Домой Жизнь татар Татары в России и в мире «Соңгы кыңгырау»га түбәтәй киеп килгән егет: Бәйрәмгә милли төсмер өстәргә теләдем

«Соңгы кыңгырау»га түбәтәй киеп килгән егет: Бәйрәмгә милли төсмер өстәргә теләдем

0
«Соңгы кыңгырау»га түбәтәй киеп килгән егет: Бәйрәмгә милли төсмер өстәргә теләдем

Казандагы махсуслашкан олимпиада-фәнни үзәгендә (Солнце) 11 нче сыйныфны 19 укучы тәмамлаган. Камил Исхаков “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә түбәтәй киеп килгән. – Бу балаларның язмышлары кызык. Алар безгә 6 нчы сыйныфта укырга килделәр. Башта бер сыйныфта укыдылар, аннан без аларны математика, химия-биология сыйныфларына бүлдек. Барлыгы дүрт сыйныф җитәкчесе булды. Арада программист,экономист, физиклар… кемнәр генә юк. Төрле бәйгеләрдә җиңү яуладылар, – ди директор Павел Шмаков. – Камил безгә 6 нчы сыйныфта укырга килде. Сәләтле егет. 6–7 сыйныфны бергә укыды. Аннан IT- лицейга китте, 131 нче мәктәптә белем алды. 10 нчы сыйныфта безгә кабат әйләнеп кайтты. Быел информатика буенча республика олимпиадасында призер булды. Камил саубуллашу кичәсенә түбәтәй киеп килде. Бу – сирәк була торган хәл. Директор, укытучы әйткәнгә түгел, үзенең күңеле шулай кушканга. Бездә атнага бер тапкыр гына җыелышка мәктәп формасы киеп киләләр, башка вакытта үзләре теләгәнчә киенәләр. «Соңгы кыңгырауда”да киемгә карата чикләүләр булмады. Башына эшләпә, кепка киючеләр дә күренде. Бу сыйныфта татар, рус, украин, яһүд балалары белем алды. Моңа кадәр бәйрәмне гел әти-әниләр, укытучылар оештырса, быел укучылар беренче тапкыр барысын да үзләре әзерләде.

Камилнең “Соңгы кыңгырау” бәйрәмен төрле мәктәпләрдә күргәне бар. Әмма үзенекен бик җылы мохиттә үтте дип саный.   – Түбәтәйне махсус фотога төшәр өчен киеп килдем. Бәйрәмгә ниндидер милли төсмер өстәргә теләдем. Татар телен, мәдәниятне, бердәмлекне бергәләп саклыйк, – ди Камил.