2014 елның 16 ноябрендә Сызран шәһәренең Декабристлар урамында төзеләчәк яңа Җәмигъ мәчете нигезенә беренче таш салынган иде.
Бүген төзелеш нинди хәлдә, кемнәр ярдәм итә – бу турыда Сызран шәһәре Җәмигъ мәчетенең өлкән имамы
Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев сөйләде.
– Илгизәр хәзрәт, Сызранда дүрт мәчет эшләп килә. Тагын бер гыйбадәтханә төзүгә ихтыяҗ бар идеме? Бу эшләрне башлап җибәрү бер дә җиңел булмагандыр?
– Әле 90нчы елларда ук җирле татарларның Җәмигъ мәчете төзергә ниятләре булган. 2000 елда мине Гали авылыннан Сызранга баш имам итеп күчерделәр. Беренче вазифам мөселманнарны берләштерү булса, икенчесе – Җәмигъ мәчетен салуны оештыру иде. Бер ел буена диярлек мәчет төзү өчен урын эзләдек. Әмма һәр мөрәҗәгатькә шәһәр администрациясеннән: “Бу урында башка объектлар төзү каралган”, – дигән җавап килә иде. Шул вакыттагы шәһәр башлыгы Василий Янин моннан берничә ел элек Жуковский урамында төзелә башлаган мәхәллә мәчетен салып бетерергә тәкъдим итте. “Азан” мәчетенә нигез салынган, тик 2 ел элек төзелеш туктатылган икән.
Аллаһыга шөкер, мәчет төзү тәҗрибәм (Гали авылында Түбән оч мәчете төзелешен мин башлап җибәргән идем) бар иде. Сызран эшмәкәрләрен җыеп, Попечительләр советы оештырдык. Аны автопредприятиеләр директоры Мәкъсуд Шабуров җитәкләде, ә төзелешнең баш “генераторы” – “Азан” мәчетенең имам-хатыйбы Хафиз хәзрәт Рәҗәпов булды. Күп кенә предприятиеләр һәм оешмалар ярдәме белән, 2006 елда төзелеш эшләрен тәмамладык. Мәчетне ачу тантанасында мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең югары мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдинов та канашты.
Тик аннан соң да әле Җәмигъ мәчете төзелешенә тиз генә тотынып булмады – Декабристлар урамындагы Үзәк мәчеткә реконструкция ясарга кирәк иде. Шулай итеп, Сызранда дүрт мәчет булды. Тик бу да аз булып чыкты. Җирле халыкның биш процентын татарлар тәшкил итә. Ә Сызранда яшәүче бөтен мөселманнарны да санасаң, уналты мең чамасы кеше булыр. Дини бәйрәмнәрдә халык ташкыны гыйбадәтханәләргә сыймыйча, урамнарга чыга. Шулай булгач, шәһәрдә зур Җәмигъ мәчете салу хаҗәте бар.
2010 елда без кабат, мәчет төзергә урын кирәк дип, шәһәр җитәкчелеге каршына бардык. Бу юлы гозерне кире какмадылар, ике баракны сүтеп, шул урынны бирделәр. Аны кире алмасыннар дип, ноябрьдә тантаналы рәвештә дога кылу оештырдык. Ә төзелеш 2014 елда гына башланды. Без, шулай ук, Попечительләр советы булдырдык. Аны Муса Байбиков җитәкләде. Яңа мәчетебез бик матур булыр, иншаллаһ. Бинасы сигез кырлы, ике катлы. Проект буенча аның ике манарасы 28 метр биеклеккә күтәреләчәк, калган дүртесе — кечкенәрәк булачак. Ә уртага диаметры 10 метр булган түгәрәк гөмбәз куячакбыз. Биш йөзләп кеше сыешлы бу мәчет өстендә 7 ярымай балкыячак.
– Мәчет кем акчасына салына?
– Гыйбадәтханә салу бюджеты 40 миллион сумга төшәчәк. Бүгенге көнгә 19 миллион сум үзләштерелгән. Мәчет халыктан җыелган садака акчаларына төзелә. Ярдәм итүчеләр арасында “Сельмаш”, “Криста”, “Тяжмаш” оешмалары һәм аерым эшмәкәрләр бар. Мәсәлән, Шәүкәт һәм Рөстәм Сәйфетдиновлар, Радик Газизов, Вәлиулла Шабанов, Рәхимҗан Мингалишев, Рева Нугаев, Фәрид Бәширов, Марат Әхмәров, Рәхимҗан Байбиков, Дамир Җамалетдинов һәм башкалар. Шәһәр Думасы депутатлары Илдар Мәҗитов һәм Али Рәхмәтуллиннар да төзелешкә зур ярдәм күрсәттеләр. Мәчет төзелешенә татарлар гына түгел, башка милләттәге дин кардәшләребез дә өлеш кертәләр.
– Илгизәр хәзрәт, бу изге эштә җирле халык кына ярдәм итәме?
– Юк. 2018 елда Татарстан хөкүмәте биш миллион сум акча бүлеп биреп, зур ярдәм күрсәтте. Моның өчен Республика президенты Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт. Шулай ук Мәскәүнең Тарихи мәчете каршында эшләп килүче “Ярдәм” фондыннан Рамил хәзрәт Садыйков 100 мең акча җибәрде. Якташым, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы, Самара өлкәсенең “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев та ярдәм кулы сузды.
Төзелешнең беренче көненнән башлап “Истәлек дәфтәре” алып барабыз. Анда мин мәчет төзелешенә кем нинди ярдәм күрсәткәнен язып барам. Бу исемлектә беренче булып Самара эшкуары, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе урынбасары Минәхмәт Хәлиулловның исеме тора. Самарага килгән кунаклар аша ул беренче булып хәер акчасы биреп җибәргән иде. Мәчетнең беренче каты төзелеп беткәч, мин, ярдәм сорап, Минәхмәт Мидхәт улына мөрәҗәгать иттем. Ул өч катны (мәчетнең цоколь этажы да бар) тәрәзәләр белән тәэмин итәргә вәгъдә итте һәм сүзендә торды да. Төрле зурлыктагы 68 тәрәзә – бу бит бик зур ярдәм! Аңа һәм бу изге эшкә өлеш керткән һәркемгә дә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын!
– Илгизәр хәзрәт, бүген төзелеш ни хәлдә?
– Аллаһыга шөкер, шактый эшләр башкарылды инде. Монда прорабыбыз Раил абый Абушаевның өлеше зурдан. Ул – үз һөнәренең остасы, Сочидагы олимпиада объектларын төзүдә катнашкан белгеч.
Хәзер төзелешнең бик катлаулы һәм иң җаваплы өлешенә керештек. Шушы көннәрдә Гали авылы осталары Рөстәм Асылгәрәев, Ильяс Кәримов һәм Ринат Манашев манараларның чатырларын түбә калае белән яптылар. “Тяжмаш” җәмгыяте гөмбәзне ясатырга ярдәм итте, “Дельта” җәмгыяте тимер каркас эшләрен башкарды. Иншалла, август – сентябрь айларында гөмбәз, манараларын күтәрербез, дип торабыз. Диварлар эчке яктан штукатурлаган, шуңа, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, көзге яңгырларга кадәр мәчетнең түбәсен ябарга ниятлибез.
Шуның белән төзелешнең зур өлеше тәмамлана. Ләкин башкарасы эшләребез әле шактый кала. Алар зур чыгымнар таләп итә. Бу изге эшкә ярдәм күрсәтергә теләүчеләр табылса, без бик шат булыр идек.
Садака акчасын күчерү өчен Җәмигъ мәчетенең исәп-хисап счеты:
Поволжский банк ПАО «Сбербанк России» г. Самара
БИК 043601607
к/с 30101810200000000607
р/с 40703810654400000636
Получатель: №6991/0385
ИНН 6325021029
Шулай ук садаканы Декабристлар урамы, 59 йорт адресы буенча урнашкан мәчеткә шәхсән үзегез дә китереп бирә аласыз. Сезнең ярдәм акчалата гына түгел, төзелеш материаллары, техника, эшче көчләр белән дә булырга мөмкин.
– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Илгизәр хәзрәт! Игелекле кешеләр ярдәме белән Аллаһы йорты тиз арада төзелеп бетәр, барыбызга да шатлык-бәхет китереп торыр, дип ышанабыз.
Әңгәмәдәш –
Алия Арсланова.
Рәсемдә: Илгизәр хәзрәт СәгЪдиев (уңда) һәм Раил Абушаев.
Бердэмлек