Домой Главные новости Шагыйрә Йолдыз Шәрәпова балалар үстерүче әниләргә шигырьләр язарга киңәш итә

Шагыйрә Йолдыз Шәрәпова балалар үстерүче әниләргә шигырьләр язарга киңәш итә

0
Шагыйрә Йолдыз Шәрәпова балалар үстерүче әниләргә шигырьләр язарга киңәш итә
Гадел Әхмәтҗанов

Шагыйрә фикеренчә, бүгенге көндә балалар өчен язучылар җитми.

Автор: Гадел Әхмәтҗанов

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова бүгенге көндә балалар өчен язучылар җитми дип саный.

«Кызганыч, балалар өчен язучылар аз. Бу бик абруйлы эш түгел дип саныйлардыр. Балалар өчен шигырь язып акча эшләп буламы? Аның китабын чыгарып акча эшләп буламы? Роман язсаң, гонорарын да өеп бирәләр… Шуңа күрә балалар язучылары аз», — диде ул «Интертат»ка.

Йолдыз Шәрәпова балалар тәрбияләүче әниләргә шигырьләр язарга тәкъдим итте.

«Бүгенге көндә балалар үстерүче әниләргә балалар өчен язарга киңәш итәр идем. Шулай балаларыңны да тәрбиялисең. Минем шикелле. Мин балалар тәрбияләү өчен язарга тотындым бит. Бер генә бала да алай ит, болай ит дигәнне яратмый. Ә шуны шигырьгә төреп бирсәң, сизми дә кала ул аны. Шулай иткәндә, әниләр бер атуда ике куянны тота ала», — диде язучы.