Шаһимәрдән углы Мөхәмәтнур Шириязданов

0
143

Минем борынгы бабам Шаһимәрдән углы Мөхәмәтнур Шириязданов !

Сез үз гомерегезне дә кызганмыйча, якты киләчәгебез, илебез азатлыгы  өчен көрәшеп, тынычлык яулагансыз. Бәхетле тормышта яшәгән өчен без сезгә чиксез рәхмәтлебез! Сезнең яу кырларында күрсәткән һәм тылдагы батырлыкларыгыз мәңге онытылмас!

Минем борынгы бабам өч сугышта катнашкан: Японнар белән Холхин-Голда (1939), Фин сугышында (1939-1940)  һәм Бөек Ватан Сугышында (1941-1945)

Бөек Ватан Сугышында ул Балтика диңгезе буендагы илләрне фашистлардан  азат итүдә һәм Ленинград блокадасын өзү өчен барган сугышларда катнашкан. Өч тапкыр каты яраланган.

Ул сугышта разведчик һәм өлкән лейтенант булып катнашкан. Разведкадагы кул сугышында фашист кинжалыннан яраланса да, җиңүгә ирешеп, хәрби операция уңышлы үткән өчен аңа “Батырлык өчен” медале бирелгән.  Күрсәткән батырлыклары өчен ул беренче дәрәҗә Бөек Ватан Сугышы ордены белән бүләкләнгән.  

Беренче һәм икенче дәрәҗә “Бөек Ватан сугышы орденнары – алар рәсми рәвештә сугыш барышында, 1942 елның 20 май көнендә расланганнар. Ул Кызыл Армия сугышчыларына һәм командирларына, Хәрби Флот диңгезчеләренә, партизан отрядларындагы сугышчыларга һәм хәрби операцияләр үткәрүдә катнашкан совет гаскәрләренә, аларның кыюлык һәм тиңдәшсез батырлык күрсәткәннәре өчен бирелгән

“Батырлык өчен” медале СССР Югары Советы Президиумы карары буенча 1938 елда расланган. Ул илебезне саклауда күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Армия сугышчыларына, Хәрби диңгез һәм Хәрби Һава көчләренә, чик буе гаскәрләренә бирелгән.

Минем борынгы бабам Шаһимәрдән углы Мөхәмәтнур Шириязданов югары белемле педагог. Аның эш стажы – 40 ел. Ул үз гомеренә мәктәптә физкультура укытучысы булып эшләгән. Аның укучылары район ярышларында гел призлы урыннар алып, күп тапкыр җиңүчеләр булып танылганнар.

Ул күп санлы югары разрядлы спортсменнар һәм дүрт спорт мастеры тәрбияләгән. Шул исәптә атказанган спорт мастеры, атказанган тренер, күп тапкырлар Татарстан һәм Россия чемпионы булган Салават Юсупов та бар.

Хәзер һәр елда бабам хөрмәтенә чаңгы ярышлары үткәрелә. Анда төрле җирләрдән килгән спортчылар да катнашалар.

Минем әбием Гайзулла кызы Камәр Нигматуллина Бөек Ватан сугышы ветераны. Аңа быел 100 яшь тулды. Ул да үз гомеренә мәктәптә  укытучы булып эшләгән. Сугыш алдындагы авыр елларда ул үзенең туган авылына иң беренчеләрдән булып, укытучы дипломы алып кайткан.

Сугыш елларында алар көндез мәктәптә укытсалар, төннәрен колхозда эшләп, бар куәткә Бөек җиңүне якынайтырга тырышканнар.

Ул мәктәптә, колхоз производствосында һәм халык арасында агитация-пропаганда эшләре алып баруда, фронт өчен җылы әйберләр һәм акча җыюда актив катнашкан өчен “За победу над Германией” һәм “За доблестный труд в годы Великой Отечественной войны” медальләре белән бүләкләнгән.

Куйбышев өлкәсендәге халыктан җыелган акча исәбенә “Куйбышевский колхозник” исемле танк колоннасы төзелгән. Моны булдырган өчен аларга баш командующий И.В. Сталин исеменнән мактау хаты бирелгән.

Минем әбием һәм бабам берничә буын дәвамында үз укучыларына белем биреп, аларда халкыбызга хөрмәт һәм илебезгә карата патриотизм тәрбияләгәннәр. Моның өчен меңнәрчә укучылары һәм аларның ата-аналары һәрвакытта үзләрен олылап телгә алалар.

Патриотизм – ул кешенең үз илен яратуга, аңа тугрылыклы булуга һәм авыр вакытта аның азатлыгын саклуга әзер булуга бәйләнгән. Минем әбием, бабам һәм алар яшәгән буын кешеләре – чын патриотлар булганнар. Алар фронтларда  үзләрен аямыйча ил азатлыгы өчен көрәшкәннәр һәм тылда да батыр хезмәт үрнәкләре күрсәткәннәр.

Мин алар белән горурланам һәм үзем дә киләчәктә алар истәлегенә лаек буып яшәрмен дип ышанам.

Шириязданова Диляра,4Б школа Яктылык

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here