Домой Жизнь татар Тәбрикләүләр

Тәбрикләүләр

0
Тәбрикләүләр

Әниләр бәйрәме көнне, Гали авылы  “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы биш бала әнисе, хөрмәтле Халисә абыстайны, мәрхәмәтле, киң күңелле, авылына, халкына олы ярдәмен күрсәтеп торучы Тулова Даниянең әнисе Нәҗибә апаны, оешманың иң актив барлык чараларда катнашучы Флюра ханым Низамованы һәм игезәк балалар тәрбияләп үстерүче җиде әнине тәбрикләделәр. Котлау сүзләре әйтелде һәм бүләк тапшырылды.

Это изображение имеет пустой атрибут alt; его имя файла - image.png

       Халисә абыстай бик яшьли тормыш иптәшен югалтты. Берсеннән-берсе кечкенә сабыйларын тырышып, яхшы дини тәрбия биреп үстерде. Барысы да югары белемле, матур гаилә корып, үзләре кебек тәүфиклы балалар тәрбиялиләр. Халисә абыстай кадерле, хөрмәтле әни, авыл халкына хезмәт итүче, төпле киңәш бирүче абыстай.

       Нәҗибә апаның ике кызы һәм ике улы да гаиләләре белән Казанда яшиләр. Аларда ул уңган, эш сөючән, тыйнак һәм сабырлык сыйфатларын  тәрбияләгән. Туганнар бик тату һәм дус яшиләр. Әниләрен бик кадерлиләр, хөрмәтлиләр. Нәҗибә апаның йорты – чын гүзәл бакча.

       Флюра апа бик уңган, сабыр, ярдәмчел кеше. Оешма хатын-кызларына, кунакларга бик күп итеп калфаклар һәм өйдә кия торган башмаклар тегеп бүләк итте, мастер-класслар уздырды. Ул өендә  кадерле хуҗабикә. Ике баласының гаиләләре белән бик тату яшиләр. Мидхәт абый белән оныгының өч баласын тәрбияләргә булышалар..

       Җиде игезәк әниләре менә алар:

-Гелмесафа ханым Латыйпова, биш бала әнисе. Төпчекләре игезәкләр-Илсылу һәм Искәндәр. Икесе дә югары белемне Казанда КФУда алдылар. Илсылу инглиз теле укытучысы, гаиләсе белән Казанда яши, укыта. Искәндәр татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Гали авылы мәктәбендә эшли.

-Дания ханым Курамшина, өч бала әнисе. Шамил һәм Искәндәр армия сафларында хезмәт итеп кайттылар, читтән торып укыйлар һәм эшлиләр. Бик уңган егетләр

-Рания ханым Хасанова, өч кыз әнисе. Кызлары  бик тәртипле, инсафлы, акыллы һәм уңганнар. Наилә һәм Камилә мәктәпнең, авылның йөзек кашлары булдылар. Ике тапкыр “Җырлы-моңлы балачак” тапшыруында, төрле фестивалләрдә, конкурсларда катнаштылар. Авылда бер генә концерт та, бәйрәм дә алардан башка узмады. Бүгенге көнне өч кыз да Самарада (Алсу апалары)  югары белем алалар.

-Лилия ханым Калимуллина, биш кыз әнисе. Гаиләләре бик тәрбияле һәм  уңган. Ике кыз мәктәптә укый, өчесе бакчага йөри. Зәйтүнә әбиләре белән бергә яшиләр. Әбиләреннән дини тәрбия алалар.

-Тәнзилә ханым Шәйхетдинова, өч кыз әнисе. Тату, тырыш гаилә.

-Дания ханым Юнысова, биш бала әнисе. Игезәкләр әле бик кечкенә. Дини гаилә. Тырышлар, уңганнар, тәртиплеләр.

    Игезәк балалар үстерүе бик җаваплы, катлаулы һәм күп көчне ала торган эш. Әби-бабай, туганнар – мондый гаиләләрнең таянычы.

    Хөрмәтле әниләр! Аллаһы Тәгалә Сезгә корычтай сәламәтлек, озын гомер бирсен. Балаларыгызның уңышларына сөенеп, кайгы-хәсрәт күрмичә үтсен гомерегез! Әмин.

Гали авылы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе                      К.М.Шәйхетдинова