Домой Жизнь татар Татары в регионе Супер-килен бездә дә бар

Супер-килен бездә дә бар

0
Супер-килен бездә дә бар

30 октябрьдә «Заря» мәдәният йортында икенче тапкыр «Самара губернасының супер-килене» дип аталган милләтара гаилә конкурсы узды. Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара Самара өлкәсенең эчке сәясәт департаменты, шәһәр администрациясе һәм Халыклар дуслыгы йорты ярдәмендә «Ак ЖОЛ» («Якты юл») казах милли-мәдәни автономиясе инициативасы белән оештырылган иде.

Бәйге өлкәдә яшәүче төрле милләт вәкилләре мәдәниятенең һәм гореф-гадәтләренең күпкырлылыгы белән таныштыру, традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру һәм күпмилләтле губернаның милләтара һәм конфессияара татулыгын ныгыту максатыннан үткәрелә. Быелгы бәйгедә рус, башкорт, татар, әрмән, украин, казах милләтеннән булган киленнәр катнашты. Алар үз халыкларының тарихын һәм гореф-гадәтләрен белергә һәм матур итеп үзләре белән таныштырырга тиеш иделәр. Шулай ук киленнәр биеп, җырлап, шигырьләр сөйләп, төрле уен коралларында уйнап, жюри әгъзаларын иҗади талантлары белән гаҗәпләндерделәр. Кайбер сынауларны хуҗабикәләр туганнары, балалары һәм кайнаналары ярдәмендә уздылар. Мәсәлән, милли ризык пешерү бәйгесендә килен белән кайнана бер команда буларак чыгыш ясады.

Татар килене данын “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият татар ансамбле хореографы Гөлнәзирә Вахит кызы Нуруллина яклады.

– Кызганыч, бәйгедә кызым Вәсилә дә, Самарадан ерак яшәгәнлектән, кайнанам да катнаша алмадылар. Шулай да ярдәмчесез калмадым, милли ризык пешерү бәйгесендә әнием белән бергәләшеп бәлеш салдык, – дип сөйли милләттәшебез. – Якын кешем янәшә булганга, жюри әгъзалары оештырган викторина сорауларына җавап бирүе дә җиңел булды, – ди ул.

Шулай ук конкурста катнашучылар тамашачыларга милли костюмнар һәм кичке күлмәкләр киеп ике дефиле күрсәттеләр. Бу инде йомгаклау конкурсы булды. Бөтен бәйгеләргә нәтиҗә ясаганнан соң, “Мисс Нежность”, “Мисс Талант”, “Мисс Обаяние”, “Мисс Совершенство”, “Мисс Изящество”, “Мисс Креативность”, “Мисс Позитив”, “Мисс Привлекательность”, “Мисс Вдохновение”, “Мисс Грация” номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде. Безнең Гөлнәзирә Нуруллина “Мисс Совершенство” номинациясенә лаек булды.

“Мереке” казах бию ансамбле, “Алпан” азәрбәйҗан ансамбле һәм башка иҗат коллективлары чыгышлары чараны башыннан азагына кадәр бизәп, яхшы кәеф өстәп тордылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бәйгедә өч елдан артык кияүдә булган, егерме яшьтән кырык яшькәчә хатын-кызлар гына катнаша ала, ә сайлап алу берничә этапта уза.

Самарада конкурс икенче тапкыр гына узуына карамастан, шәһәр халкының күңеленә хуш килде. Димәк, алдагы елларда да өлкәбезнең уңган-булган киленнәрен ачыклау конкурслары дәвам итәчәк.

Венера ГАЛИМОВА