Домой Главные новости В области Шигъри юлларым дога булып барсын…

Шигъри юлларым дога булып барсын…

1
Шигъри юлларым дога булып барсын…

Буген Алия Арсланованың бакыйлыкка күчүенә 40 көн булды. Әлеге шигъри юлларым аның рухына дога булып ирешсә иде.

«Язмышларым шундый булгандыр…»

Ничек кенә түзим икән инде,
Сагынам бит, балам, үзеңне.
Кочагыма алып, тутырып карар идем
Матур нурлы якты йөзеңне.

Яшәргә син тиеш идең, балам,
Нигә булды мондый язмышлар?
Дөнья күрдең җылы язларда син,
Алып китте кышкы салкыннар.

Алларымда синең рәсемнәрең,
Һич кенә дә карап туялмыйм.
Сизгән кебек алгы тормышыңны,
Бик сагышлы синең күзләрең.

«Мин китмәдем… Сезнен белән бергә,
Яныгызда йөрим, — диясең. –
Балаларым, туганнарым, сезне
Сагынам бит, килә күрәсем.

Бураннарда яуган карлар бит мин,
Көзләрендә искән җилләр дә.
Җылы яңгыр булып язларында
Тәрәзәгә килеп кагам мин.

Ә җәйләрдә чәчкә булып,
Яшел аланнарда үсәрмен.
Ләкин гомерләрен кыскартып,
Өзмәгез  сез аларны, диямен.

Ходай биргән гомерләрем кыска булган,
Язмышларым шулай булгандыр.
Сабырлыклар бирсен Аллаһы сезгә,
Күрәчәгем шушы булгандыр».

Кер син, балам, минем төшләремә

Зинһар өчен, кер син төшләремә,
Бигрәк сагынам бит үзеңне.
Якты дөньялардан ашыктың син,
Төннәреңне миңа бир инде.

Ашыкмадың… Ялгышам мин.
Яман чирләр алып киттеләр.
Аңыңа килеп, күзләреңне ачкан чакта,
Алар: «Яшисем бит килә», — диделәр.

Зинһар өчен, кер син төшләремә,
Минем хәлне аңла, балам, син.
Хәзер бары сине сагынып көтеп,
Төшләремдә генә яшим мин.

Ә төннәрен карыйм да мин күккә,
Якты йолдыз яна анда… Синдер ул.
Өметләнеп күзләремне йомам,
Зинһар, төшләремә кер син, дип.

Әнисе Зөлфия Шамил кызы ШИҺАПОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

1 КОММЕНТАРИЙ

  1. Балакайлар белән хушлашудан, Авыррак җирдә берни юк. Әниләргә сабырлыкетан башка- Теләр теләкләр дә миндә юк.

Comments are closed.