Домой Спорт Түбән Новгород өлкәсеннән Дамил Шәрәфетдинов «Наше дело» турнирында финалга чыккан

Түбән Новгород өлкәсеннән Дамил Шәрәфетдинов «Наше дело» турнирында финалга чыккан

0
Түбән Новгород өлкәсеннән Дамил Шәрәфетдинов «Наше дело» турнирында финалга чыккан
Фото: vk.com/damil87

«Дамил үзенең татар булуы белән горурлана, күпләр өчен үрнәк булып тора», – диде якташлары.

Түбән Новгород өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе активисты, бокс буенча Россия спорт мастеры Дамил Шәрәфетдинов «Наше Дело» турнирында авыр үлчәү категориясендә финалга чыккан. Ул Омар Айдемиров белән көрәшкән.

Түбән Новгород өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе Дамил Шәрәфетдиновны гран-при кубогында финалга чыгуы белән котлаган. «Дамил үзенең татар булуы белән горурлана, күпләр өчен үрнәк булып тора. Безнең автономияне медиа киңлегендә таныта. Турнир өч раунд дәвам итте һәм, хөкемдарлар карары белән, Шәрәфетдиновның җиңүе белән тәмамланды. Якын арада ул лига чемпионы Вагабу Вагабов белән көрәшәчәк», – дип хәбәр итә автономиянең матбугат хезмәте.

  • Дамир Наил улы Шәрәфетдинов – 2001 елның 16 гыйнварында Түбән Новгородта туган. Бокс буенча Россиянең спорт мастеры, бокс буенча Россия җыелма командасы әгъзасы, Бөтенроссия һәм халыкара чемпионатлар һәм турнирлар җиңүчесе. Түбән Новгородның Совет районының 186 нчы мәктәбендә укый.Николай Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт университетының Икътисад һәм эшкуарлык факультетында укый. Түбән Новгород татарларының җирле милли-мәдәни автономиясе активисты, җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә.