Домой Пресса Үтә гомер аккан су кебек

Үтә гомер аккан су кебек

0
Үтә гомер аккан су кебек

Гомерләр үтә икән ул, үтә дә китә икән… – дип тикмәгә генә җырламый халык.

Чыннан да, вакыт дигән нәрсә, бернигә дә карамастан, үз җаена үтеп кенә тора. Адәм баласының гомере берничә кисәккә бүленгән – балачак еллары никтер акрын үтә, бала, кайчан үсеп җитәрмен дә, мөстәкыйль яши башлармын дип вакытны камчылый. Ә шашкан хисләргә бай булган яшьлек еллары күз ачып йомганчы узалар да китәләр. Сөйгән кешең белән кавышып, балалар үстергәндә, зур сөенеч белән көтеп алынган беренче оныгыңны кулыңа алганда, картлык турында уйланмыйсың әле. Оныкларның балачагы да акрын бара, ләкин бик тиз узып китә шул. Беркөн көзгедә ак чәчләреңне, җыерчыклар куна башлаган йөзеңне күреп, хәйран каласың. Ярый ла, ул җитешсезлекләрне күрми торган тормыш иптәшең бар. Ул синең эчке матурлыгыңны гына күрә…

Шенталы районының Денис авылында яшәүче Раил һәм Заидә Зәкиуллиннар да кулга-кул тотынышып олыгаю чорына кереп баралар. Ә кайчан гына әле Куйбышев сәүдә техникумын тәмамлаган япь-яшь Заидә хезмәт юлын авыл кибетендә башлап җибәргән иде? Мәхәббәтен дә кибет киштәсе артында очратты бит ул. Беркөнне кибет ишеге киң ачылып китте дә аннан, кояш нурларына төренеп, язмышы килеп керде. Язмыш дигәне солдат киемендә булса да, кыз аны шундук таныды – менә бит ул, кыз хыялларында күптән яшәгән образ! Егет тә кызның матурлыгына, сөйкемлелегенә сокланып, китә алмыйча басып тора. Ә кичен Раил кызны клубтан өенә озата китә. Ләкин озатышып йөрүләр озакка бармый, егет Заидәнең кулын сорый, ә үзе аңа йөрәген бирергә дә әзер булуын белдерә. Заидә, әлбәттә, ризалыгын бирә һәм романтика чоры туй белән тәмамлана. Яшьләр, башка чыгып, өр-яңа йорт салып керәләр. Бер-бер артлы дөньяга килгән Илшат белән Әлфирә гаилә бәхетен түгәрәклиләр…

Гомер сәгате инде вакытны гына түгел, чорларны да искиткеч тизлектә алмаштыра. Бүгенге көндә балалары Илшат белән Әлфирә үз тормышлары белән яшиләр. Алар хөрмәтле әти-әниләренә өч онык бүләк иткәннәр. Раил Әбүнәгыйм улы колхозда машина йөртүче, склад җитәкчесе, ә Заидә Хаҗи кызы кибетче, кыр станында пешекче, басуда суган үстерүче булып эшләп, лаеклы ялга чыкканнар.

– Еллар үткән саен бер-береңә якыная гына барасың икән, аерым яшәүне күз алдына да китереп булмый, таң атып, яңа көн тугач, гомерлек юлдашыңа хәерле иртә теләү генә дә ни тора! Шөкер, Аллаһы Тәгалә безгә тигез картлык язган. Гамәл кылып, оныкларыбызга догалар өйрәтеп яшибез, матур тормышыбызга күз тимәсен, гел шулай дәвам итсен иде, дип телибез, – ди Раил ага.

Заидә апа да аның сүзләре белән килешә:
– Яшь чагыбызда картлык турында уйлап торырга вакытыбыз булмады. Колхозда тырышып эшләдек, балалар үстердек, югары белем биреп, олы тормышка аяк бастырдык. Аларның шатлыкларына кинәнеп, оныкларны яратып, тәрбияләләргә булышып яшәү бәхете күпләргә тәтеми ул. Хәзер инде әби-бабай булып, үзебез өчен яшибез. Олыгайгач бер-береңнең кадерен белә башлыйсың икән, хисләр дә башкачарак, хөрмәт дип атыйммы икән? Раил мәчеттә озаграк тоткарланса (иск.: ул мөәзин вазифаларын башкара), капка төбенә чыгып, түземсезлек белән көтеп алам. Тигез картлык бәхетеннән Аллаһы Тәгалә аермасын инде…

…Урамда алтын көз тантана итә. Агачлар алтынсу-сары төскә кергәннәр. Кояш та кыздырмый, җылымса нурлары белән сыйпап кына үтә. Җиләс һава саф. Оныгым Марат белән шушы хозурлыкка сокланып йөргәндә, каршыбызга авыл поселениесе җитәкчесе Ринат Хәлиуллин килеп чыкты. Исәнләшеп, хәл -әхвәл сорашып торганда, ул да Олылар көне темасын кузгатты:
– Авылыбызда иң олы кешеләр – тугызынчы дистәләрен түгәрәкләп килүче Галия апа Фәйрушина һәм Габделәхәт ага Гыйлаҗетдинов, – дип сөйләде. – Бүген без аларның өйләренә барып туган көннәре һәм Олылар көне белән котладык. Алар кебек нык кешеләр авылыбызда берничәү генә. Кызганычка, Адәм баласы бу җирдә кунак кына шул. Сугыш елларында көне-төне авыр хезмәттә бил бөккән Галия апа кебек тыл хезмәткәрләре булган хатын-кызларыбызның һәм сугыш кырларында фашистларга каршы көрәшкән Габделәхәт ага кебек батырларны яшь буын кешеләре беркайчан да онытмасыннар иде!

Галия апа Фәйрушинаны, Габделәхәт ага Гыйлаҗетдиновны, Раил һәм Заидә ханым Зәкиуллиннарны һәм башка хөрмәтле якташларыбызны Олылар көне белән котлыйбыз, сау-сәламәт булып, балаларының һәм оныкларының яратуын тоеп, кадерле әби һәм бабай булып яшәргә язсын иде, дип телибез!

“Бердэмлек”