Стратегия «бишле»лек булсын өчен нишләргә?

0
31

Милли стратегия булдыру гамәлләре  шактыйдан бирле дәвам итә.  Аның өлгергән дип саналган  варианты Милләт мәҗлесендә тантаналы рәвештә кабул ителде. Аңа карата фикерләр моңа кадәр дә, аннан соң да бертуктаусыз диярлек яңгырап торды һәм һаман да яңгыраудан туктамый. Бәяләр төрлечә, уңайлары күбрәк, ләкин тәнкыйдиләре дә җитәрлек.

Ә ул «бишле» бәясенә кайчан лаек булыр һәм гомумән була алырмы? Бу сорауга да җавап төрлечә булырга мөмкин. Минем җавабым: ул тик күпчелек татар гаиләсенә кулланмага әверелгән очракта гына шул бәягә лаек була алачак. Аның максатлары ярылып ятарга тиеш. Беренчесе  – милләт, аның бертуктаусыз ныгый торган рәвештә яшәвен булдыру. Икенчесе – тулы вәкаләтле дәүләте. Алар икесе игезәктәй, чөнки милләт имин булса, дәүләте һичшиксез аякка басачак. Кайчан, ничек – анысы икенче мәсьәлә. Ләкин аның шулай булуында һичнинди шигем юк.

Кайбер вакыт, менә бит бүгенге шартларда рес­пуб­ликабызны бетерү куркынычы туды, диючеләр бар. Алар бар. Андый омтылышлар һәрвакыт була килде. Һәм һәрвакыт була торачак. Бу бернинди яңалык та түгел. Тик моңардан һич кенә дә куркырга кирәкми. Беренчедән, Мәскәү моңа бара алмаячак. Чөнки анда татар факторының тарихтагы ролен, бүгенге Татарстанның икътисади уңышлары, милләт­ара тату яшәү мисалы башкалар өчен үрнәк рәвешендәге өлге икәнлеген аңлаучылар җитәрлек. Һәм аларның беренчесе – Россия Президенты Путин. Татарстанның Үзәк белән Шартнамәсе юкка чыккан булса да,  чынбарлыкта  ул махсус статустагы рес­пуб­лика булып яши. Аның башлыгының атамасы «Президент» рәвешендә сакланып калган бердәнбер республика булуы – шулай ук аның махсус статуслы республика икәнлегенә дәлил.

Моның сәбәбе – милләт, татар милләте, аның тарихта чарланган эшсөяр халык булуы. Стратегия, дөресрәге, аның нигезендә баеп барлыкка килгән кулланма икәнлеген һәммә татар кешесенә сең­де­рер­гә, аңарда милли горурлык хисләрен ныгытырга тиеш. Моның өчен татарлар яшәгән  җирләрдә төрле рәвештәге аңлату эшләрен җәелдерү зарур. Бу эшне Мәҗлестә катнашкан делегатлар башлап җибәрсә, бигрәк тә дөрес булыр иде. Чөнки алар, аңа тавыш биргән кешеләр буларак, бу эшне башкаручы милли оешмаларыбызның нәтиҗәле эшчәнлеген яңартуга бурычлылар. Ә оешмаларыбыз җитәрлек, аларга тиешле, шул исәптән матди ярдәм кирәк.

Кулланманың юл башы һичшиксез гаилә булырга тиеш. Чөнки сан һәм сыйфат, тел, лөгать вә әхлак проблемаларын хәл итү гаиләдән башлана. Халкыбызның «Кош оясында ни күрсә, очканда шул була» дигән сүзләре үз эченә гасырлар тәҗрибәсен сеңдергән. Гаиләнең төп вазыйфасы адәм баласын җәмгыятькә әдәпле һәм тәүфыйклы рәвештә, туган теле белән чыгару булып тора. Телебезне юкка гына ана теле димәгәннәр. Тел кешегә тумыштан бирелә. Ул аның канына сеңгән. Тел ачылу төшенчәсе юк җирдән бар булмаган. Булмаган нәрсәне ачып булмый. Ана сөте, бишек җыры, гаиләдәге милли аһәң тел ачылуга юл сала. Гаилә, ата һәм бигрәк тә ана баланың телен матур итеп ачтырырга бурычлылар. Тел ачкычы аларда. Шул ук вакытта балага халкы­быз­ның гүзәл сыйфатларын, милли горурлык хисләрен, гореф-гадәтләрен сеңдерү дә гаиләнең изге бурычы булып тора.

Форсаттан файдаланып, Конгресс башкарма комитеты каршындагы Роза ханым Туфитуллова барлыкка китергән «Ак калфак» җәмгыятенең, аның төрле шәһәрләрдәге бүлекчәләренең, күпсанлы активистларының гаилә тормышына зур урын биреп эшли башлаганлыкларын азсызыклап әйтеп китү урынлы булыр иде. Алар гаиләдә балага милли идео­логиянең оеткысы салынырга тиешлеген аңлап эш иттеләр. «Ак калфак» бүген дә шушы зур һәм җаваплы эшне уңышлы гына алып бара. «Ак калфак», «Гаилә» фонды белән бергәләп кулланманы гаиләләргә  сеңдереп, андагы татар яралгысын ныгытып, татар җанлы, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклардай егет һәм кызлар үстереп чыгарырдай мөмкинлекләрен арттыра алырлар иде.

Шунысы да әһәмияткә ия: кем, күпме генә тырышмасын, милли мәктәпләр яши бирәләр. Әйтик, күптән түгел Төмән шәһәренең Кырыскүл бистәсендә губернатор катнашында татар этнокомпонентлы мәктәбенең яңа бинасын ачу тантанасы булып үтте. Мәктәптә хәтта татар булмаган балалар өчен онлайн режимда татар телен укыту эшләре җайланачак.

Телебезне саклау һәм аны үстерүдә мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллин зур һәм актив эш башкара. Ул, мәчетләребездә вәгазьләр тик үз телебездә генә булсын, дигән карар чыгарды. Мәчетләребез тирәсендә тел курсларының саннары артканнан-арта бара. Әгәр дә моңа кадәр андый курслар Казанның 22 мәчетендә эшләп килгән булса, тиздән аларның саны 100дән узачак. Казанда ир һәм кыз балалар өчен аерым ике мәдрәсә эшли башлаячак. Без 1552 ел фаҗигасеннән соң татарны юкка чыгудан тик ислам, аңа турылыклы булып, анда ныгып яшәү генә коткарып калган икәнлеген һич кенә дә онытырга тиеш түгелбез.  Бүген берәү дә татарларны көчләп чукындырмый, салкын бәкеләргә батырмый, кыйнамый һәм газапламый. Ләкин татарга, аның яшәешенә, теленә һөҗүмнәр кимеми.  Телебезне рәнҗетү, аны кимсетү һәм гамәлдән чыгару эшләренең әле туктатылганы юк.

Бу эш ниндидер рәвештәге чигенүләр белән булса да бара тора. Күптән түгел Татарстан Хөкүмәте рәисе Алексей  Песошин дәүләт телләрен саклау һәм үстерү программасын раслады. Программага ел саен 125 миллионнан 133 миллион сумга кадәр акча бүленеп биреләчәк, диелгән анда. Бу әллә ни күп булмаса да, дөрес һәм гадел рәвештә кулланылса, шактый уңай нәтиҗә бирер иде.

Берәүләр бу дөньядан китә торалар, алар урынына башкалары килә. Буыннар алмашынып тора. Күз алдыбызда ничәмә-ничә затлы шәхесебез дөнья куйды. Илһам Шакиров, Роберт Миңнуллин, Шаһинур Мостафин, Рөстәм Фәйзуллин (Акъегет)  арабыздан киттеләр. 14 сентябрь көнне халкыбызның сөекле җырчысы Хәмдүнә Тимергалиева җир куенына керде. Урыннары Раббыбызның җәннәтендә булсын!

Бу дөньядан киткән шәхесләр урынына яңа буын кешеләре килә тора. Шулай булырга тиеш тә. Берәү дә бу дөньяга мәңгелеккә килмәгән. Тик милләтебез генә мәңгелек булсын. Җир шары кояш тирәсендә никадәр әйләнсә, татарның шулкадәр чәчәк атып  яшәвен телибез. Моның шулай булуы өчен, хөрмәтле милләттәшләрем, барыбыз да бердәм рәвештә үз өлешебезне кертергә тырышыйк.

Стратегия исә үзенең ролен уйнаган тарихи документ булып архив киштәләренә менеп урнашса да ярый. Ә Кулланма, миллилегебез сагындагы яшәү кагыйдәсе буларак, буыннан буынга күчеп бара торган көчкә әверелсә, «5ле» билгесенә лаек булачак.

Индус Таһиров 

vatantat.ru

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here