Домой Жизнь татар «ШАЯН ТВ» «Балачак җыры» бәйгесендә җиңү яулаган җырларга КЛИПлар тәкъдим итте

«ШАЯН ТВ» «Балачак җыры» бәйгесендә җиңү яулаган җырларга КЛИПлар тәкъдим итте

0
«ШАЯН ТВ» «Балачак җыры» бәйгесендә җиңү яулаган җырларга КЛИПлар тәкъдим итте

Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән «ШАЯН ТВ» балалар каналы «Балачак җыры» бәйгесендә җиңү яулаган җырларны тәкъдим итә. Бу җырларның тексты һәм ноталары «Көмеш кыңгырау» газетасы, «Сабантуй» журналында урын алды.

Бүгенге көндә әлеге җырларны балалар да яратып башкара! «Сәйлән» фестивале моңа ачык дәлил.

Клипларда җиңгән җырларны “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры, Малайлар капелласы хоры белән берлектә «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре башкарды. Алар арасында: Амелия Феофанова, Шамил Саврилов, Миләүшә Закирова, Инсаф Ганибаев, Ислам Минһаҗев һәм Әминә Мортазина.

Бүген сезнең игътибарга «Бер генә» җырына төшерелгән клипның премьерасын тәкъдим итәбез.

Лилия Таһирова көе, Гөлүсә Батталова сүзләре. Башкаралар: Миләүшә Закирова һәм Инсаф Ганибаев.  

matbugat