Домой Главные новости ШӘҖӘРӘ – ТӘРБИЯНЕҢ АСЫЛ ТАШЫ

ШӘҖӘРӘ – ТӘРБИЯНЕҢ АСЫЛ ТАШЫ

0
ШӘҖӘРӘ – ТӘРБИЯНЕҢ АСЫЛ ТАШЫ


Тарихи мәчеттә “Самарбикә” татар хатын-кызлары оеш­масының чираттагы утырышы узды. Ул гаилә шәҗә­рәләрен төзүгә багышланган иде.“Самарбикә” хатын-кыз­лар берләшмәсе максат­ла­ры­­ның берсе – татар хал­кы­ның мәдәни һәм тарихи традицияләрен саклау. Гаи­лә шәҗәрәсен төзи белү дә гореф-гадәтләребезне сак­лау­ның мөһим бер өлеше булып тора.Тарихи мәчет имамы На­ил хәзрәт Биктаев та кереш сүзендә бу эшнең мөһимлеген билгеләп үтте, чөнки ул үз тәҗрибәсеннән белә: яшьләр генә түгел, вафат булган туганнары хөрмәтенә до­га укырга килгән абзыйлар ба­ба­ла­рының исемен бел­сәләр дә, бабаларының атасын атый алмыйлар.

Кешеләр тамырларын белмиләр, шунысы кызганыч. Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк, дип юкка гына әйтмәгәннәр борынгылар. Шу­ны истә тотарга кирәк.Наил хәзрәт семинарда катнашучыларга уңыш­лар теләгәннән соң җитди эш башланды. Чарага килү­че­ләр­нең кайберләрен бил­ге­ләп үтү мөһим, дип саныйм. Мәсәлән, Венера Новохацкая укучы балалары белән үз гаиләсе шәҗәрәсен төзү тәҗ­рибәсе белән уртаклашты. Ул Мәчәләй авылыннан чыккан Мамышевлар, Канюкаевлар, өлешчә Булатовлар, Иваевлар, Сөләймановлар һәм башка авылдашларының шә­җә­рәләре схемаларын мисал итеп китерде. Эзләнү барышында музейларга, архивларга хатлар язуы, кешеләр белән сөйләшүе турында сөй­ләде. Аның «Яктылык» мәктәбе укучылары булган улы белән кызы да әниләре бе­лән бергә гаилә шәҗәрәсе төзү өстендә эшләгәннәр. Алар шулай ук Подбельск ГЭСын төзү тарихын да торгызганнар: ул сугыштан соң төзелгән һәм, 20 елдан артык Кече Кинель елгасында эшләп, авылны электр уты белән тәэмин итеп торган.

Шулай итеп, балалар, мәктәп укы­тучылары һәм ата-ана яр­дәме белән, үз гаи­ләләренә, ил тарихына һәм мә­дәниятенә тартылып, кү­ңелләрендә кече һәм олы Ватаныбызга карата мә­хәб­бәт тәрбияләү үрнәген күр­сәттеләр. Бу һәртөрле мактауга лаек. Семинарда шулай ук үз гаиләсе шәҗәрәсен җыючы Наилә Майер да бар иде. Ул архивлардан туганнары яшәгән авылларда язылып барган “Ревизские сказки”ны өйрәнү юлы белән киткән. Шулай ук хәрби әсирләр, сугышта катнашучылар тупланган сайтлардан да файдаланган. Нәселендәге туганнары турындагы мәгълүматларны кертү өчен “Древо жизни” дип аталган мобиль кушымтадан кулланган. Ул аны барыбызга да тәкъдим итте, эшләве бик уңай икән.Рамилә Утаева да нәсел шәҗәрәсе төзү белән күптән шөгыльләнә. Ул үз эшендә “Телеграм” кебек күпсанлы каналлардан файдалана. Алар­дан да байтак мәгълүмат тупларга була, дип белдерде.

“Ревизские сказки” күп очракта гарәп графикасында язылган булганлыктан, ул хәтта гарәп графикасын да өйрәнгән. Иске имлә каналы бар икән. Шуннан гарәп һәм иске татар теленнән тәрҗе­мә итү буенча ярдәм алырга мөмкин. Яндекс карталарда да борынгы карталар, Беренче бө­тендөнья сугышы турында аерым сайт бар, аннан да мәгълүмат табарга була.Шулай итеп, семинар тәҗ­рибә уртаклашу һәм баету ча­расы булды. Бигрәк тә үз шәҗәрәләрен җыя башлаган катнашучылар күп яңа­лык белделәр һәм мотивация алдылар.

Мондый файдалы очрашулар ешрак узарга тиеш, бу эштә берүзең генә булмавың, һәркемнең дә кыенлыклары булуын аңлыйсың, хата­ла­рыңны күрәсең. Әлеге чараларда син үз тәҗ­ри­бәң белән дә уртаклаша аласың һәм сорауларыңа җа­вап бирерлек кешеләр бе­лән танышасың.


“Самарбикә” оешмасы Тарихи мәчеткә – безнең чараларны оештыруда ярдәм итүе өчен, Тәслимә ханым Мостафина кебек актив ха­тын-кызларга белемнәре, кы­зыклы мәгъ­лүмат һәм тәҗ­рибәләре бе­лән уртак­ла­шуы өчен, ки­­ңәшләр сорау­чыларга, го­му­мән, чарага килүчеләргә их­лас рәхмәт­ләрен бел­дерә. Без һәркемгә дә яр­дәм итәргә һәм сорау­ла­ры­на җавап бирергә әзер­без. Тәкъдимнәрегезне kanissar@mail.ru электрон адресына яки 8-927-725-74-72 телефон номеры буенча юллый аласыз.

автор: Зөлфия Таштабанова

Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”