе эзен­нән китеп, Самараның медицина универ­ситетын тәмамлаган, бүген стоматолог булып эшли. Өлкән кызлары Гөлия – профессиональ музыкант, сән­гать мәктәбендә укыта. Ә Дилә зур фитнес-үзәктә тренер булып эшли.

Похвистневода Сапуков­ларны актив тормыш алып баручы, спорт сөюче гаилә буларак беләләр. Хөснулла әфәнде фикеренчә, табиб рухи яктан гына түгел, физик яктан да сәламәт, камил булырга тиеш. Менә 50 ел инде ул профессиональ дәрәҗәдә чаң­гы спорты белән шөгыльлә­нә, өлкәнең спорт ветераны бу­лып санала. Быел Хөснулла Хәсән улы Мәчәләйдә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, чаңгы ярышлары уздырган. Җәен дә тик тормый, су керә, йөгерә, велосипедта йөри.

Хөснулла әфәнде бард жанрындагы җырларга өстен­лек бирә, үзе дә җырлый, гитара­да уйный. Моннан тыш, ав­тор җыры традицияләрен сак­лауга һәм торгызуга багыш­лан­ган “Ятманский листопад” фес­тиваленең оештыручысы да бу­лып тора. Менә шундый күпкырлы кеше ул Хөснулла Сапуков.

– Мин үземне спортчы табиб дип атыйм. Спортка да, яраткан һөнәремә дә тигез карыйм. Алар, бер-берсен тулы­ландырып, алга барырга ярдәм итәләр.

Аллаһының рәхмәте бе­лән, шәхси тормышымнан да канәгатьмен. Гөлсирә – гомер юлымда да, хезмәтемдә дә тугры иптәшем. Бөтен эшне киңәшеп башкарабыз. Кызларыбыз берсеннән-берсе матур һәм акыллы биш онык бүләк итеп, тормышыбызны тагын да ямьләндерделәр, – дип горурланып сөйли ул гаиләсе турында.

Бөтендөнья травматологлар көне уңаеннан Хөснулла Хәсән улын һәм аның хезмәттәшлә­рен чын күңелдән һөнәри бәй­рәмнәре белән котлап, нык­лы сәламәтлек, медицина прак­тика­сында уңышлар, гаилә бәхе­те һәм уңай эмоцияләр тели­без.

Алия Арсланова.

Бердэмлек