Синең җылыңны тоеп яшибез

0
155

Чиксез галәмдәге кечкенә генә Җир дип аталган гүзәл планетаның үз куенына адәм балаларын да алып әйләнә башлавына хәтсез гомерләр үткән бит инде. Кемнәр генә килмәгән дә җиргә, кемнәр генә китмәгән?

Әйе, без төрле. Әмма барыбызга да хас бер нәрсә бар – һәммәбез Ана карынында яралып, үзәгеннән өзелеп төшкән затлар. Якты дөньяга килүебез белән үк без әниләребезгә бурычлы.

Җир йөзендә әнидән дә күркәм, әнидән дә сөйкемле зат юктыр. Һәркайсыбызның әнисе үзенә кадерле, газиз. Алар безне тапкан, баккан. Аз гына авырсак та, көенгән, тәпи йөреп китүебезне күреп, беренче авазларыбызны ишетеп сөенгән. Әниләребез безне күз карасыдай саклап үстергән, укыткан, олы тормыш юлына озаткан. Әниләрнең изге догалары, хәер-фатихасы безне гомер буе саклап бара. Без алар алдында мәңге бурычлы.

Тәнзилә Минсафин кызы Баһаутдинова да – игелекле балалар үстергән Ана, катлаулы һәм матур тормыш юлы узган шәхес. 8 Март – хатын-кызлар бәйрәмендә тууы балалары өчен икеләтә бәйрәм. Быел Тәнзилә апага 80 яшь тула. Димәк, аның өендә шушы көннәрдә зур бәйрәм көтелә.

1940 елда Чирмешән рай­онының Якты Тау авылында туган зур зәңгәр күзле кызга Тәнзилә дип исем куштыралар, тупырдап торган балага сөенеп туялмыйлар. Ләкин бәхетле, тулы гаиләдә үсәргә насыйп булмый аңа. Илебезгә фашист илбасарлары басып кергәч, сугышның беренче көненнән гаилә башлыгын яу кырына җибәрәләр. Канлы бәрелешләрнең берсендә Минсафин ага каты яралана, бераз госпитальдә ятканнан соң, аны туган ягына кайтарып җибәрәләр. Яралары аңа тернәкләнеп китәргә бирми һәм фронтовик, Минегаянын – тол, җиде баласын ятим калдырып, мәңгелеккә күзләрен йома.

Минегаян апа тешен кысып, йөрәген учлап, алны-ялны белмичә эшләп, балаларын үстерә, олы тормыш юлына озата. Сугыштан соңгы елларда әтиле гаиләләргә дә авыр була. Ә тол хатын җилкәсе ничекләр түзгәндер дә, ятим балалар ни генә күрмәгән?! Моны тик башыннан уздырганнар гына беләдер дә, Ходай Тәгалә генә күрәдер.

Тәнзилә дә эшкә яшьли җигелә, үсеп буйга җиткәнен сизми дә кала. Озын толымлы, зур зәңгәр күзле уңган, тәүфыйклы, сылу кызга күз салучылар, сүз катучылар булса да, кыз сер бирми. Үз парын, үз тиңен, үз насыйбын көтә һәм ялгышмый.

Җәйге бер матур кичне коега суга чыккан кыз янына машина килеп туктый, һәм кабинадан чибәр генә егет сикереп төшә. “Сылукайның чиләгеннән су эчәргә мөмкиндер бит”, – ди егет тыйнак кына. Су эчеп, рәхмәт әйтә дә юлын дәвам итә. Тик шул көннән башлап егетнең юлы гел шул кое яныннан үтә. Бер күрүдә кызга гашыйк булган егет аны күзеннән югалтмый. Егет тә үзенең инсафлылыгы, ягымлылыгы бе­лән кыз күңеленә кереп оялый. Ниндидер сөйкемле сөяге булгандыр аның. Татарстанның Чис­тай районыннан килгән Камил Чирмешән умартачылыгында шофер булып эшли икән.

Ике яшь йөрәк бер ел чамасы берсен-берсе сынап йөриләр дә, никахлашып, тыйнак кына туй уйнап, гаилә учагы тергезеп җибәрәләр. 57 ел буе иңне-иңгә терәп, яшьлектәге саф мәхәббәтләренә тап тө­шермичә, илгә хезмәт итеп, биш бала тәрбияләп үстереп, укытып, олы тормыш юлына озату – бәрәкәтле һәм бәхетле гомер түгелмени?!

Балалар хакына алар Сергиевск районының Югары Орлянка авылына күчеп киләләр дә инде. Якты тау авылында сигезь­еллык мәктәп кенә булып, күп фәннәр тик татар телендә генә укытыла. Ә Баһаутдиновлар балаларына яхшы тәр­бия, төпле белем бирергә телиләр. Биредә Тәнзилә балалар бакчасына тәр­бияче булып урнаша, ә Камил ага үзенең яраткан һөнәренә хыянәт итми. Шофер кеше гел юлда бит инде ул, шуңа күрә хуҗалыктагы тавык та чүпләп бетермәслек эш тә, балалар тәрбияләү дә Тәнзилә апа өлешенә төшә. Шулай булуга карамастан, Тәнзилә апа балаларына әтиләрен гаилә башлыгы итеп күрсәтә, аңлата белгән. Ә гаиләнең матди ягын кайгыртучы Камил ага: “Балалар, сезнең беренче вазифагыз – яхшы уку булса, икенчесе – өй-йорт эшләрендә әниегезгә булышу”, – дип тора. Әти-әни сүзе – биш балага да закон була. Барысына да өлгерә балалар: яхшы укырга да, мәктәп чараларында катнашырга да, әти-әнигә булышырга да, спорт белән шөгыльләнергә дә… Дүрт егетнең тагын бер яхшы сыйфатларын әйтми калдыру дөрес булмас, ул да булса – хатын-кызга хөрмәт белән карау. Әниләре ничек газиз булса, бердәнбер кыз туганнарын да шулай кадерләп, саклап һәм яклап торалар.

Бүген инде Камил ага белән Тәнзилә апаның балалары – тормышта үз урыннарын тапкан, үз тиңнәре белән тормыш корган, балалар үстергән абруйлы кешеләр. Өлкәннәре Наил – Тверь өлкәсендә, Җәмилә һәм Рәмис Тольятти шәһәрендә яшиләр, Рафаэль – Камышлы районы башлыгы, ә Равил Челно-Вершины район үзәгендә төпләнгән. Балалар төрле якларга таралганнан соң, ата-ана да төпчекләре яшәгән Челно-Вершины район үзәгенә күченә.

Киленнәре үз кызларыдай, кияү дә үз улыдай… Лә­кин Тәнзилә апаның югалтулары да күп булган – әти-әнисен, туганнарын, оныгын, киявен һәм гомерлек ярын җирләгән ул… Югалту ачысы йөрәгенә тирән эз салган, маңгай сырларын арттырган…

Хәер, 8 Март көнне югалтулар турында уйланып утырырга ярамый бит инде. Тәнзилә апаның тыйнак кына ике бүлмәле фатирына балалары, оныклары, оныкчык­лары җыелып килер. Фатир таррак булса да, ана йөрәге зур, күңеле киң, барысы да сыяр. “Ана даны” медален тагып, хезмәт ветераны иң якын кешеләреннән бүләкләр, чә­чәк бәйләмнәре, изге, матур те­ләкләр кабул итәр.

Хөрмәтле Тәнзилә апа! Без дә сезне олы юбилеегыз белән котлап, сәламәтлекнең ныгын, гомернең озынын, җан тыныч­лыгы телибез. Балала­рыгызның, оныклары­гызның уңыш­ларына куанып, аларның кадер-хөр­мәтен күреп, җан җы­лы­сын тоеп яшәргә язсын сезгә.

Рәйсә Төхбәтшина.

Автор фотосурәте.

“Бердәмлек”

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here