Домой Жизнь татар Татары в регионе СЫЗРАННЫҢ ҮЗӘК МӘСҖИДЕНДӘ ГӘЕД НАМАЗЫ УЗДЫ. “ГАЗА ХАЛЫКЫНЫҢ КҮЗ ЯШЕДӘЙ ЯҢГЫР ЯУДЫ”

СЫЗРАННЫҢ ҮЗӘК МӘСҖИДЕНДӘ ГӘЕД НАМАЗЫ УЗДЫ. “ГАЗА ХАЛЫКЫНЫҢ КҮЗ ЯШЕДӘЙ ЯҢГЫР ЯУДЫ”

0
СЫЗРАННЫҢ ҮЗӘК МӘСҖИДЕНДӘ ГӘЕД НАМАЗЫ УЗДЫ. “ГАЗА ХАЛЫКЫНЫҢ КҮЗ ЯШЕДӘЙ ЯҢГЫР ЯУДЫ”


Бүген таң белән мәсҗидебез халык белән тула башлады. Матур матур киемнәрен киеп мәсҗидкә мөселманнар агылды.
Иртәнге намаз алдыннан бөтен халык бергә “Әлвидагъ”-“Сабуллашу” мөнәҗәтен әйтте.
Иртәнге намаздан соң мин Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния назараты тарафыннан җибәрелгән татар һәм рус телендә язылган эчтәлекле вәгазгә таянып вагаз-нәсыйхать кылдым. Баштан татарча соңыннан русча сөйләдем, әлхәмдүлилләһ.. Мәсҗидкә тулып тышкада 100 гә якын кеше калучылар бик игътибар белән хәттә кайберләре күз яшләрен чыгарып тыңладылар.
Гәед намазының ахрында бер могҗиза булды.
Без Газадагы (Фалистинада) мөселманнар өчень дога кылганда әман шул кыерсытылган хаксыз изелгән, үтерелгән Газа халыгының күз яшедәй яңгыр яуды. Иң гәҗабе шул ки, яңгыр яумый тордыда мөселманнарның гәед намазларын укып бетергәнен көтеп алдыда шул күп кайгы хәсрәт күргән халыкка дога кылганда аларның күзяшедәй яңгыр кыеп ява башлады! Гаҗәеп хәл булды!
Аллаһы Раббым укыган намазларыбызны кабул әйләсн!
Олуг хөрмәт һәм изге догалар белән
Сызран Җәмигъ мәсҗиденең Баш имамы ИЛГИЗӘР хәзрәт СӘГЪДИЕВ