Домой Ислам Ислам в стране и в мире Тәнем, җаным чирканды!

Тәнем, җаным чирканды!

2
Тәнем, җаным чирканды!

Христианнарның чукындыру (крещение) бәйрәме алдыннан Россия телевидение каналында бер вакыйга мине хәйрән калдырды. Ул да булса- Татарстан Республикасаның атказанган артисткасы, җырчысы Алсу православный чиркәвенә кереп, атакайдан фатикасын алып, шәмнәр сатып алып, христианнар иконалары каршына басып табынуын бөтен Рәсәй халкына күрсәтте. “Бог един” дигән сүзләр белән, Аллаһыны онытып, башка юнәлешкә киткәнен күрсәтте. Алсу Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәрендә татар- мөселман гаиләсендә туган кыз. Аның әти-әнисе кызының ислам динен читкә ташлап чиркәүдә йөрүләрен хуплый микән? Алсу тормышка яһүди динле иргә чыкты. Ул хәл аның шәхсән үзенең эше. Алар үзләренең бергә кушылуларын никахлаштырдылармы, әллә чиркәүгә барып атакай тарафыннан никахлаштылармы юкмы ул шулай ук шәхсән аларның эше. Никах укылмаган очракта, алар зиначылар булып санала, алардан туган балалар-зинадан туган булып саналалар түгелме соң?
Безнең татар- мөселман халкы “Бог един” дигән фикерне йөртеп, бүген мәчеткә, иртәгәсен чиркәүгә, өченче көнне синагогага кереп чукынып йөрмиләр- ул ислам динендә зур гөнаһ булып санала. Алсу-татар җырчысы буларак, чиркәүләргә кереп чукынып, бөтен Россиягә күрсәтүе- мин, мөселман кешесе өчен ничектер гаҗәпләндерде, чиркандырды.
Сезнең фикерегез ничек?

Мөслим

2 КОММЕНТАРИИ

Comments are closed.