Домой Жизнь татар Татары в регионе Смышляевка татарлары берләшә

Смышляевка татарлары берләшә

Смышляевка татарлары берләшә

Элек татар авылларында халык күңел ачулары еш үткәрелгән. Халык бер-берсе белән аралашкан, дуслашкан, шул рәвешле татар халкының рухы, бердәмлеге ныгыган. Самараның Смышляевка бистәсендә яшәүче татарлар бу матур гадәтне искә алып, шушы көннәрдә җыелып күңел ачты. Чараны шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисе Ленар Сабиров, оешма активистлары һәм Смышляевкада яшәүче Искәндәр Арсланов, Рөстәм Шиһабетдинов һәм Рафаил Сафиуллиннар оештырдылар.

Бу көнне бистәсенең Үзәк мәйданы гөрләп торды. Балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп таудан шудылар, аркан тартыштылар, гармунга кушылып җырладылар, биеделәр. “Бездән сезгә кем кирәк?” дип аталган татар халык уены барысының да күңеленә хуш килде. Ул арада, тирә-юньгә тәмле ис таратып, пылау пешеп чыкты. Уйнап-көлеп күңел ачканнан соң, барысы да кайнар ризык, хуш исле чәй, тәм-томнар белән сыйландылар.

– Бәйрәм уздыру уе кинәт кенә килде. “Вайбер” аралашу чатында “Смышляевка татарлары һәм башкортлары” дигән төркем булдырдык. Анда бик күп кеше теркәлде. Әлбәттә, арада үзара таныш булмаган кешеләр дә шактый. Менә шуларны таныштыру, элемтәләр булдыру өчен кышкы Сабантуй бәйрәмен уздырырга ниятләдек тә инде.

Халыкны җыя алырбызмы икән, дип борчылуыбыз юкка булган. Бәйрәмгә 50ләп кеше килде. “Ялкынлы яшьлек” ансамбле артистлары Али һәм Мәрьям Асановлар җыр-бию өчен җаваплылар иде. Ә Рамилә Харисова спорт уеннары оештырды. Чара бик күңелле узды. Бәйгеләрдә, уеннарда башка милләт кешеләре дә бик теләп катнашты.

Халыкка шулкадәр ошады ки, без хәтта “Кышны озату” бәйрәме оештырырга да килештек. Аллаһы теләсә, җәен дә күңел ачулар уздырып була. Бәлки, шәһәрнең башка районнарында яшәүче татарлар да бездән үрнәк алып, йортларында милли бәйрәмнәр уздыра башларлар? Без, татарлар, берләшеп, аралашып яшәргә тиеш. Шул вакытта телебезне, милләтебезне дә саклап кала алачакбыз, – дип сөйләде Искәндәр Арсланов.

Гөлфия Кәримова,

“Дуслык” региональ татар иҗади-иҗтимагый оешмасы сайты хәбәрчесе.

“Бердәмлек”