«Сыерчык»

0
89

(Тормыштан алынды)

– Фатыйма, әйдә өй-өй уйныйбыз! Бусы – безнең өебез, ди, бусы – әти чыгарган мичебез, ди…

Безгә уйнарга килгән иптәш кызым Фатыйма белән, мәш килеп, әтинең “бәләкәй өеннән” (иске өебездән төзелгән остаханәсен шулай атый идек) алып кергән шома, кырыйлары сырлы такта кисекләреннән курчак йорты ясыйбыз. Шакмакларның ниндие генә юк!

Шулчак түр як тәрәзә аша әтинең капкадан килеп кергәнен күреп алдык. Фатыйма: “Мөңкәй абый кайта, мин качам!” – диде дә, уйнак песи баласы җитезлегендә, мендәрләр өеп куелган караватка менеп китте һәм, ике кул арасына башын куеп, йөзе белән мендәргә капланды. Кача, янәсе.

Мин, югалып, тораташ булып басып калдым. “Шулай качалармыни?” – дип әйтмәдем генә, аның “Мөңкәй абый” дигән сүзе мине өнсез калдырды. Нигә минем әтинең исемен боза ул, нигә Мөнибулла абый, дими?! Мин бит аның әтисенә Халит абый дип, матур итеп эндәшәм!

Безгә ничә яшь булгандыр, хәтерләмим. Миннән бер яшькә кечерәк булган Фатыйманың мендәргә капланып яшеренгәненнән чамалап була инде яшебезне. Дустым киткәч, яклау эзләп, әнигә әләкләмичә булдыра алмадым. Ә ул исә: “И кызым! Шуның өчен дә үпкәләп тормыйлар бит инде! Үпкәлчән кеше бәхетсез була. Фатыйма үскәчрәк атаңның исемен тулы итеп әйтергә өйрәнер әле. Ул бит олылардан нәрсә ишеткән, шуны әйтә. Әнә, Минсылуның да, Роза апаңның әтиләренең дә исемнәрен кыскартып әйтәләр. Алар бит үпкәләп, борын салындырып йөрмиләр”, – диде, башымнан сыйпап. Әйе, беләм шул: күрше Исмәгыйль абыйны – Исмай, Шәфигулла абзыйны – Чәпеш, әтинең Югарочта яши торган дустын Шашый дип йөртәләр. Тик, ул исемнәрне ишеткәндә, миңа бер дә авыр булмый бит… Ә әтинең кыскартылган исемен күңелем кабул итмәде…

Үсә төшкәч, шуны белдем: исемнәрне кыскартып-бозып әйтү әллә ни зур фаҗига түгел икән. Авылдашларның бер-берсенә кушамат тагуы да гадәти хәл. Авылыбызда кушаматсыз кеше юк диярлек. Мәсәлән, Гайфулла бабам, солдат хезмәтеннән кайткач, дусларына кызык итеп, Маруся исемле кыз белән танышуы турында сөйләгән. Нәтиҗәдә, шул ук көнне, Маруч Гайфуллага әйләнгән дә куйган. Шулай итеп, аны авылдагы тагын ике Гайфулладан аеру эше җиңеләйгән. Хәер, алары да кушаматтан мәхрүм түгел. Ялгышмасам, берсе – Акша Гайфулла, икенчесен ниндидер кош исеме белән атыйлар иде. Ә Япон бабайның хәтта чын исемен дә хәтерләмим. Әстери бабайның кушаматы кайчандыр аның әвене урнашкан тау атамасынан күчкән. Авыл кырыендагы безгә бик биек булып тоелган калкулыкның атамасы – Әстери тавы.

Гомер үтә тора. Фатыймага бүген үпкәм юк. Ул да миңа үпкәләмәсен иде. Мин гаепле түгел. Иремне дә гаепли алмыйм. Ул бит белмичә генә… Э-э-э… ничек әйтим инде?..

Туктагыз, тагын хатирәләрне яңартыйм инде. Байтак еллар үткәч, март аенда, без ирем белән җитәкләшеп, туган авылым Иске Усманга туйга кайттык. Кыз ягыннан әрчи итеп чакырганнар иде. Апамның кызы Гөлия әнисенең туган авылы Зирекледә яшәүче Фәнил исемле егеткә кияүгә чыга. Туйда әрчиләр дәрәҗәсе зур инде! Аларны аштан – ашка йөртеп, хөрмәт күрсәтәләр. Бер көнне сигез җиргә чакырдылар. Сыйдан өстәлләр сыгылып тора. Чираттагы кунак алучыга кергәндә, ашамыйм, бер баурсак кабар урыным да калмады, дип уйлыйсың, әмма өстәл артына утыргач та кашыкка үреләсең. Һәр хуҗа кунакларны үзенчә кыстый белә.

Кәзим абый белән Мәрьям апай кунакларны, башкалар кебек үк, ачык йөз, тәмле тел белән каршы алдылар. Алар туй кунакларыннан тыш башка дус-туганнарын да дәшкәннәр иде. Кысташу, уен-көлке, җыр-бию, яшьләргә теләкләр теләү, аралашу дисеңме! Кыскасы, табын гөр килә. Сез утырган мәҗлестә дә шулай булганы бардыр: әле генә шау-гөр килгән табын бер мизгелгә тынып кала. Минем ирем, кайда гына булмасын, халыкны андый тынлыктан уятып җибәрергә ярата. Зөфәрем монда да шул ук хәлне кабатлады: бу юлы ул, аңа гына хас булган үзенчәлекле тембр, көчле тавышы белән кычкырып җырлап җибәрде: “Язын сыерчыклар кайтып, оясын тапса-а-а-а…” Я Хода, бар икән күрәчәкләр! Югыйсә, мин аны гел кисәтеп киләм бит: “Кунак икәнеңне онытма, һәр якның үз гадәтләре, син белмәгән серләре була. Авыр хәлгә калуың бар, кунакта тыйнаграк булырга кирәк”, – дим. Юк инде, ничә генә кабатласаң да, әйткәнне оныта гына бит, малай! “Чир – китә, гадәт кала”, дип бик дөрес әйтәләр икән!

Бу юлы Зөфәргә кушылып җырлаучы табылмады. Дөресрәге, җырлау теләген җырдагы кош исеме юкка чыгарды. Табынны алып барган Кәзим абый, бик авыр хәлгә юлыккан кыяфәт чыгарып, кулындагы салфетканы учында йомарлап, кат-кат әвәләде дә, ыңгырашып: “Бетерде бит, малай!” – дип башын аска иде. Зөфәр, курку катыш аптырашта калып, моңлануыннан туктап, миңа карады. Мин дә, берникадәр уңайсызланып, эшнең кайсы якка борылганын борчылып күзәткәнгә, килеп чыккан аңлашылмаучанлыкны “әртисемә” төшендерә алырлык хәлдә түгел идем.

Халык, бермәл тынып торганнан соң, дәррәү күтәрелеп көлә башлады. Шулчак Кәзим абый халыкка кушылып көлүче Зәкиулла абыйга: “Үзеңне бел! Нигә шатланасың?” – димәсенме! Зәкиулла абый, көлүеннән туктый алмыйча: “Бик яхшы беләм мин үземне! Шатланам да! Мин бит үз оямны үзем корам! Ә син оя да кора белмисең! Кеше ясаган ояга кереп хуҗа буласың!” – дип җавап бирде. Әйтсәм, әйтим инде, Кәзим абыйларның нәсел кушаматы Сыерчык булса, Зәкиулла абыйларныкы – Карга!

Тормышта да дус булып, бер-берсенә булышып яшәгән Кәзим абый белән Зәкиулла абый, алдан ук язылган сценарий буенча кат-кат репетиция ясаган театр артистлары кебек, килеп туган ситуациядән оста итеп чыга белделәр. Алай гына да түгел, аларның бу шаярышулары мәҗлескә үзенә күрә бер ямь өстәде. Ике дуска сокланмый мөмкин түгел иде. Хуҗалар да, кунаклар да, көтелмәгәндә килеп туган бу күңеллелектән канәгать калдылар. Чаллы кунагын, җырчы әрчине, беркем һәм беркайчан да битәрләмәде. Дустым Фатыйманың да, язын туган якка яз хәбәрен алып кайта торган, кирәк чакта әрсез дә була ала торган сайрар кош исемен йөртүе шул нәселдән икәнен әйтер чак җитте.

И-и, гомер агышлары! Шатлыгы, сагышлары… Бар да тиз үтүчән шул. Инде бу ике абыебыз да туган җирләрендә – үз колхозларында, гомер буе фидакарь хезмәт куеп, төбәгебездә билгеле, мактаулы булып, башкаларга матур яшәү үрнәге күрсәтеп, үзләре кебек хезмәт сөючән, тәрбияле кыз-уллар үстереп, бер-бер артлы бакыйлыкка күчтеләр.

Авылга кайткан саен, Кәзим абыйлар турыннан үтеп киткәндә, бу вакыйганы искә төшерми киткәнебез юк. Туган якның сагынып искә алырдай кешеләрен, алар белән бергә тулы бер чорны югалтканыбызны аңлап, сагышланып та куябыз. Сагынудан алар рухына кылган догабыз гына коткара. Җаннарыгыз рәхәттә булсын, мәңгелеккә киткән киң холыклы, тырыш һәм уңган якыннарым һәм авылдашларым!

Гөлсинә Ясәбиева.

Яр Чаллы шәһәре.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here