Домой Жизнь татар Татары в России и в мире “Шәп блогер” проекты хыялларны чынга ашыра. Бәлки, туган телеңне популярлаштыра торган идеяң бардыр?

“Шәп блогер” проекты хыялларны чынга ашыра. Бәлки, туган телеңне популярлаштыра торган идеяң бардыр?

0
“Шәп блогер” проекты хыялларны чынга ашыра. Бәлки, туган телеңне популярлаштыра торган идеяң бардыр?

Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган “Шәп блогер” проекты гаризалар кабул итүен дәвам итә. Блогерлык өлкәсе белән кызыксынган яшьләр 3 ай эчендә медиа мәктәбендә белем алачак. Укучылар белән Татарстанның танылган блогерлары эшләячәк. 

Медиа мәктәпнең төп максаты – яшьләрнең иҗади үсеше өчен шартлар формалаштыру, шулай ук Татарстан Республикасында төрле милләт блогерлыгын популярлаштыру. “Шәп блогер” проектының бурычлары киләсе: блог алып барырга теләк белдергән яшүсмерләрне, яшьләрне эзләп табу; яшьләр өчен файдалы булган мәгълүматны аудиториягә җиткерү; Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен заманча ысуллар кулланып, саклап калу.

— Проектның 5 кураторы бар. Алар – блогерлар. Безнең өчен иң мөһиме – үз мәдәниятен, телен үстерүче блогер булырга теләк белдерү. Шуңа күрә аларның бишесе дә төрле милләттән: чуаш, көрәшен, мари, рус, татар, – дип сөйләде “Ялкын” журналының баш мөхәррире урынбасары Рәмзия Галимова.
Дәресләргә төрле федераль дәрәҗәдәге спикерлар чакырылачак. Шулай ук яшь блогерларны видео монтажлау, камера алдында үзеңне тота белү, этикет һәм нәфис сүз осталыгы серләренә төшендерәчәкләр.

“Шәп блогер” медиа мәктәбе ике форматта узачак. Берсе – онлайн формат, икенчесе – күзгә-күз күрешеп белем бирү. Күп яшьләр ерак шәһәрләрдә, районнарда яшәгәч, интернет аша да укыту оештырылган. 

— Бүгенге көндә без Казанның төрле мәктәпләрендә булдык. Мамадышка барып кайттык. Аннан соң Арчаның педагогик көллиятенә, Балтачка һәм Түбән Камага да сәяхәт кылдык. Алга таба Чаллыга, Актанышка барырга планлаштырабыз, – диде “Ялкын” журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин. 

 Хәзерге вакытта барлыгы 200дән артык гариза кабул ителгән. Шул саннан 100 онлайн формат аркылы тапшырылган. “Шәп блогер” проекты гаризаларны 14 майга кадәр кабул итәчәк. Аннан соң инде төп катнашучыларны, укучыларны билгеләгәч, 3 айлык уку башлана. Ул 20 майдан 20 августка кадәр дәвам итәчәк.

Медиамәктәпкә кушыл!

Әгәр сиңа 14-25 яшь һәм син:
— блогер булырга хыялланасың,
— Татарстанның иң шәп блогерларының уңыш серен белергә телисең;
— үз блогыңны ясап, туган тел һәм мәдәниятеңне популярлаштырасың килә икән

Димәк, тизрәк гариза тутыр!