Домой Жизнь татар Шушы булыр җәй төсе!

Шушы булыр җәй төсе!

0
Шушы булыр җәй төсе!

Кадерле “Бердәмлек” газетасы редакциясе!  Мин сезгә язгы, җәйге, көзге табигать темаларына кулъязмалар җибәрәм. Әгәр алар сезнең газета битләрендә басылып, миңа натуралист һәм табигать сөюче укучылар эшлекле иҗади хатлар язсалар, мин бик шат булыр идем. Файдалы киңәшләрне махсус җыентыгыма теркәп барып, иҗат эше практикасында кулланма итеп алыр идем. Хатларны: 422204 Республика Татарстан, Агрызский район, п/о Терси, деревня Чишма, ул.Центральная, дом 15 Латыпову Динару адресы буенча җибәрегез.

Җәй. Һәркайда яшеллек. Урманда төрледән-төрле кошлар сайравы җәйге матур, күңелле табигатьне тагын да ямьләндереп җибәрә, яшь натуралистларны һәм табигать сөючеләрне үзенә ныграк тарта. Болындагы чәчәкләрнең хуш исләрен иснәү үзе ни тора! Табигать кочагына барып кергәч, күңелне шатлык хисләре биләп ала. Кошлар бала чыгара башлаган чорда яшь орнитологларга күпме кызыклы мәгълүмат алып була!

Үсемлекләрнең, җәнлекләр­нең, кошларның, бөҗәкләрнең, сөйрәлүчеләрнең күп төрләрен тере синоптиклар, дип атарга була. Чөнки аларның үз-үзләрен тотышларын күзәтеп, һава торышы үзгәрешләрен фаразларга мөмкин. Чәчәкләр хуш ис бөркесә – яңгыр коеп явар. Болытлы көнне чыпчык­лар уйнап очса – тиздән аязыр. Елан кояшта кызынып ятса – көчле яңгыр булыр. Эт җирдә аунаса да яңгыр булыр. Балыклар судан өскә сикерәләр икән – тиздән аязыр. Яшенле яңгыр вакытында балыклар су өстендә йөзсәләр дә аяз булыр. Чыпчыклар көтүләре белән җиргә төшсә – чәчәргә вакыт. Сукыр чебен бызылдаса – яңгыр явар. Балык чиртүдән туктаса – яңгыр явар.

Һавадагы кайбер күре­нешләр дә һава торышында үзгәреш булачагын чамаларга мөмкинлек бирә. Кояш болыт астына кереп баеса – яңгырга.  Урман җилсез шауласа, күл өстеннән вак дулкыннар йөгерсә – болытлар өере килеп, яңгыр явар. Ә салават күпере кичен күренсә – аязыр. Бу күренеш төштән соңгы яңгырлар вакытында еш күзәтелә. Иртән үлән коры булса – яңгыр явар, ә чык төшкән булса – аяз булыр. Күк акрын күкрәсә – яңгыр тыныч явар, көчле күкрәсә – коеп явар. Көндез эссе, бөркү булса, көнчыгыштан җил иссә, су күбекләнсә, томан җиргә төшсә – яңгыр коеп түгәр. Яңа ай очы белән туса – көннәр яңгырлы булыр, чиста һәм саф булып туса – көннәр аяз булыр. Яңгыр кире борылып килеп ява башласа – көчле, куәтле булыр. Яңгыр җиргә сеңеп яуса – яңгырлы көннәр гадәттәгедән озакка сузылыр. Тәрәзә дымланса да – яңгырга.

Кайбер җәйге күренешләр мул уңыш вәгъдә итә. Мәсәлән, июньнең көчле яңгырлары мул уңыш формалаштыра. Кура җиләге уңса – алдагы елларда арыш та уңар. Ә һавада аҗаган күп уйнаган елларда арыш каерылып уңар.

Кайбер җәйге күренешләр көзнең ничек узасын да чамаларга ярдәм итә. Мәсәлән, махрида (1 август) көнне яңгыр яуса – явымлы көннәр озакка сузылыр. Җәй яңгырлы булса – кыш салкын һәм буранлы булыр. Әбиләр чуагында пәрәвез күп очса, көз – аяз, ә кыш салкын килер.

Көн аяз булганда тау өстенә менеп тирә-якны күзәтсәң, күз алдында туган як табигатенең матур, уникаль пейзажы пәйда була. Тау өсте рельефында төрле мәйданда һәм массивта урманнар, болын-тугайлар, калкулык-авышлыклар, үзән­лек­ләр, иген кырлары күз алдына килеп баса. Безнең якларда ылыслы, яфраклы, катнаш урманнар бар. Әмма күпчелек урынны катнаш урманнар алып тора. Андый урманнарда гөмбә уңышы һәр 2 – 4 ел саен кабатланып килә. Күзәтү дәфтәремдә шулай ук чикләвек, җир җиләге һәм башка җиләк-җимеш уңган һәм уңышсыз еллар теркәлгән. Имән чикләвеге күп булган елда кыш суык һәм карлы була.

Хөрмәтле нәни дусларым һәм яшьләр! Бәлки, сезнең арада да табигатьне күзәтү һәм һава торышы буенча халык сынамышлары белән кызыксынучылар бардыр. Андый иптәшләр миңа иҗади хатлар язсыннар иде. Бәлки, без сезнең белән тәҗрибә уртаклашып, табигатьне, климатны саклау юнәлешендә яңа экспериментлар үткәрербез һәм күптөрле файдалы мәгълүматлар туп­лауга ирешербез. Җәен мондый эшләр оештыру өчен мөмкинлекләр зур. Бәлки бу юнәлештә фикердәшләр табып, киләчәктә аралашып, белемнәребез белән уртаклашып яшәр идек. 

Динар Латыйпов.

Бердэмлек