Домой Главные новости В области Стрельная тавыннан күзәтү

Стрельная тавыннан күзәтү

0
Стрельная тавыннан күзәтү

«SAMARA.travel» дип аталган дәүләт бюджет туристлык мәгълүмат үзәге белән берлектә газета укучыларын төбә­гебезнең турист маршрутлары, искиткеч табигате белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.

Күпмиллионлы Самара һәмТольятти сәнәгать-ин­дуст­риаль агломерациясенең нәкъ  үзәгендә, Идел елгасының зур борылышы һәм Уса елгасы белән кушылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән ярымутрауда Иван Спрыгин исемендәге Жигули тыюлыгы (Жигулевский заповедник) урнашкан. Тыюлыкка, килеп чыгышы һәм төзелеше буенча уникаль булып саналган Жигули таулары, урман-далалары, табигый һәм мәдәни ландшафтлар, Идел һәм Уса елгалары үзәннәре керә. Андагы катнаш урманнар, болын-далалар үскән үсемлекләр һәм яшәгән җәнлек-бөҗәкләр төрлелеге белән аерылып тора. Тауларның уникаль экосистемасы, кеше аягы басмаган нарат урманнары һәм таш далалары, сфаган сазлык­лары, су асты имәнлекләре һәм култыксыман болыннар бөтен дөнья галимнәрен кызыксындыра. Шушы төбәкнең искиткеч уникаль табигатен өйрәнү һәм сак­лап калу максаты белән 1927 елда совет ботанигы Иван Спрыгин инициативасы буенча Жигули тыюлыгы булдырылган да инде. Кызганычка, ачык һавадагы әлеге уникаль лаборатория XX гасыр дәвамында берничә тапкыр ябыла. Тик 1966 елда гына ул Жигули дәүләт тыюлыгы буларак тулысынча раслана.

Бу якларның гаҗәеп саф һавасы, сихри табигате экотуризм сөючеләрне җәлеп итә. Елның кайсы фасылына карамастан, Жигули тыюлыгында туристлар сукмагы буш тормый. Табигать бөтенлеген бозмыйча гына үсемлекләр, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр турында белем тупларга, гомумән, гыйффәтле матурлык белән ләззәтләнергә теләүчеләр өчен тыюлык буенча ике туристик маршрут уза. Беренчесе – Стрельная тавына сәяхәт. Бу Жигули тавының 351 метр­лы иң югары нокталарының берсе. Әлеге урын Самара өлкәсенең иң матур истәлекле урыны булып санала. “Юл башында биек дивар сыман тыгыз урман үсә, тора-бара зур булмаган аланнар күренгәли башлый. Күләгәле яшел тоннель буйлап текә сукмактан күтәрелгән туристларны яктылык һәм саф һава дулкыны чолгап ала. Мондагы иркенлек, яшеллек, зәңгәр күк йөзе һәм су өстендә уйнаган кояш нурлары һәркемне таң калдыра! Моннан караганда Идел буйлап йөзеп баручы пассажир теплоходлары, танкерлар һәм сухогрузлар уенчык кебек кенә күренә”, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашалар туристлар. Ләкин Стрельная тавы биеклеге буенча икенче урында гына тора, ә Жигули тауларының иң биек ноктасы булып 381 метр биеклектәге Наблюдатель (Күзәтүче) тавы санала.

Риваятьләргә караганда, XVI-XVII гасырларда Стрельная тавы «жигулевская вольница» буларак билгеле булган һәм качкын крестьяннар аны күзәтү пункты итеп файдаланганнар. Алар Идел аръягында яшәгән ногайларны, шулай ук Идел буйлап үтүче сәүдә көймәләрен талау белән шөгыльләнгәннәр. Хәзерге вакытта Стрельная тавы башында туристлар өчен күзәтү мәйданчыгы оештырылган. Кагыйдә буенча, әлеге тау­­га турист төркемнәренә тыюлык дирекциясе рөхсәте буенча гына күтәрелергә рөхсәт ителә. Тау башындагы үсемлекләрне һәм тереклекне таптаудан сак­лаучы тимер баскыч ясалган. Тауга кадәр бары тик шәхси автомобильгә яисә экскурсия автобусына утырып барырга мөмкин. Автомобильне махсус тукталышта калдырып, маршрутны җәяүләп дәвам итәргә кирәк булачак. Маршрут буйлап истәлекле урыннар турында мәгълүмат бирүче стендлар, ял итеп алу өчен утыргычлар урнаштырылган. Тукталышта уңайлы бәдрәф тә бар.

Жигули тыюлыгына бару бәхетенә ирешкән кешеләр Каменная Чашаны (Таш Касәне) күрмичә кайтмый. Ул Ширяев Чокыры башка вак чокырлар белән кушылып киңәйгән урында урнашкан. Һәр яктан биек тау сыртлары белән әйләндереп алынган чокыр гаять зур казан яки таш касәне хәтерләтә. Табигатьнең матурлыгы һәм аулак урын булуы белән ул туристлар тарафыннан бик югары бәяләнә. Каменная Чаша янына бару өчен көнбатыш яктан 2,2 километр текә тауга менәргә яисә көнчыгыштагы Ширяево авылы ягыннан 10 километр яссы юл үтәргә кирәк. Озын юлны сайлаучыларга бормалы-бор­малы Ширяев чокыры буйлап 4 сәгать чамасы барырга туры килә. Ә кыска юлдан баручыларга башта Кояшлы Алан аша куе урман һәм таулар белән уратып алынган тар сукмак буйлап текә тау сыртына менеп җитәргә, шундый ук озын һәм текә сукмак буйлап төшәргә дә туры киләчәк. Барган саен, урман куера, әйләнә-тирәдәге биек үләннәр, чәчәкләр төр­лелеге арта бара. Монда кыңгырау чәчәкләренең сирәк очрый торганнарын да күрергә була. Бу гүзәллек арасында үзеңне әкияттәге кебек хис итәсең, чәчәкләрнең моңлы «бәллүр» шалтырауларын ишеткән сыман булып тоела.

Таш Касә тыюлыкта урнашканга күрә, монда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белергә кирәк. Биредә лагерь оештырырга, учак ягарга, сукмактан чыгарга, чүп-чар ташларга ярамый. Бу тылсымлы урында өч чишмә бар. Әмма төп сукмак төзекләндерелгән беренче чыганакка илтә. Ул «Изге Николай Чудотворец чыганагы» дип атала. Бу чишмә суы сәламәтлек һәм озын гомер бирә, дип санала. Шуңа күрә чыганакка төрле дин кешеләре килә. Изге чишмә суы белән коену өчен шунда ук махсус бина да бар. Шунысы кызык, су температурасы җәен дә кышын да плюс биш градус тәшкил итә.

Валерий Грушин исемендәге бард җыры фестиваленең беренчесе хәзерге кебек Мастрюков күлләрендә түгел, ә нәкъ менә Каменная Чаша янында узуын белүчеләр бик аздыр, минемчә. Ул турист җырларын пропагандалау, иң яхшы башкаручыларны ачыклау максатында, суга батучыларны коткарганда үзе батып үлгән студент Валерий Грушин истәлегенә 1968 елның 28 – 29 сентябрендә уздырыла.

Каменная Чаша җәяүлеләр өчен дә, атка атланып һәм велосипед белән йөрүчеләр өчен дә бик  уңайлы урын. Инде май башында ук юллар кибә һәм анда гади велосипедта да җиңел генә узарга мөмкин. Тыю­лыкта ял итү өчен билетны Ширяево авылында урнашкан милли парк кассасында алдан ук сатып алырга кирәк.

Әкияти табигать иясе булган Жигули тыюлыгының символы булып бурсык санала. Бахилов Аланы авылында бу сөйкемле җәнлекләр өчен хәтта «Бурсык­лар шәһәрчеге» дип аталган кечкенә генә питомник та бар. Дөрес, әлегә анда бары тик өч кенә бурсык яши –  Даша, Маша һәм Борис Михайлович. Шулай булуына карамастан, туристлар бу җәнлекләрнең тормышын сәгатьләр буе күзәтергә дә әзер. «Бурсыклар шәһәрчеге» Жигули тыюлыгы идарәсе бинасы артында урнашкан.

Биредә туган як табигате белән кызыксынучы туристлар өчен тагын бер мавыктыргыч урын – музей бар. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган 200гә якын тау токымнары үрнәкләре һәм минераллар коллекциясе, тыюлык хезмәткәрләре тарафыннан экспедицияләрдә җыелган палеозой һәм мезозой чоры ташлары, төрле кош оялары, бөҗәкләрнең сирәк төрләрен туплаган күргәзмәләр бар. Музей эш көннәрендә иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать дүрткә кадәр эшли.

Жигули тыюлыгы буенча туристик маршрутлар эшли башлады, табигать кочагында рәхәтләнеп ял итәргә рәхим итегез!

Эльмира Сәйфуллина.

Бердэмлек

Каменная чаша
Город барсуков
Гора Стрельная