Домой Жизнь татар Ә сугышта – сугыштагы кебек…

Ә сугышта – сугыштагы кебек…

0
Ә сугышта – сугыштагы кебек…

Аларның берсе дә сугышта булырмын дип уйламаган. Күк йөзен караңгылык каплар, гадәти солдат тормышы өзлексез шартлаулар, янган-көйгән ис белән тулыр дип күз алдына да китермәгәннәрдер…

Әфганстанның искиткеч матур табигате әле дә Хәким Идиатуллинның күз алдында тора. Таулар арасыннан адым саен үлем куркынычы янаганы турында да онытмый. Хәким Сәлимҗан улы Әфганстан сугышының кызган чорында хәрби шофер булып хезмәт иткән. Ул тыныч тормышка 1987 елда әйләнеп кайта һәм Әфган сугышы хатирәләрдә генә калыр инде, дип өметләнә.

Хәким Идиатуллин Шенталы районының Денис авылында туып-үсә. Машиналар белән мавыккан егет мәктәпне тәмамлаганнан соң нинди һөнәр сайларга икән дип баш ватмый, аттестат алуга Сургутның 40 санлы техник училищесына автослесарьлыкка укырга керә.

“Күп кенә яшьтәшләрем кебек, мин дә армиядә хезмәт итәргә теләдем. Безнең буын Бөек Ватан сугышы герой­ларының батырлыгы турында фильмнар карап, китаплар укып үсте бит.

1985 елда мине Шинданд шәһәренә автомобиль гаскәрләренә алдылар. Алдан без 3 айлык яшь солдат курслары узган идек. Шулай ук кул сугышына да өйрәттеләр, Әфган халкының менталитеты, яшәү рәвеше һәм диненә кагылышлы файдалы киңәшләр бирделәр һәм без, 200 яшь солдат, сугышка кердек”, – дип сөйли Хәким Сәлимҗан улы.

Частьтә егетне УАЗ машинасы руле артына утырталар. Ике ел буе дошманнар прицелы астында яраланган сугышчыларны җирле госпитальгә ташый ул. Ә һәлак булган иптәшләренең мәетләре салынган цинк табутларны самолет трапына илтә.

«Безнең госпиталь зурлыгы буенча, Кабулныкыннан кала, икенче урында булгандыр. Солдатлар агач мо­дульләрдә яшәде. Әлбәттә, анда күп нәрсә китапларда язылганча түгел иде. Бу безнең өчен яңа тәҗрибә, өлкәнәю булды.  Әйе, кабинадан сугыш күренми. Түбән атудан саклану өчен тәрәзәләргә бронежилетлар элдек, башка каскалар кидек. Минем төп бурыч – яралыларны мөмкин булганча тизрәк госпитальгә илтеп җиткерү. Юлда дошман пулясын эләктерү, снаряд шартлау куркынычы бар иде. Бер кулда – руль, икенчесендә автомат иде», – дип сөйли Әфган сугышы ветераны Хәким Идиатуллин.

Һәрвакыт, хәтта гарнизонда да, игътибарлы булырга кирәк. Солдатлар тәүлек буе кизү торсалар да, һәр сантиметрны күзәтеп бетереп булмый…

“Миңа 19 яшь тулган көн иде бу. Шулай, егетләр белән сөйләшеп басып торабыз. Кинәт, 5 метр ераклыкта гына снаряд шартламасынмы! Әфганстанда уяулыкны беркайчан да югалтырга ярамый иде. Хәтта тыныч халык арасында да дошманнар булырга мөмкин бит. Безнең бер кагыйдә бар иде: беркайчан да беркая да ялгыз барырга ярамый!” – ди Хәким Сәлимҗан улы.

Сугышчыларның рухын кү­тәрү өчен, совет артист­ла­ры Әфганстанга концертлар куярга киләләр иде. Мондый очрашулар, бер мизгелгә булса да, сугыш дәһшәтен онытып торырга ярдәм итә. Хәкимнең күңелендә  Александр Розенбаумның чыгышы, бигрәк тә “Черный тюльпан” җыры аеруча тирән тәэсир калдырган. Нәкъ Бөек Ватан сугышы вакытындагы кебек артистлар госпитальләрдә чыгыш ясыйлар: солдатларның күбесе ятып тора, икенчеләре – култык таягына таянып, өченчеләре гипска уралган кулларын тотып, көч-хәл белән басып тыңлыйлар.

“Аеруча кыен булганда догалар, нык иманым коткара иде. Ходайга ялварганда, күңел тынычлана, авыр уйлар тарала. Әнинең догалары да Ходайга барып җиткәндер. Ул минем Әфганстанда булуымны белә иде. Мин аңа хатлар язып тордым, хезмәтем турында сөйли идем. Ә әнкәй, минем өчен борчылып, көн саен күз яшьләре түккән, Ходайдан исән кайтуымны сораган”, – дип сөйли Хәким абый.

Болай да авыр шартларда хезмәт иткән хәрбиләрне язмыш  төрле авырулар белән дә сыный. Хәкимне алардан да Аллаһы Тәгалә саклап калгандыр. Ә менә сары чире, корсак тифы, менингит белән авыручыларның күбесе терелә алмаган.

1987 елда солдат сержант званиесендә туган авылына кайта. Хәкимнең дә, газиз баласын күз нурыдай көткән әнисенең дә шатлыгын сүз белән сөйләп бетерерлек түгел.  Кабат тыныч тормышка кайту җиңел булмый, еш кына милләттәшебезнең күңелен авыр хатирәләр  биләп ала, хезмәттәшләре белән очрашасы килә. Хәким Сәлимҗан улының шәхси архивында Әфган дуслары белән төшкән фотографияләр күп. Алар, иңне-иңгә куеп, дошманга каршы көрәшкәннәр, вафат булган хезмәттәшләрен соңгы юлга озатканнар. “Янәшә утырып, бер икмәк телемен урталай бүлгән, бер казаннан ашаган иптәшеңнең ярты сәгатьтән мәетен табып алу – бик куркыныч ул!” – дип искә ала Хәким абый.

Армиядән соң егет, Сургут шәһәренә күчеп, автотранспорт оешмасына машина йөртүче булып эшкә урнашып карый. Тик анда озак тора алмый, кабат туган авылына әйләнеп кайта. “Күңел туган нигезгә, туганнарым янына тартты. Моңсулык, сагыш йөрәкне кыс­ты. Дөньяның бернинди матурлыгы да туган авылымны алыштыра алмый шул”, – ди Хәким Сәлимҗан улы.

2000 елда ул өйләнә. Хәзер инде ике улы, ике канаты – Дамир белән Данир үсеп киләләр. “Балаларыма сугыш, Ватан чикләрен якла­ган хезмәттәшләрем, Әфган халкы турында сөйлим. Тик алар әтиләрен кулына автомат тоткан хәрби итеп күз алдына китерә алмыйлар”, – дип елмая Хәким Идиатуллин.

Сугыш 1989 елда тә­мамланды, әмма аның хати­рәләре исән калган солдатлар күңелендә саклана. Аларны вакыт та, ерак аралар да  сызып ташлый алмый…

Алинә Харисова.

Хәким Идиатуллин (сулда) улы һәм әтисе белән

Бердэмлек