«Түгәрәк уен», «Димчеләр клубы» һәм башкалар…

0
30

Гамәл стратегиясенең 2021 ел планына күзәтү

Үткән 2020 елда Бөтен­дөнья татар конгрессы һәм Россия киңлекләрендә яшәүче татар­лар телебезне, мәдәниятебез­не, мә­гарифебезне һәм, гому­мән, милләтебезне югалтмау максатын­нан ел буе «Татар­лар: гамәл стратегиясе»н бул­дыру буенча эшчәнлек алып бардылар. Ә август ахырында Татарстан Республикасы көне уңаеннан уздырылган Милли җыенда катнашкан иҗтима­гый оешмалар вәкилләре һәм татар зыялылары аның өчен та­выш бирүдә катнаштылар. Дөрес, Стратегияне тәнкыйтьләүче­ләр дә булды. Шуңа да карамастан, күпчелек аның өчен тавыш бирде һәм, шулай итеп, “Та­тарлар: гамәл стратегиясе” ди­гән документ барлыкка килде.

Стратегиянең еллык планы да күптән әзер инде. Аның белән танышу өчен Бөтендөнья татар конгрессы сайтына кереп, 2021 елга эш планын карарга мөмкин.

Ул шактый озын, 358 пункттан тора, һәм милли чаралар Казанда гына түгел, бөтен Җир шары буенча уздырылырга планлаштырыла. Әлбәттә, Самара өлкәсе дә читтә калмаячак. «Милләт бер­дәмлеге» елында безнең өлкә­дә нинди чаралар көтелә икән дип, без дә аңа күз салдык.

Күзгә ташланган беренче чара – август аенда Камыш­лыда узачак “Түгәрәк уен” фес­тивале. “Түгәрәк уен” сү­зен ишеткәч тә, күңелем җыр­лый башлый һәм 2013 елда Самарада гөрләп узган V «Тү­гәрәк уен» фестивале ис­кә төшә. Өч көнгә сузылган матур чараның беренче көне “Циолковский” ял йортында үт­кәрелгән сайлап алу ту­рын­нан башланды, икенче көн­не фольклор коллективлар авыл­ларга чыгып киттеләр, җир­ле коллективлар белән та­ны­шып, җыр-биюләребезне отып, аралашып-җырлашып йөр­де­ләр. Ә өченче көнне Са­ма­ра­ның опера һәм балет теат­ры бинасында гала-концерт куй­дылар. Концерт алдыннан Куй­бышев мәйданы халык бе­лән тулды, һәр коллектив үзенчә биеп, җырлап, залга керә алмаган шәһәр халкына да бәйрәм ясады. Эх, искиткеч матур бу тамашаны күрә­чәк­ләр бар икән әле! Әлбәттә, өлкә җитәкчелеге һәм Татарстан ярдәме белән Камышлы хал­кы аны бик тә шәп иттереп уздырыр, дип ышанабыз. Ка­мышлыда узган Бөтенроссия авыллар Сабан туе моның дәлиле булып тора.

Ә аның алдыннан, июльдә, Камышлыда Бөтендөнья та­тар конгрессы Башкарма коми­те­ты, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министр­лыгы «Түгәрәк уен» Бөтен­россия татар халык авыз иҗа­ты фестивален аерым узды­ра. Уйлавымча, ул шигырьләр, бә­етләр, мөнәҗәтләр уку бу­енча конкурс кебек узар. “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәм­гыяте уздырган “Шигърият бәйрәме” нәтиҗәләренә кара­ганда, без­нең өлкә монда да сынатмас.

Бөтендөнья татар конгрессы быел җәй Татарстанда, ре­гионнарда һәм чит илләрдә  уздырылачак Сабантуйларын кинога төшерергә исәпли. Планда Самараның өлкә Са­бан туе да бар. Ул вакытка кадәр коронавирус белән кө­рәш кешеләр җиңүе белән тәмамланыр, һәм без кабат Сабантуйларда очрашырбыз, дигән өмет белән яшәргә генә кала. Сагынып көтелгән Сабан туен кинога да төшерсәләр, үзебезне зур экраннан күрү кызык булыр иде.

Гамәл стратегиясе “Ак кал­фак” хатын-кызлар оеш­масы эшчәнлегенә дә үз кор­рек­тиваларын кертә. Быел, мәсәлән, «Димчеләр клубы» эш­чәнлегенә игътибар зур булачак. Иң актив эшләүче дим­челәр клубының эш тәҗри­бә­сен өйрәнеп, бөтен татарлар­га җиткерү – бик әйбәт башлан­гыч, дип уйлыйм. Самараның Зубчаниновка бистәсендә бө­тен дөньяга үрнәк итеп күр­сәтерлек Расих һәм Лилия Вакказовларның “Болгар” та­нышу клубы да бар. Бер ел эчендә тугыз пар өйләнешкән, тагын җидесе әлегә очрашып йөри икән. Димәк, бу өлкәдә дә тәҗрибә уртаклашырлыгыбыз бар.

Октябрьдә уздырыла торган  «Авыл хатын-кызы көне» уңа­еннан һәр җирлекнең “Ак калфак” оешмасында «Татар анасының изге бурычы: ир балада – гайрәт һәм көчле рух, кыз балада – югары әхлак тәрбияләү» дискуссион мәйданчыклары булдыру, мәк­тәп яшенә җитмәгән 3 яшь­тән 5 яшькәчә балалар арасында – «Туган тел» фестивале, 6 яшьтән 7 яшькәчә балалар арасында «Татар кызчыгы», «Татар малае» бәйгеләре уздыру каралган. Соңгы ике пункт кыенлыклар китереп чыгарырга мөмкин, дип уй­лыйм. Әле рәтләп сөйләшә дә белмәгән, кыз белән малай аермасын абайлый гына баш­лаган балалар белән андый чаралар уздыру иртәрәктер, бәлки. Бу чараларны шәһәрдә түгел, авылда уздырсак, нә­тиҗәлерәк булмасмы?

Ә менә мартка билгеләнгән “Татар киносы көннәре”, ап­рельгә билгеләнгән “Татар мә­дәнияте көннәре” бөтен ха­лык­ка да кызыклы булыр, дип уйлыйм.

Ульян өлкәсе татарлары­ның Төбәк милли-мәдәни мох­тарияте уздырачак II Төбәкара «Гакыйль Сәгыйров уку­лары» фәнни-гамәли кон­ференциясе һәм «Легендар шагыйрь, рәссам Г. Сәгыйровка багышланган әдәби-музыкаль кичә» Самара өлкәсенең мил­ли оешмаларыннан, шигырь укучыларыннан башка үтсә, кайсыдыр җире китек булыр иде, дип тоела. Ике кардәш өлкәнең мөхтәрәм шәхесе булган Гакыйль Сәгыйровка Самара өлкәсендә музей тө­зелә башлады, аның ис­тә­леген саклау буенча зур эш башкарыла. Шуңа да бу кон­ференциядә Самара өлкә­се дә катнашса, Гакыйль Сәгый­ров иҗаты ихтирамга һәм игъти­барга ба­еп, үсеп китәр иде кебек. Әлбәттә, Самара өлкә­сендә дә андый чараны уздырып бу­лыр иде, тик тәҗри­бә ур­так­лашу, уртак чаралар уз­дыру дигән сүз дә бар бит әле. Әллә ялгышаммы?

Биредә Гамәл страте­гия­сенең Самара өлкәсенә генә кагылышлы пунктлары ки­терелде. Нәрсә эшлим икән дип интеккән яшьләр стратегия­дәге чараларны өл­ге итеп алса­лар, милли тор­мышыбыз җанла­нып китәр иде. Тик бу сүзләрне акыл өйрә­тү дип кабул итә күр­мәгез та­гын, элек еш уздырылып тор­ган милли-мәдәни чараларга су­сау гынадыр ул.

Эльмира Шәвәлиева.

Бердэмлек

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here