Домой Культура «Шигърият дөньясында»

«Шигърият дөньясында»

0
«Шигърият дөньясында»
София Шарафутдинова

Үткән елның ноябрь – декабрь айларында онлайн форматта Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән дүртенче “Шигърият дөньясында” конкурсына декабрь ахырында йомгак ясалды. Бу юлы конкурсның спонсорлары булып өлкә һәм шәһәр татар автономияләре чыктылар, ә оештыручысы шул ук Искәндәр Сәетов иде.

Самара өлкәсендә уздырылып килүче “Шигърият дөньясында” конкурсы Россиягә генә түгел, бөтен дөньяга танылып килә дип, авыз тутырып әйтергә була. Май аенда уздырылган конкурста 370 бала катнашкан булса, бу юлы жюрига 530лап видеоязманы карарга туры килде. Жюри составына Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең татар теле укытучылары Нурзидә Фәйзуллина һәм Фәния Гыйлаҗева, Иске Ярмәк авылы мәктәбендә татар теле укыткан, ә хәзер шигърият түгәрәген җитәкләгән Әлфия Баһаутдинова, Южный город укыту үзәгенең рус теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Гүзәлия Сәлимгәрәева һәм “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева кертелгән иде.

Онлайн конкурсны масштаблы итеп уздыру кыен булып саналса да, мөмкин икән. Моның өчен оештыручыларга – Искәндәр Сәетовка һәм аның кызы Альмирага рәхмәт әйтергә кирәктер. Болай эшләгәндә, башкаручыларны бер җиргә туплап, ашатып-йоклатып, юлда яфалап йөртергә кирәкми. Һәм бу бөтен яктан да дөрес булды. Ни дисәң дә, конкурс коронавирусның котырып үсеп киткән чорына туры килде бит.

Искәндәр Сәетов сүзләренә караганда, әлеге конкурста Самараның “Яктылык” татар мәктәбеннән, Кошелев микрорайоны, Южный город һәм татар авыллары мәктәпләреннән, Россиянең күп регионнарындагы балалар бакчаларыннан һәм мәктәпләрдән 530лап шигырь сөюче катнашты. Шулай итеп, әлеге чара язгысыннан да шактый күләмлерәк булып чыкты.

Балалар саны артык күп, башкару рәвеше һәм сыйфаты төрле, чыгышлар дүрт телдә (татар, рус, инглиз һәм азәрбайҗан) булса да, бу юлы күпсанлы чыгышларны бәяләү артык талчыктырмады, чөнки Искәндәр Сәетов махсус таблица эшләп чыгарган иде. Катнашучылар теле, яше, әзерлеге буенча төрле төркемнәргә бүленгән. Жюри әгъзаларына чыгышларны карарга һәм тиешле графага тиешле тамгаларны куеп чыгарга гына кирәк иде. Ә Искәндәр Зиннур улы, билгеләрне сводный таблицага җыеп, уртача гадел билгене исәпләп чыгарды.

Өченче конкурстан соң ярты ел гына вакыт үтүенә карамастан, әлеге конкурста катнашучыларның чыгышлары күпкә яхшырган, дип әйтеп була. Күп номерлар өчен махсус костюмнар тегелгән, бу бигрәк тә Татарстан балалар бакчаларына һәм мәктәпләренә хас күренеш. Татар телендәге шигырьләрне аңламыйча ятлаган чыгышлар да берничәү генә. Татар сүзләренең, хәрефләрнең әйтелеше дә тәртәгә сыя башлаган.

Ләкин без әлеге мәкаләдә лауреат исемен алган Самара өлкәсе укучыларына гына тукталып үтәрбез. Әлбәттә, Камышлы районы балалары шигырь сөйләү буенча әйдәп баручылар арасында. Мисал өчен, миңа да, башка жюри әгъзаларына да Камышлы мәктәбе укучысы Нияз Мингазовның чыгышы бик тә ошады. Анда видеоракурс та уңышлы алынган, башкаручының йөзе дә дөрес яктыртылган, яшүсмернең шигырь укый белү осталыгы да тел-теш тидерерлек түгел.

Иске Ярмәк авылының иң оста шигырь сөйләүчесе булып танылган София Шәрәфетдинова бу юлы Роберт Миңнуллинның “Татарларым” оран-поэмасын тәкъдим итте. Әлбәттә, Софиягә иң югары балл куелды: татар костюмы да үзенә килешеп тора, арттагы панно да Сок елгасын хәтерләтә, дикция дә шәп, башкару осталыгы да, кул хәрәкәтләре тылсымы да бар. Ләкин… Ләкин бу шигырь оран-поэма дип атала. Димәк оран салу, ягъни шигырьдә ниндидер өзлегү, кычкырып дәшү, өндәү булырга тиеш иде. Ләкин булмады. Мондый шигырь яшь, әле тормышны белмәгән кыз өчен түгел, бу Роберт Миңнуллин кебек татар өчен янып-көеп яшәгән ата татар өчен язылган поэма. Димәк, бу әсәрне уку өчен Софиягә дә, башка башкаручыга да татар өчен җан атарлык шәхес булып җитешергә кирәк.

Ә менә Камышлы мәктәбе укучысы Алмаз Галиев Әнвәр Давыдовның “Минем сагыш” шигырен дөрес интонацияләр куеп сөйләде: сугышка китүче әтисе, сугыштан соңгы җитеш, шат һәм бәхетле тормыш, ләкин ата назы, ата сүзе ишетмичә үскән малаеның юксынуы бик дөрес итеп тасвирланган һәм, иң мөһиме, башкаручының яшенә, хис-тойгыларына туры килеп тора.

Дүртенче призер – Самара шәһәренең “Яктылык” татар мәктәбе укучысы Аиша Дадашева. Монда да шигырьнең башкаручыга туры килү-килмәвен билгеләп үтмичә булмый. Тугызынчы сыйныфта укучы кыз бала инде курчак уйнау яшеннән чыккан һәм, бәлки, әнисенә үзеннән кечерәк сеңел һәм ир туганнарын карашырга булышадыр. Алай булгач, Муса Җәлилнең “Бала йокысы” шигыре аңа туры килә. Айшә аяк очларына гына басып килә, телефонны кабыза һәм балага соклануын акрын тавыш белән, уятмаска тырышып тасвирлый. Бәлки шушы саклыгы, ниндидер татлы назы өчен аңа югары балл бирелгәндер дә.

Нәтиҗә ясап, кабатлап, шуны әйтәсе килә: конкурска җибәрер алдыннан укытучылар видеоязмаларны тикшерсеннәр, җитешсезлекләрен күрсәтеп, кат-кат яздырсыннар, камилләштерсеннәр иде. Шигырь уку -ул югары иҗат, кечкенә генә театр. Моны сүз белән генә аңлатып булмый, әсәрне яратырга, аңларга, башкаларга да аңлата белергә кирәк! Күңелең белән эчтәлеген кабул итеп, үзең аша үткәреп, хис-тойгыларга бирелеп укыганда гына тамашачы автор әйтергә теләгән сүзләргә җаны-тәне белән ышана.

Конкурста лаеклы урын алган балаларны бүләкләү тантанасы да онлайн форматта үтте. Теләгән кешегә аларны nasledie-tatar.ru сайтыннан карарга була.

Эльмира Шәвәлиева