Минем әбиемнең абыйсының кызы Надия Камалетдин кызы ЯДЫГАРОВА (Мостафина) сугыш турында сөйләргә яратмый. “Фронтта булган югалтуларны, кайгы-хәсрәтләрне күп күрергә туры килде, тик мин сугыш юлларында очраган авырлыклар аша снаряд ташый торган “Студебекер”ымда узып киттем”, – ди ул. Кичәге укытучы кызга сугышта хәрби шофер булып хезмәт итәргә һәм анда үзенең булачак сөйгән ярын үлемнән коткарырга туры килә.
Надия Камалетдин кызы Ядыгарова Ульяновск өлкәсенең Губан Күл (Елховое озеро) авылында 1924 елда туа. Мәктәптән соң Куйбышев педагогия училищесын тәмамлый, мәктәптә укыта башлый. Эшен дә, укучыларны да, үз балаларын яраткан кебек, ярата…
Бөек Ватан сугышы яшь укытучының язмышын төбеннән үзгәртә. 1941 елның сентябрь – ноябрь айларында ул башка хатын-кызлар белән бергә Татарстанның Апас районында окоплар казый. Ә 1942 елның апрелендә 18 яше тулган кызны армиягә алалар. Алдан аны Мәскәү өлкәсенең Наро-Фоминск шәһәренә хәрби машина йөртүчеләр (шоферлар) курсына җибәрәләр. Курсларны тәмамлагач, ул 1нче һава армиясенең 644нче автобатальонына эләгә. Әбием хәрби аэродромны бомба-снарядлар, ягулык белән тәэмин итәргә тиеш була. Менә шушы чандыр гәүдәле, ябык, уртача буйлы шофер-кыз карамагында халыкта “полуторка” дип аталган йөк машинасы, водомаслозаправщик, бензозаправщик һәм стартер да була. Самолет моторларын стартер ярдәмендә кабызу да аның вазифасына керә. 1943 елда ул Як-7 хәрби самолетларының моторларын кабызу өчен файдаланылган авиастартерның йөртүчесе дә була. Моны ул “Студебекер” US6 америка йөк ташу машинасы ярдәмендә башкара.
1943 елның августында фашистлар Надия хезмәт иткән авиаполкны утка тоталар. Шуңа аны автобатальонга күчерәләр. Биредә дә шофер кызга 3 тонналы “ЗИС-5” маркалы йөк машинасында эшләргә туры килә. Тиздән шундый зур машинаны да ул оста йөртә башлый. Сугыш елларында Смоленск фронтының алгы сызыгына бомба-снарядлар, сугыш кораллары ташый, ә кире әйләнеп кайтканда, аннан яралыларны һәм һәлак булганнарны алып чыга.
Бервакыт, фронтка снарядларны китереп, кире кайтканда, шофер кыз юл кырыеннан баручы ике яралы сугышчыны күрә. Шуларның берсе каты яраланган иптәшен өстерәп диярлек алга бара. Кыз шуыша-шуыша алар янына ашыга. Килеп җиткәч, ул авыр яралысына карый һәм куркып китә: егетнең аркасында биленә чаклы диярлек снаряд кыйпылчыгы кереп утырган. Кыз, беренче ярдәмне күрсәтеп, яраны бинт белән бәйли, аннары бу солдатны шинельгә салып, үзенең машинасына кадәр өстерәп бара. Инде медпунктка килеп җиткәч, яралы егет аңа әйтә: “Энекәш, адресыңны калдыр әле, үлмәсәм, сиңа хат язармын”, – ди. Комбинезон кигән солдатның кыз кеше икәненә игътибар да итми ул. Ә инде аның кыз кеше икәнен белгәч, гаҗәпләнүдән егетнең күзләре дүрт була. Берникадәр вакыттан соң шофер кызның үзенә дә госпитальдә дәваланырга туры килә. Чөнки ниндидер бер күпер аша чыкканда, кызның снарядлар тулы “ЗИС-5” машинасының тормозы сафтан чыга һәм ул машинасы-ние белән елгага чума. Шунда ул үзен кем коткаруын да хәтерләми. Госпитальдә гипс эчендә яткан килеш аңына килә. Яраланган машина йөртүче кызга госпитальдә 3 ай буе дәваланырга туры килә. Терелгәч, кабат үзенең “Студебекер”ына утыра. Шушы машинасы белән Кенигсбергка кадәр барып җитә ул. Күпме еллар көтеп алынган Җиңү көнен дә шунда каршылый. Сугыш юллары бик авыр, хәтәр, озын була. Ниһаять, безнең совет солдатлары империалистик Германиянең башкаласы Берлинга барып җитәләр һәм фашистларны үзләренең өннәрендә тар-мар итәләр. Ә Надия Ядыгарова 9 Май – Җиңү көнен Кенигсберг шәһәрендә каршылый.
Ә үлемнән коткарган теге татар солдатын кыз инде, сугыш бетеп, берничә ел үткәч, Ульяновскида очрата. Бөек Җиңүгә үзенең саллы өлешен керткән татар кызы, укытучы, ә хәзер машина йөртүче дә булган Надия туган якларына – Ульяновскига кайта. Күп еллар ул автомобиль заводында машина йөртүче булып эшли. Ничектер завод директоры Надиядән үзен шәһәрдә төзелә торган ТЭЦка утыртып баруын сорый. Менә шушы төзелештә ул сугышта коткарган татар егетен күрә дә инде. Тиздән бу очрашу, арадагы дуслык хисе мәхәббәт хисенә әверелә. Шул вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр үзенең яраткан Хөсәене белән алар гел бергә! Фронтовиклар гаиләсендә туган ул-кызлары да хәзер үзләре әти-әниләр, әби-бабайлар булганнар.
Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыгы, фидакарь хезмәте өчен Надия Ядыгарова II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “За боевые заслуги” медале, “За освобождение Кенигсберга”, “За победу над Германией” һәм башка төрле орден-медальләр белән бүләкләнә.
Быел 95 яшен тутырган сугыш ветераны Надия Ядыгарова хәзер дә бик актив кеше. Ул мәктәпләрдә, Ульяновск автомобиль заводында, культура үзәкләрендә оештырылган очрашуларга бик теләп йөри һәм истәлекләре белән уртаклаша. Һәр очрашуын ул: “Сугыш тәмамлануга быел инде 75 ел тула, тик мин һаман төшләремдә “Студебекер” белән снарядлар ташыйм әле… Күпме кеше һәлак булды бу каһәр суккан сугышта! Күпмесе яраланып, имгәнеп кайтты, күпме ятим балалар калды… Тик бервакытта да сезгә сугышны күрергә Ходай язмасын! Уяу булыгыз!” – дигән сүзләр белән тәмамлый.
Әминә Гарифуллина,
“Яктылык” мәктәбенең
8нче сыйныф укучысы.
Бердэмлек