Домой Жизнь татар Татары в России и в мире Түбәтәйле ММА көрәшчесе Ленар Сөләйманов: «Әбием бүтән сугышмаска куша»

Түбәтәйле ММА көрәшчесе Ленар Сөләйманов: «Әбием бүтән сугышмаска куша»

0
Түбәтәйле ММА көрәшчесе Ленар Сөләйманов: «Әбием бүтән сугышмаска куша»
Ленар Сөләймановның шәхси архивы – https://vk.com/id17276678

«Әти ярдәме белән мин монда! Барысы да аның өчен!» – Ленар Сөләймановның халыкара АСА 142 турнирында җиңеп чыкканнан соң тулып-ташкан хисләрен шушы ике җөмләдән аңлап була. Түбәтәйле милли герой белән «Интертат» хәбәрчесе аралашты.

Һәр турнирга талисманына әйләнгән түбәтәен, кулына Татарстан әләмен тотып чыгучы Ленар Сөләйманов тумышы белән Әлмәт районы Түбән Мактама авылыннан. Узган ел ул «АСА» халыкара промоушены белән күпьеллык контракт төзи һәм ММА буенча халыкара турнирларда көрәшә.

ММА – көрәшнең күп төрле техника һәм юнәлешләрен үз эченә ала. Спортчылар бокс, кикбоксинг, карате, муай-тай, джиу джитсу, көрәш һәм башка хәрби сәнгать техникасын кулланып, тулы контактлы ярышларда катнашалар. MMA төре шактый яшь булуга карамастан, дөньяда шактый популярлыкка иреште.

Ленар Сөләйманов Татарстанда ММА көрәше буенча иң титуллы һәм иң танылган спортчы. Түбән Мактама егете узган атнада Казанда узган АСА 142 турнирында Беларусьтан Андрей Калечицны 2 нче раунд барышында «сабмишен», ягъни буу алымы белән вакытыннан алда җиңеп чыга. Бу аның ММАда 11 нче җиңүе.

Ул ММАда 56,7 кг үлчәвендә көрәшә. Үзенең авырлыгы 70 кг тирәсе. Ягъни, турнирда катнашу өчен ул унбиш кг авырлык куа дигән сүз. «Спортсмен өчен иң авыры авырлык куу», – ди ул үзе дә.

– АСА лигасы – Россиянең иң көчле лигаларының берсе. Көчле конкуренция һәм һәр алыш ул яңа «вызов». Узган ел лига белән контракт төзедем һәм егеттән ир-атка әйләндем. Чөнки бик күп амбициоз һәм җиңүгә сусаган ир-атлар булган мохиткә эләккәч, һичшиксез үсә башлыйсың.

 Фото: © Ленар Сөләймановның шәхси архивы – https://vk.com/id17276678

Биш яшьтән залда

Ленар Сөләйманов биш яшеннән залда. Үзе дә дзюдо белән шөгыльләнгән әтисе Рамил абый улын җитәкләп каратэга алып бара.

– Мине спортка әти алып килде. Башта каратэ белән шөгыльләндем, әти дзюдога өйрәтте. Икәү көрәшә идек. Бишенче класстан унберенче класска кадәр татар көрәше белән шөгыльләндем. Татар көрәше буенча Татарстан чемпионатын отып, Россиягә бардым. Россиядә өчтә калган идем.

Әлмәттә шөгыльләнә идем. Түбән Мактама белән Әлмәт арасы ун чакрым. Әти көн саен мине үзе йөртте. Аңа бик зур рәхмәт. Ул минем спорт карьерама, үземә зур өлеш кертте.

 Фото: © Ленар Сөләймановның шәхси архивы – https://vk.com/id17276678

Беренче җиңүегезне хәтерлисезме?

– Беренче җиңү 7 яшьтә каратэ буенча булды. Әти командировкага киткән иде. Шунда ярышка беренче һәм бердәнбер тапкыр әни белән бардым. Аннары инде спортның төрле төрләрендә бик күп җиңүләр булды. Япония, Төркия, Германия, Болгария, бөтен Россияне йөреп чыктым инде. Спорт белән шөгыльләнеп, дөнья күреп булганын безгә карап балалар да белә ала.

Хәзер спортның кайсы төре якынрак?

– Хәзер ММА. Анда көрәш тә, сугу техникасы да бар, бөтенесе бергә.

Киләчәктә кем белән көрәшер идегез?

– Минем хөкемдарларның карары белән килешмәгән бер көрәш булды. Бер ел элек Казанда булган турнирда Бразилия спортчысына җиңелдем. Ул алыш – тормышымда бердәнбер мин килешмәгән җиңелү. Без Лигадан кабаттан көрәштерүне сорадык. Ләкин соңгы тапкырда авырлыкны төшерә алмадым. Әгәр мөмкинлек чыкса, мин аннан реванш алыр идем.

 Фото: © Ленар Сөләймановның шәхси архивы – https://vk.com/id17276678

Түбәтәйле милли герой

Ленар Сөләйманов журналистлар белән очрашуга да талисманына әйләнгән түбәтәен киеп килгән иде. «ТАТФАЙТ» халыкара профессиональ көрәш лигасы генераль директоры, ТР атказанган тренеры Александр Даренков Ленарны «этник яктан да, географик яктан да татар – милли герой» дип атады.

– Беренче тапкыр түбәтәйне 2017 елда киеп чыктым. Анда профессиональ алыш тәкъдим иттеләр. Ул чакта формам да юк иде әле. Татар көрәшенә кия торган гади спорт чалбары, өстә дә гади спорт киеме иде. Бу түбәтәй гел өйдә тора иде. Берни уйламыйча аны үзем белән алдым һәм «Казан нуры» оркестрының җыры астында шул түбәтәйне киеп чыктым.

Өйдә алты түбәтәй тора. Балаларныкы, үземә бүләк иткәннәре дә бар. Тик алары барыбер алай ук түгел. Бер турнирда бу түбәтәемне үзем белән алырга оныткан идем. Яңаны сатып алы кияргә туры килде. Тик кигәндә бөтенләй күңелдә икенче төрле хисләр инде.

Мин гел әләм белән чыга идем. Хәзер сәясәт белән бераз проблемалар бар. Бу юлы әләмне алып калдылар. Хәзер әләм күрсәтергә ярамый.

 Фото: © Солтан Исхаков

Дингә килүегез ничек булды?

– Дингә килү балачактан булды. Әбиләрнең йогынтысы тигәндер. Бәләкәйдән намаз укыганны, мөселман бәйрәмнәрен, ашлар үткәргәнне күреп үстек. Ул традицияләрне кечкенәдән хәзерге көнгә кадәр дәвам итәбез.

«Ленар абый, без сезгә рәхмәтле, дип язалар»

Ленар Сөләйманов гаиләдә икенче бала. Аның апасы һәм сеңлекәше дә бар. Әбиләре, әти-әнисе, туганнары – һәммәсе Мактамада яши. Ленар үз гаиләсе – хатыны Лениза, дүрт һәм ике яшьлек уллары белән Казанда.

– Берара тренировкалар өчен Таиландта яшәп алдык. Гаиләм дә минем белән булды. Мин шулай өйрәнгән – гаиләм минем янда булырга тиеш. Бер айга Мәскәүгә китәм икән, миңа мораль яктан авыр була башлый. Балалар да күп очракта минем белән. Аларны үзем белән йөртергә тырышам. Минем янда үссеннәр. Хатыным да ярдәм итеп тора. 

 Фото: © Ленар Сөләймановның шәхси архивы – https://vk.com/id17276678

Хатыныгыз, әниегез көрәшегезне карыймы? Курыкмыйлармы?

– Әти белән әни, апалар – бөтенесе дә карыйлар. Инде егерме ел көрәшәм, сугышам бит. Күзләрен каплап, бармак аша булса да карыйлар.

Әбиләр: «Булды, җиткән инде, җиткән. Эшең дә бар, бөтен әйберең дә бар. Бүтән кирәкми, бүтән сугышма», – диләр. Әни исә: «Үзе көрәшә, үзе тели икән, мин бер сүз дә әйтмим. Ул аның эше», – ди. Алар миңа терәк.

Улларыгызның да көрәшче булуын телисезме?

– Алар миңа карап, хәрәкәтләрне кабатлыйлар инде. Мин әле аларга бернәрсәне дә мәҗбүри эшләтмим, өйрәтмим. Алар үзләре. Мәсәлән, ролл ашыйлар да, зал буйлап йөгерә башлыйлар.

Титуллы спортчы һәм үсеп килүче яшьләргә, гомумән, күпләргә үрнәк булу ничек ул?

– Мин һәрвакыт балаларга ярдәм итү яклы. Мин үзем дә Казандагы Sufight Academy дә балалар тренеры булып эшлим. Миңа карап үссеннәр дип, үзем дә шөгыльләнәм. Урамда йөреп, теләсә ничек үсмәсеннәр иде. Безгә карап, бөтен нәрсәгә дә тырышлык белән ирешеп булганын аңласыннар иде.

Мин дә гади бер авылда туган малай бит. Хезмәт, тренировкалар һәм үз-үзеңә ышаныч булганда гына максатка ирешеп була.

Һәр турнирдан соң алар: «Абый! Ленар абый, мин сезгә рәхмәтле. Без тагын да ныграк шөгыльләнергә телибез!» – дип язалар. Бу сүзләр бик көчле мотивация бирә, – дип сөйләде Ленар Сөләйманов.

Александр Даренков Ленар Сөләймановны «кабынып килүче йолдыз» дип тә атады. Иң мөһиме, үзебезнең йолдыз! Татар егетенең түбәтәй киеп, халыкара турнирларда Татарстан данын яклавы горурлык хисләре уята. Ленар Сөләйманов – республикага, әти-әнисенә горурлык, үсеп килүче ике малаена һәм меңнәрчә яшь җилкенчәккә үрнәк тә булган милли герой.