Сугыш балалары. Миңнияр Мәсәгутов: “Фронтка чабата киеп киттеләр”

0
239

1941 елның 22 июнендә сугыш башланганда Миңнияр Мәсәгутовка 10 яшь була. Бүген ул балачагын елап искә ала. Сугыш башланган, әтисенә “повестка” тоттырылган, авыл ирләре сугышка киткән көннәрне ачык итеп хәтерли. Ил утка хәерче булып керде дип сөйли ул.

Башкортстанның Федоровка районы Өчбүләк авылыннан соң Оренбур далалары башлана. Агыйделгә койган Ашкадар елгасы башланган урында урнашкан кечкенә Өчбүләк авылын да сугыш читләтеп үтми.Федоровка районныннан сугышка 9850 кеше китә. 4038 кеше һәлак була, 5812 кеше исән кала

1941 елда бу авылдан 154 ир фронтка озатыла, 96 кеше сугыш кырында һәлак була. Ул вакытта авылда якынча 600 кеше яши. Бәләкәй авыл өчен кайтмаучылар саны бик зур. Бер гаиләдә әтисе һәм өч улының гомерләре Сталинград сугышында гомерләре өзелә.

Бүген 89 яшен тутырган Миңнияр Мәсәгутовның да әтисен сугышка озаталар, аның бәхетенә әтисе сау килеш өенә кайта. Әмма дүрт ел буена аның гаиләсенә дә миллионлаган башка гаиләгә кебек ачлык, ялангачлык тәмугын үтәргә туры килә. Ул 1931 елда ишле гаиләдә туа. Апасы, абыйсы була, үзе өченче бала булып дөньяга килә, аннан соң тагын бер-бер артлы биш ир бала туа. 1941 елда әтисе Габдрәшит Мәсәгутов фронтка “повестка” алганда әнисе кулында яше дә тумаган сабый да була әле.

— Әти белән кырда эштә идек. Мин инде 10 яшьлек егет, эшкә башкалар белән бергә җигелеп эшләрлек яшьтә дип саналам. Эссе җәй иде, карыйбыз – ерактан чаптырып ат килә. Авыл советыннан иде ул кеше, йортта кизүдә һәрвакыт бер кеше булды, шалтыратып әйтсәләр, ул сугышка китәргә тиешле кешене эзләп табарга тиеш. “Габдрәшит абый, сиңа сугышка “повестка” килде, иртәгә китәргә, диде. Әти “Шулай мени?” дигән сүздән башка берни әйтмәде. Без җыенып кайтып киттек. Өйдә ярты капчык он булган, әни ул көнне әтигә юлга икмәк әзерләде. Сугышка китүченең капчыгында сохари, кашык, кружка булырга тиеш. Әтигә ул вакытта 37 яшь булган, авыл советы рәисе булып эшли иде.

Габдрәшит Мәсәгутов
Габдрәшит Мәсәгутов

28 август иде. Икешәр атка бричка җигелгән. Аңа ике яклап авыл ирләре утырган иде, алар арасында безнең әти дә бар иде. Аларны Алкинга алып киттеләр. Ул Уфа ягында, тимер юл шунда, солдатлар туплана торган урын. Әти еш искә ала иде ул вакытларын, имән агачларын кискәннәр, солдатлар аны өстерәп, күтәреп окопларны ныгыткан. Юкә агачы да күп булган, солдатлар чабата үргән. Чабаталы ил. Кем чабата үрә ала, шул үргән. Солдатларга! Ашау каты-коты булган. Татар халкы токмач ашый, ә анда кәбестә ашын ашатканнар. Күнегелмәгән ризык. Халык ач . Өйдән икмәк, май җибәрүчеләр булган. Без дә җибәрдек. Күрше абзый аша салган иде әни ризык. Бик авыр булган Алкинда. Сугыштан да начаррак иде шартлар дип искә ала иде әти, — ди Миңнияр абый.

Өйдә җиде бала белән әнисе Гатифә, әбиләре Хәнифә кала. Әтиләре сугышка китер алдыннан карагай йорт салып өлгерә. Өй башкалар белән чагыштырганда зур, ишле гаиләдә барысы да сыйды дип искә ала ул. Ачлыктан хәер сорашып йөрергә туры килмәсә дә, һәрвакыт ач идек, ди ул. Кияргә кием юк, ни табалар, шуны кидерәләр иде, барыбызда да киндер ыштан, киндер күлмәк, дип искә ала сугыш елларына туры килгән балачагы турында Миңнияр Мәсәгутов.

— Әни тырыш кеше иде, ач утырганны хәтерләмим. Әмма сугыш вакытында барысы да ач иде, ашарга юк. Ярты капчык он белән калдык. Әти силсәвиттә эшләде, аңа иген, он бирелмәде, тиешле түгел иде. Акчасы аз, аңа он сатып алырлык түгел. Сугыш вакытында хәерчеләр күп булды. Стәрлебаш ягыннан теләнеп килүчеләр күп иде. “Каян сез?” дип сорагач, Хәлекәй авылы дип әйтәләр иде. Бәрәңге күп иде бездә, килгән кешегә ике бәрәңге тоттыра идек. Мәрхәмәтсезлек очракларын хәтерләмим. Сорап килүчеләрне кире бормыйлар иде. Булдыра алсалар, бүлештеләр.

Миңнияр Мәсәгутовның туган нигезе
Миңнияр Мәсәгутовның туган нигезе

Бәрәңге, кабак белән тукландык. Сыер, үгез, дүрт сарыгыбыз булды. Шушы норма, артык тотарга рөхсәт юк.

Кыш, мин мәктәптән кайттым. Абзый ишегалдында кар көри. Мин ач. Өйдәге мичтә учак көленә күмеп бәрәңге пешерә идек. Шуны күреп ашадым. Абзый керде – ашарга юк. Мин ашап бетердем. Абзый да ач. Ачуы белән башым белән авырттырып мичкә бәрде. Ул да елый, мин дә елыйм…

Сугыш вакытында коточкыч салкын иде. Зур имәннәр салкыннан шартлап ярыла иде. Язга таба җир ачыла башлагач, без, Өчбүләк малайлары, тауга менеп юкә агачларын селкетә идек. Орлыклар коела, шуны ашый идек. Җәен җиңелрәк иде, балтырган, башка үләннәр күп иде. Кочак-кочак өзеп алып кайта идек, шуның белән котылдык.

1950нче елларга кадәр безгә икмәк эләкмәде. Туйганчы икмәк ашау дигәне дә кара икмәк иде ул. Ак икмәк бик соң булды. Истә калган бер мизгел. Мин балтырган җыеп кайттым. Яланаяк. Кычыткан чага, аяклар әрни. Кайтып керсәм, өйдә Мәҗит исемле малай ашап утыра, ул безгә туган тиешле. Мәҗит шешенгән, ач иде, — дип искә ала ул.

Миңнияр Мәсәгутов сеңлесе Миңнур белән
Миңнияр Мәсәгутов сеңлесе Миңнур белән

Шул ук вакытта сугышта әтиләре һәлак булып, әниләре йә авырган, йә үлгән балалар өчен хөкүмәт балалар йорты оештырган. Федеровка районында андый йортлар өчәү булган, дип искә ала ул. Каралачык, Покровка, Кузьминовка авылларында урнашкан балалар йортларына АКШтан һуманитар ярдәм килә иде дип искә ала әңгәмәдәшебез. Балалар йортларында яшүчеләр бездән күпкә яхшырак киенәләр, ашаулары да күпкә әйбәтрәк иде дип сөйли ул.Детдомга эләгүчеләрне Америка ашатты. Һуманитар ярдәм шуннан килә иде

— Сугыш вакытында яшәү авыр иде. Хөкүмәт ятим калган балаларны ташламады. Әтиләре сугышта һәлак булган, әниләре авырган гаиләләр бар иде. Алар шул махсус йортларда яшәде. Ашатулары да, киенүләре дә бездән яхшырак иде. Ару кием белән кайталар иде. Детдомга эләгүчеләрне Америка ашатты. Һуманитар ярдәм шуннан килә иде. Кайчак әниләре сау-сәламәт кешеләр дә ничектер анда эләгә иде, “блат” белән… — дип сөйли ул.

Сугыш вакытында мәктәп эшен туктатмаган, әмма укудан бигрәк Миңнияр абыйның балаларның барысын да сугышка әзерләгәннәре истә калган. Сугыш мәңге дәвам итәр иде кебек дип сөйли ул.

— Мәктәп эшләүдән туктамады. Язарга дәфтәрләр булмый иде, китап кырыйларына яздык. Каләм урынына – каз каурые, карага манып яза идек. Сугыш башланганда мин икенче сыйныфта укый идем. 42 бала идек. Төрле яшьтәгеләр барысы да бергә. Сугыш турында сөйләмәделәр. Әмма мәктәптә хәрби эш дәресе бар иде. Һәрбер баланы сугышка әзерләделәр, атарга өйрәттеләр. Һәр бала мылтык сүтәргә, җыярга тиеш. Агач мылтык тагып йөрдек, сугышкан кебек кыланабыз, дошманга кадаган кебек уйный идек. Ничектер бу сугыш гомер буе дәвам итәр кебек иде.

Өчбүләк авылы
Өчбүләк авылы

Абзыем 1927 елгы иде, ул сугыш башланганчы 6нчы сыйныфны бетергән иде. Аларның буыны сугыш башлану белән мәктәптә укуны туктатты, барысы да колхозда эшли башлады. Аңа бит 14 кенә яшь. Абзый башта үгезләр карады. Аларны басу эшләрендә ат урынына җигәләр иде. Мин аңа ярдәм итә идем. Миңа да 10-11 яшь. Абзыйны бер ел узгач ат карарга куйдылар. Колхоздагы барлык ару атларны сугышка алып киттеләр, авыру, карт атлар калды. Бер көнне ат югалды. Сугыш вакытында ат югалу – коточкыч хәл. Колхоз рәисе – Динис авылыннан бер коммунист Миңлегали абый. Эзлиләр атны – таба алмыйлар. Елыйлар дусты белән. Колхоз рәисе абыйга “Төрмәгә утыртам мин сине” дип куркыта. Сугыш вакытында угрылар бар иде, атны алар урлаган иде, — ди ул.

Иң авыр хәл булып нәрсә истә калды дигәндә Миңнияр Мәсәгутов әнисенең ике хатын белән кыш көне Оренбурдан кайта алмавын, әнисез калдык дип елап уздырган көннәрен искә төшерә. Шәһәр авылдан 193 чакрым ераклыкта. Анда барыр өчен башта Шарлыкка барып җитәсе. Өчбүләк белән Шарлык арасы – 25 чакрым.

Миңнияр Мәсәгутов
Миңнияр Мәсәгутов

— Сугыш вакытында кием юнәтер өчен әни тагын ике хатын белән Оренбурга чыгып китәргә булды. Ит, май алды. Шәһәрдә эвакуациядән кайтучылар күп иде. Алар ач, әмма аларда тукымалар бар. Безнең авылда эвакуациядән кайтучылар булды, әмма алар хәерче иде. Яһүдләр, ни телне, ни авыл хуҗалыгы эшен белмиләр иде. Алар ат абзарында яшәделәр. Әниләр Шарлыктан Оренбурга ачык йөк машинага төялгән ашлыкка утырып барган. Абзый берничә көннән соң аларны каршы алырга тиеш иде. Вакытын чамалап үгезне җигеп юлга чыга иде. Ике-өч тапкыр бара, ә әниләр юк, ул кире әйләнеп кайта. Без тәрәзәдән күз алмыйча әнине көтәбез. Әниләр чынында бик нык этләнеп кайткан. Буранга эләкәннәр. Буран булгач, машиналар йөрми. Оренбурдан күп әйбер алганнар, аларны тартып кайтыр өчен чана юк. Төнлә ниндидер бер кешеләрнең капкаларын салдырып чана кебек тартып алып кайтканнар. Этләнгәннәр. Өч хатын, бурлак кебек, зур йөкне тартып кайткан, — ди ул.

Аллага ышаналар идеме авылда, дигәнгә Миңнияр Мәсәгутов намаз укучыларны тыймадылар дип искә ала.

— Ышаналар иде… Намаз тукталмады. Әби гел намазда иде. Авылда ике мәчет бар иде. Үзәк мәчеттән клуб ясадылар, икенче мәчетне сүтеп район үзәге Федоровкага алып китеп, шулай ук клуб ясадылар. Җомга намазлырына кайда җыелганнарын бик хәтерләмим. Дин тотучыларга басым булмады, — дип искә ала әңгәмәдәшебез.

Өчбүләк авылы мәчете
Өчбүләк авылы мәчете

Өчпочмаклы хат килү шатлык та өсти кешеләргә, кара кайгы хәбәре дә хат булып килә. Миңнияр Мәсәгутов барлык хатлар да укыла, тикшерелә, контроль аша уза иде дип сөйли.

— Хат көтә идек. Хат килеп төшсә, шатлык. Хат ташучыны да көтеп ала идек. Әти урыс хәрефләре белән яза иде хатны. Ул гарәп, латин хәрефләре белән дә грамотно яза иде. Без чана шуган чак. Өйгә йөгереп кердек. Әтидән хат килгән. “Ранен. Контузия” дип укыйбыз. Минем күз алдымда яраланган әти карда ята, ничек түзгән икән дип уйлыйм. Кан ага, өшеттерә бит..

Әти медсанчастькә эләккән, аңа шуннан соң медицина-хәрби батальонда калырга тәкъдим иткәннәр. Ул сугыш барганда яралы солдатларны һоспитальгә ташыган.

Иң бәләкәй энебез Өлфәт истә калган. Иртән тора идек тә бер-беребезгә төшләр сөйли идек. Энебез сукалый башлаган вакыт. Өлфәт безгә ияреп: “Әти кайткан икән, кәнфит алып кайткан!” дияр иде бахыр. Әтине күрмәгән, белмәгән бала көткән аны…

Без дә хатлар яздык, барып җитә иде. Яза белмәгән, укый белмәгән кешеләр дә бар иде. Почтада төрле алфавиттагы, телләрдәге хатларны укый алырлык кешеләр бар иде һәм барлык хатлар укыла иде, контроль көчле булды. Серле әйбер язылмыймы дип тикшерделәр, — ди ул.

Сугыш беткәндә бернинди дә чаралар, шатлык-куанычларны хәтерләми ул. Халык арыган, туйган иде сугыштан, күпләр якыннарын югалтты сугышта, шатланырга, сөенергә көче калмаган кешеләрнең.

Габдрәшит Мәсәгутов кабере
Габдрәшит Мәсәгутов кабере

— Сугыш беткән көнне без мәктәптә идек. Мәктәптә әйттеләр аны. Безне барыбызны да кайтарып җибәрделәр. Бәйрәмне хәтерләмим. Аны озак бәйрәм итмәделәр. Сугыш беткәч солдатларны кайтара башладылар. Башта өлкән яшьтәгеләр кайтты. Күршеләр дә кайтты, башкаларны да ишетәбез кайтканын, ә безнең әти юк. Әти 1945 елның көзендә кайтты. “Ник соң кайттың?” дип сорадым. Әти Германиядән мал куып кайткан. Сыерлар ашый-ашый кайткан, шулар уңаена алар да җәяү атлаганнар. Әти Чехословакия якларына барып җиткән, малларны Судецки якларыннан куганнар. Украинага кергәч, колхозга тапшырганннар, аннары гына поездка утырырга рөхсәт иткәннәр.

Әти Zinger исемле аяк белән тегү машинасы алып кайткан иде. Посылка салырга рөхсәт иткәннәр. Күрше Сәләхетдин абзыйларга күп посылка килде. Киемнәр күп иде. Безнең посылкада да киемнәр, тукымалар бар иде, сырлы ыштан да бар иде. Алар концлагерь киеме булган микән… Әти бер капчык кара борыч та алып кайткан иде. Нимесләрнең машинасы ватылган, машинада төрле әйбер булган. Яһүдләр энәләр табып алган, ә әтинең кара борычка исе киткән, шуны капчыгына тутырган. Соңыннан яһүдләр энәләр сатып көн күрде, алар кыйммәт иде. Әти үкенгән иде, әмма борычны да озак ашадык, — ди ул .

“Бәхетле чагыгыз бар идеме?” дигән сорауга гына җавап бирә алмый балачаклары сугыш чорына туры килгән буын кешеләре.

— Аны уйлыйсыңмы инде… Сугыш вакытында гел эштә идек. Күп эшләттеләр. Һәм гел ашау турында уйладык. Рәхәт балачак булмады. Без көн саен яшәү өчен көрәштек. Исән калу өчен көрәштек. Куркыныч сугыш. Әтиләр белән бергә киткәннәрнең күбесе кайтмады… Урыннары җәннәттә булсын, — ди Миңнияр абый.

римма әбдрәшитова

azatliq

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here