Домой Главные новости Социаль челтәрләрдә “Татарча диктант – 2019” рәсми аккаунтлары барлыкка килде Бу хакта тулырак:

Социаль челтәрләрдә “Татарча диктант – 2019” рәсми аккаунтлары барлыкка килде Бу хакта тулырак:

0
Социаль челтәрләрдә “Татарча диктант – 2019” рәсми аккаунтлары барлыкка килде Бу хакта тулырак:

“Татарча диктант”ны быел 19 октябрьдә язачаклар.

КДМУда икенче тапкыр “Татарча диктант” язачаклар“Татар-информ”да “Татарча диктант” нәтиҗәләре турында сөйләшәчәкләрКДМУда диктант яздыручы Равия Мухина: Бүген барыбыз да Бибинур тормышы белән яшәдекТәбрис Яруллин: “Татарча диктант”ны башка илләрдә дә кирилл графикасында язачакларТатарстанның Санкт-Петербургтагы даими вәкиле Ренат Вәлиуллин татарча белемен тикшерде

(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”, Алсу Исмәгыйлева). Instagram һәм ВКонтакте социаль челтәрләрендә “Татарча диктант – 2019” акциясенең рәсми аккаунтлары барлыкка килде, дип хәбәр итә чараны төп оештыручы – Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

Инстаграмда “Татарча диктант” аккаунты – www.instagram.com/tatarchadiktant/

ВКонтактеда – vk.com/tatdiktant

Чара дөнья күләмендә 19 октябрьдә узачак. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова бүгенге көнгә 10 илдән, Россиянең 26 регионыннан, Татарстанның 37 районыннан диктант оештыруга гаризалар кабул ителгәнен әйтте. Гаризалар әле дә кабул ителә. 

“Татарча диктант”ны онлайн форматта быел да “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы оештыра.

Диктантта бирем буларак укылачак татар әсәре дә әлегә билгеләнмәгән. Диктант текстын билгеләү һәм диктант эшләрен тикшерү КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәренә йөкләнгән.

Барлыгы быел “Татарча диктант” акциясендә 100 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. Былтыр акциядә 15 мең кеше катнашты, ди оештыручылар.

Акциянең максаты — татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү. Ул 2014 елдан бирле үткәрелеп килә.

tatar-inform.tatar